2019 елда дөньяның күп кенә илләрендә протест чаралары көч белән куып таратылды, Парижда Нотр-Дам чиркәве янып зур шау-шу чыгарды, комик актер президент итеп сайланды, үсмер кызның климат үзгәрешләре турындагы чыгышы аны хуплаучылары һәм каршылар арасында бәхәсләр уятты, төрле атыш-шартлатуларды кешеләрнең һәлак булуы дәвам итте. Азатлык төрле илләрдәге узган елның кайбер мизгелләрен сурәтләүче фотогалерея тәкъдим итә.
2019 ел фотоларда

21
27 майда Русиянең Иркутски өлкәсендә урман янгыны Мелничная Пад авылына якынлаша. Волонтерлар янгынны туктатып андагы балалар аланын уттан саклап калды. (TASS/Kirill Shipitsin)

22
22 июньдә Романия башкаласы Бухарестта узган гей-парадта катнашучы хатын-кыз. (AP/Vadim Ghirda)

23
1 июльдә АКШның Вашингтон штатындагы Сеатл шәһәре һава аланында тупланган Boeing 737 MAX очкычлары. Ике очкыч һәлакәтеннән соң авиация җитәкчелеге очкычтагы дизайн җитешсезлеге сәбәп булган дип әлеге очкычлар очышын тыйды. (Reuters/Lindsey Wasson)

24
27 июльдә Мәскәүдә шәһәр думасы сайлавында хакимияттән бәйсез намзәтләрнең катнаштырылмавына ризасызлык белдерүчеләр җыенында полиция Борис Канторовичны тоткарлаганда аның йөргән кызы Инга Кудрачева егетне коткарып калырга тырыша. (AP Photo/Denis Sinyakov)

25
16 октябрьдә Сүриянең Төркия чигенә якындагы Тал Тамр көрд шәһәре янында бер хатын юл буенда тора. Чик буендагы көрдләргә һөҗүм итүче Төркия очкычлары начаррак күренсен өчен төтен белән комачауларга булдылар. (AFP/Delil Souleiman)

26
3 ноябрьдә Дәһлидә Ямуна елгасында һинд хатыннары Чһатһ Пуҗа бәйрәмендә гыйбадәт кыла. (Reuters/Adnan Abidi)

27
АКШның Калифорния штатындагы Сан-Франциско шәһәрендә диварда Швециянең экология активисты, яшүсмер Грета Тунберг сурәте. 12 ноябрьдә фотога төшерелгән бу сурәтне диварга Аргентина рәссамы Андрес Иглесиас ясаган. (EPA-EFE/John G. Mabanglo)

28
18 ноябрьдә Һонг Конгтагы политехник университет янында полиция демократия яклы демонстрациячеләр белән бәрелеш вакытында аларның кулчатырларын таптый. (EPA-EFE/Fazry Ismail)

29
18 ноябрьдә Грузия башкаласы Тбилисида полиция хакимияткә каршы демонстрациячеләрне тарату өчен су сиптергечләр куллана. (Reuters/Irakli Gedenidze)

30
Иранда бензин бәяләре күтәрелүгә протестлар вакытында Шәһрияр шәһәрендә яндырылган Мелат Банк яныннан 20 ноябрьдә хатын-кызлар узып бара. Ноябрь башында машина ягылыгы кимендә 50 процентка күтәрелү сәбәпле илнең күп кенә шәһәрләрендә протест чаралары узды. (EPA-EFE/Abedin Taherkenareh)

31
28 ноябрьдә Гыйрак башкаласы Багдадта протест белдерүчеләр иминлек көчләре белән бәрелештә яраланган кешене ашыгыч ярдәмгә алып бара. Активистлар ил җитәкчелеген коррупциядә һәм дәүләт эшләренә Иранның тыкшынуы артуга юл куюда гаепләгәннән соң башкалада һәм күпчелекне шыгыйлар тәшкил иткән көньяк төбәкләрдә протест чаралары башланды. (AP/Khalid Mohammed)

32
13 ноябрьдә Боливиянең Ла-Пас шәһәрендә полиция элекке президент Эво Моралес тарафдарларын һәм илдәге сәяси вазгыятькә протест белдерүчеләрне тарату өчен күз яшьләндерү газы куллана. (AFP/Ronaldo Schemidt)

33
19 ноябрьдә Украинаның көнчыгышында Русия яклы фетнәчеләр Петровское авылы янындагы кырны җир миналарыннан арындыра. (Reuters/Alexander Ermochenko)

34
2 декабрьдә АКШ Вәкилләр пулаты президент Дональд Трампка импичмент белдерү мәсьәләсен караганда Трамп Ак Йорт янында журналистлар белән очраша. (Reuters/Tom Brenner)

35
Русия президенты Владимир Путин (уңда), Франция президенты Эммануэл Макрон (уртада) һәм Украина президенты Владимир Зеленский 9 декабрьдә Париждагы Елисей сараенда очраша. Бу Украинаның көнчыгышындагы Донбасста Русия яклы фетнәчеләр белән биш ел дәвам иткән сугышны туктату максатында Путин белән Зеленскийның беренче очрашуы булды. (Pool via AP/Christophe Petit Tesson)