Рамил Шәмсетдиновның хәрби бүлектә гаскәр кагыйдәләренә туры килмәгән мөнәсәбәтләрдән зыян күрүче буларак каралуын, бу нисбәттән җинаять эше ачылып, хәзер тикшерү барганын үзенең Facebook сәхифәсендә адвокат Руслан Нәгыев хәбәр итте.
"Рамил хезмәт иткән бүлектә гаскәр кагыйдәләренә туры килмәгән мөнәсәбәтләр булуы хакында безнең версия шул исәптән хәзерге вакытта Русия җинаять кодексының 335нче маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылуы белән дә раслана. Бу эш кысаларында Рамил Шәмсетдинов һәм тагын берничә солдат зыян күрүче дип танылган", дип яза Нәгыев.
Адвокатның бу мәгълүматы рәсми оешмалар тарафыннан әле расланмаган.
Руслан Нәгыев икенче бер адвокат Равил Тугушев белән берлектә Рамил Шәмсетдиновны яклый. Тугушев Азатлыкка Рамил белән очрашуы, ул хезмәт иткән хәрби бүлектәге тәртипсезлекләр турында сөйләде.
Рамил Шәмсетдинов
2019 елның 25 октябрендә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә каравыл алышынганда хәрби хезмәттәге Рамил Шәмсетдиновның сигез кешене атып үтерүе хәбәр ителде. Ике кеше яраланган диелде. Рамил сак астына алынды. Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлыкка әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте.
Baza басмасы Шәмсетдинов сорау алганда хезмәттәшләренең аны көчләргә җыенуы турында сөйләгән дип язды. Саклану министрлыгында әлеге сүзләрне кире кактылар.
Интернетта Рамил Шәмсетдиновны яклап петиция барлыкка килде. Моннан тыш Русиянең солдат аналары иҗтимагый оешмасы да Русия президенты Владимир Путинга Байкал арты хәрби бүлегендә булган фаҗига офицерлар, генераллар намусында дип армияне тулысынча реформалауны таләп итүче ачык хат язды, интернетта петиция урнаштырды.
Рамил Шәмсетдиновны якаларга адвокатлар Равил Тугушев һәм Руслан Нәгыев алынды. Мөселманнарны яклау белән шөгыльләнгән башка адвокатлар да ярдәм итә.
Адвокат Равил Тугушев сүзләренчә, Рамил Шәмсетдиновка Русия Җинаять кодексының "Үтерү" маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән. Соңрак "Үтерү нияте" маддәсе нигезендә тагын бер гаепләү өстәлгән. Бу маддәләрдә алты елдан алып гомерлеккә кадәр иректән мәхрүм итү каралган.