Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тормышларны үзгәрткән 2019 ел


Азатлык 2019 елга йомгак ясауны дәвам итә. Ел буе игътибар үзәгендә булган, Азатлык даими күзәтеп барган вакыйгалар турында күп комментарлар җыйган язмаларының каһарманнары узып баручы елга үзләре йомгак ясый.

2019 ел төрле вакыйгаларга бай булды. Һәм Азатлык, гадәттәгечә, бер тарафны да алмыйча, аларны тасвирларга, федераль медиа сөйләмәгән мәгълүматны табып сезгә, укучыларыбызга, җиткереп барырга тырышты. Без мөһим булган вакыйгаларны башыннан ахырына кадәр күзәтеп барабыз. Болар – Татарстанда, Башкортстанда, татар дөньясында булган мөһим вакыйгалар, дөнья белән Русиянең сәяси кырында булган хәлләр.

Азатлык даими язып барган һәм киң яңгыраш алган берничә материалны һәм Азатлык язган шәхесләрне сайлап алып, 2019 елның нәрсә белән истә калуы, ул кешеләргә кемнәр булышканы, аларның нинди уйлар һәм өметләр белән яшәүләре турында сорашты, узып баручы елга нәтиҗә ясауны сорады.

"Минем тормыш ишелеп төште"

2019 елда Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик, сәяси тоткын Азат Мифтаховның да тормышы тамырдан үзгәрә. Азат шартлаткыч ясауда шикләнелеп 1 февральдә кулга алына һәм федераль телевидение каналларында аның исеме террор акты белән бергә яңгырый башлый. Көч структуралары тарафыннан Азат Мифтаховның җәзалануы, гаепле булуын тануны таләп итүләре ачыклана. Бу гаепләү соңыннан алына, ул тикшерү изоляторыннын чыгарыла, әмма чыгу белән аны яңа гаепләү нигезендә кабат тоткарлыйлар. Яшерен шаһит күрсәтмәләре нигезендә Азат 2018 елда Мәскәүнең "Бердәм Русия" офисына һөҗүм иткән дип шикләнелә. Азат инде 10 ай буе Мәскәүнең 2 санлы тикшерү изоляторында утыра. Мәхкәмә аның изоляторда утыруын 2020 елның 7 февраленә кадәр озайтты. Яңа елны Азат Мифтахов изоляторда каршы алачак, .

2019 ел Азатның гаиләсенең дә тормышын астын өскә китерә. Татарстанның Түбән Камада шәһәрендә яшәүче әнисе Гөлнур Хөсәинова инде бер елга якын Мәскәүдә мәхкәмәләр бусагасын таптый. Азатлык Азат Мифтахов белән булган хәлне беренчеләрдән булып язып чыкты, аның гаиләсе белән тыныштырды, Азат танылган язучы, публицист Фәнзаман Батталның оныгы булып чыкканын да хәбәр итте. Без бу эшне игътибар үзәгендә тотабыз һәм бер ел дәвамында булган хәлләрне яшь галимнең әнисе Гөлнур ханым белән искә алдык, киләчәккә өметләре, планнары турында сораштык.

Гөлнур Хөсәинова
Гөлнур Хөсәинова

— Безнең гаиләгә мондый бәла килер дип уйламаган идем. 2019 елның кышкы каникулларында ул өйгә кайтты. Бергәләп ял иттек, әмма ул озак тора алмыйм диде, миңа фәнни эшемне язып бетерер өчен тынычлык кирәк дип кире Мәскәүгә китте. Әмма 1 февраль көнне безнең тормыш чәлпәрәмә килде, федераль каналлар барысы да МДУның аспиранты, террорчы Азат Мифтахов турында сөйләгәнне ишеткәч, минем тормыш ишелеп төште. Баламның кайда булганы билгесез иде башта, ярый аны Констатин Котов изоляторларны айкап чыгып тапты, аны яклап күп тапкырлар пикетларга чыкты. Котовка рәхмәтем чиксез, ул да сәяси тоткын, аны 4 елга төрмәгә утырттылар. Аның да, Азатымның да һәм тагын дистәләгән кешенең төрмәдән азат ителүенә өметләнәм.

Элек мин хакимияткә ышана идем, хәзер юк

Элек мин хакимияткә ышана идем, хәзер — юк. Миңа, әгәр дә Азатның дуслары, галимнәр, матбугат бу кадәр шау-шу куптармаса, аны күптән җибәрерләр иде дип күп тапкыр ишарә ясадылар. Әмма хәзер аңлыйм, матбугатта Азатның эше яктыртылуы аның өчен калкан кебек. Кимендә ул исән-сау. Әле менә Азатлыкның Азатны "Ел шәхесе" исемлегенә дә кертүенә һәм кешеләрнең аңа тавыш бирүенә сөендем. Бу аның хакта мәгълүматны күбрәк кешегә җиткерергә ярдәм итәчәк.

Бу хәл мине күп кенә яхшы кешеләр белән очраштырды. Мин сәяси тоткыннарның аналары белән очраштым, без "Аналар сәяси репрессияләргә каршы" дигән оешмага берләштек, ярминкәләр, түгәрәк өстәлләр уздырдык, бергәләп балаларыбызның иреккә чыгуы өчен көрәшәбез.

Минем догаларым Азатның иреккә чыгуы турында гына

Бер ел эчендә бездән читләшкән кешеләрне дә күрдем, әмма шул ук вакытта риясыз ярдәм итүчеләр, безгә теләктәшлек белдергән кешеләр күп булуын аңладым. Мәскәүгә барыр өчен дә акча кирәк, элекке күршеләрем, эштәге хезмәттәшләрем, Азатның бер укытучысы да миңа даими акчалата ярдәм итә. Мин Азатны шулкадәр күп кеше яклар дип күз алдыма да китермәдем. Яңа буын кешеләренә, кыю яшьләргә рәхмәтлемен. Азатның һәр мәхкәмәсенә йөриләр, тикшерү изоляторына ризык ташыйлар...

Киләсе ел нинди булыр — белмим. Минем догаларым Азатның иреккә чыгуы турында гына. Киләсе елда хакимияттәгеләрнең күңелләре йомшарсын, гаделлек өстен чыксын дип телим. Озакка сузыла алмый мондый хәлләр.

"Минем өчен дә, милләт өчен дә авыр чорлар бу"

Язучы, "Мәдәни җомга" газеты баш мөхәррире Вахит Имамов быел шулай ук мәхкәмә юлларын таптады. Аның 25 ел элек язылган "Яшерелгән тарих" китабында экстремизм бар дигән сылтау белән мәхкәмәгә шикаять язылды. Китапка карата кемнең дәгъвалары бар – билгесез. Вахит Имамов татарофобия күренешләре арта дип саный.

Вахит Имамов
Вахит Имамов

— 2019 ел әйбәт булды дип әйтә алмыйм, чөнки язганга 25 ел үткәннән соң "Яшерелгән тарих" китабын чокып чыгардылар. Мәхкәмә юлында йөрттеләр. Шуның белән бәйле чылбыр төзелеп китә, ягъни шуның аркасында китап чыгаруны бер ел буе туктатып тордылар. Халык язучысы исемен бирүне туктаттылар.

Милли азчылыкка карата мөнәсәбәт ярылып ята

Минем китап белән бәйле хәлләр турында Азатлык та язды, безнең Татарстандагы татар газетлары да язды. Рәхмәт, ләкин әлегә бернинди нәтиҗәгә дә ирешеп булмады.

Әлегә китапка экспертиза ясала. Әмма ул ике ел да дәвам итәргә мөмкин. Шуңа күрә экспертиза үтә дә, мин котылам дип гарантия биреп булмый. Өмет бик аз. Тынычлык бетте. Минем өчен дә, милләт өчен дә авыр чорлар бу. Милли азчылыкка карата мөнәсәбәт ярылып ята.

"Миңа көчле булырга кирәк"

Русия гаскәрендә хезмәт иктәндә 8 хәрбине атып үтергән Рамил Шәмсединов, аның әтисе Сәлимҗан һәм аның ике бертуган абыйсы өчен 2019 ел авыр сынау елы булып истә калачак. Сәлимҗан Шәмсетдинов улы белән бәйле фаҗигале вакыйганы журналистлардан ишетеп белә. Азатлык та беренчеләрдән булып Төмән өлкәсе Вагай район үзәгендә яшәүче пенсионерның хәлен белеште, улы хакында интервью чыгарды, әлегәчә кадәр бу җинаятьне, аның ничек тикшерелүен күзәтәбез.

Сәлимҗан әфәнде 2019 елны бер сүз белән генә тасвирлый – фаҗигале ел. Хакимияткә бөтен ышанычы чәлпәрәмә килгән, ә менә җәмгыятькә, кешеләрнең миһербанлыгына исем киктән ел булды бу дип сөйләде ул Азатлыкка.

Сәлимҗан Шәмсетдинов
Сәлимҗан Шәмсетдинов

— Минем өчен коточкыч ел булды, әле дә мондый фаҗигә безнең белән булганына ышанып бетә алмыйм. Улымның, минем тормыш чәлпәрәмә килде. Мин үземне тотып торырга тырышам, миңа көчле булырга кирәк, чөнки Рамилгә ярдәм итәргә тиешмен. Мин сынсам, ни булыр? Гаҗәп, авылдашлар, туганнар бездән качар дип уйлаган идем, әмма — юк, киресенчә, безгә ярдәм итәләр, кызганалар. Җәмәгатьчелек шундый мәрхәмәтле булып чыкты безгә карата. Бусына мин һаман аптырыйм. Кешеләрнең теләктәшлек күрсәтүләре булмаса, без бу фаҗигане тагын да авыррак кичерер идек.

Хәзер кайсы тармакны алма – бардак

Хакимияткә исә ышаныч бетте. Мин күп нәрсәне күрмәгәнмен икән, ә хәзер кайсы тармакны алма – бардак. Пенсия реформасы да, чүп реформасы да кешене мыскыллау.

Яңа елны кәефсез каршы алам. Бәйрәм рухы юк. Хакимияткә, гаскәриләргә, мәхкәмә системына ышаныч юк. Шулай да, улымны гадел хөкем итәрләр дип өметләнәм, аны бу адымга этәргән офицерлар да җәзасын алсын дип телим. Әлегә аларны яшерәләр, барысын да дәүләт сере дип әйтәләр. Гомерлеккә төрмәгә утыртмасыннар дип телим.

"Картлык көнемдә шундый хәлгә калдым"

Азатлык Татарстанның Яшел Үзән шәһәре үзәгендәге Полукамушки тарихи өлешендә кешеләрнең үз милекләре, гомер иткән йортлары өчен көрәшен тасвирлады. Шәһәр хакимияте бу тарихи урынны каза хәлендә дип танып, аны төзекләндерергә кереште һәм анда яшәүчеләргә йортларны бушатырга кушты. Хакимият Полукамушкида яшәүчеләргә ипотека кредитлары алырга, шуңа башка фатирлар сатып алырга тәкъдим итте. Халык бу шартларга риза булмады, йортларын үзләрендә калдыру өчен көрәш башында Полукамушкида яшәүче Зәйтүнә Короткова торды. Аның тарихи йортта авырлык белән гомер итүе, берничә тапкыр янгын кичерүе һәм бүгенге көндә түрәләрнең гаделсез эш итүен тасвирлавы, аннары түзә алмыйча Казанда урам җыенында ялкынлы чыгыш ясавы турында видеолар социаль челтәрләрдә ике миллионнан артык тапкыр каралды.

Зәйтүнә Короткова
Зәйтүнә Короткова

Азатлык Зәйтүнә Коротковадан аның тормышындагы үзгәрешләр турында сорашты. Коррупциягә баткан, халкы бөлгенлектә көн күрүче Русиядә яшәүдән арыдым дип сөйләде ул.

— Минем үз милкем өчен көрәш 3 ел дәвам итте. Әмма ахыр чиктә гаделсезлек өскә чыкты. Түрәләр үзенекен итте. Мине 50 ел гомер иткән йортымнан еллар дәвамында киеренке хәлдә яшәтеп, ятим песи урынына куып чыгардылар. Башка фатир алыр өчен миңа 1 млн 400 мең сум акча бирделәр, әмма миннән рәхмәт сүзләрен көтмәсеннәр! Бу — дөньядагы иң начар торак. 43 дүрткел метрлы фатир беренче катта урнашкан, бөтен нәрсә җимерек, барысын да сатып алырга туры килде. Тәрәзәләр калтырап тора. Аларны алмаштырыр өчен бер елга кредит алдым. 14 мең сумлык пенсиядән ашар өчен аена 6 мең сум калды. Дарулар алырлык та акча юк. Шушымы тормыш? Мин шушы илгә күпме бил бөктем? Гомер буена ач-ялангач йөрдек, талоннар, чиратлар системын уздык, берәмтекләп җыйган акчалар янды... Картлык көнемдә шундый хәл. Кабәхәт ил бу!

Дөрес, матбугат язды, безне яклаучылар, ярдәм итүчеләр дә булды. Әмма кешеләр өстеннән таптап киттеләр. Сорадылар ди хәлеңне! Тотып тор! Прокуратурага, полициягә йөртелләр. 20 мең сум штраф яки 40 сәгать хезмәт итүгә хөкем итмәкчеләр иде. Хәзер менә, эшлим ди! Туйган инде бу илгә эшләп.

Куып чыгардылар безне, ә үзләренең Полукамушкида төзекләндерү эше тукталган. Акчаны урлап бетергәннәрдер. Паразитлар иле. Кешеләр ике-өч эштә эшли, эшләмәсә, ач калачак. Яшьләр кызганыч.

"Мәсьәлә хәл ителмәде, әмма көрәш дәвам итә"

Игезәкләр Шәһризат белән Шаһдияр Шәүкәт язмышы турында язма – Азатлык укучылары тетрәнеп укыган материалларның берсе. Синҗаннан Казанга укырга килеп, аннары КФУда укуны дәвам итүдә проблемнар чыгу сәбәпле, студент визасыннан колак каккан татар егетләре мөселманнарга басым ясаучы, аларны тәрбия концлагерьләренә ябучы Кытайга депортациядән куркып хокук яклаучыларга, аннары журналистларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итте. Азатлык аларның проблемнарын дөньяга сөйләде, аларны якларга алынган адвокатлар барлыкка килде, Human Rights Watch​ кебек халыкара оешма аларны яклап үз сүзен әйтте, матбугатта шау-шу чыгу сәбәпле, игезәкләргә ирекле рәвештә КФУда лекцияләр тыңларга рөхсәт ителде.

Кытайга депортацияләнү янаган игезәкләр башта "Мемориал" хокук яклау оешмасы вәкиле Бахром Хамроевка мөрәҗәгать итте. Аларны башта Зөһрә Хамроева яклап килде, аннары аларга адвокат Руслан Нәгыев кушылды. Хамроева Азатлыкка 2019 ел киеренке булды дип сөйләде.

Игезәк Шәүкәтләр
Игезәк Шәүкәтләр

— Авыр ел булды, чөнки киеренкелек зур иде. Шәүкәтләр, беренчедән, бик соң мөрәҗәгать итте, аларга Дөнья татар конгрессы тавыш куптармаска киңәш иткән булган, әмма бу мәсьәләне тагын да катлауландырды. Мин аларга, вакытлыча булса да, Казан "пропискасы" ясата алдым, моны ашыгыч эшләргә кирәк иде. Берничә мәхкәмә булды, әмма әлегә берсе дә безнең өчен уңай карар чыгармады.

Егетләр куркытылган, аларга психологик яктан авыр. Беренчедән, аларның әти-әнисе белән элемтәсе юк, алар әти-әниләре концлагерга ябылган дип кайгыра. Икенчедән, аларның язмышлары хәл ителмәгән. Шаһдияргә карар чыкты, аны теләсә нинди вакытта кулга алырга, Русия чиген бозу турында канун нигезендә чит ил кешеләрен вакытлыча тоту үзәгенә ябарга һәм депортацияләргә мөмкиннәр. Без барысына да әзер.

Шәүкәтләрнең язмышын матбугат киң яктыртты һәм татар җәмәгатьчелеге дә битараф булмады. Мин бигрәк тә шуңа сөендем, игезәкләрнең хәлен сорашып тордылар, укуларына акча җыярга да әзер булдылар.

Без әле җиңелмәдек, Шәүкәтләрне яклау эше, көрәш дәвам итә. Мин абыйлы-энеле егетләрнең мәсьәләсе уңай хәл ителүен, барлык нахакка гаепләнгән сәяси тоткыннарның иреккә чыгарылуын телим.

"Русиягә кире әйләнеп кайту турында хыялланам"

IT белгече Айдар Гобәйдуллин быел очраклы рәвештә сәяси тоткынга әверелде. Ул Мәскәүдә 9 августка каршы төндә тоткарланды. Аны 27 июльдә Мәскәү үзәгендә узган протест чарасы вакытында полиция хезмәткәренә сулы шешә ыргыткан, дип гаепләделәр. Ике айга кулга алынды, 9 октябрьгә кадәр тикшерү изоляторында утырды. Егетне Росгвардия хезмәткәренә "билгесез сыеклык салынган" пластик шешә атуда гаепләделәр. Аны илдән китмәү шарты белән иреккә җибәрделәр, ләкин аңа каршы җинаять эше ябылмады. Октябрь уртасында 26 яшьлек Айдар Русиядән китте, ул хәзер Вильнюста яши, сәяси сыену хокукы алуны көтә. Азатлык бу хәлләрне күзәтеп барды, аның туганнары белән әңгәмәләр ясады, мәхкәмә утырышларыннан оператив репортажлар ясады, үзе белән дә сөйләште.

Айдар Гобәйдуллин Азатлыкка 2019 елның көтелмәгәндә икегә бүленүе, барлык сәяси тоткыннарның иреккә чыгарылуы теләге белән яшәве турында сөйләде.

Айдар Гобәйдуллин
Айдар Гобәйдуллин


— Бу ел тормышымны икегә бүлде. Барысы да бик нык үзгәрде. Минем өчен дә, туганнарым өчен дә бу ел психологик яктан да авыр булды, чөнки мин тоткын булуның ни икәнен дә татыдым, кешенең ничек нахакка гаепләнә алуын да күрдем, кешеләрнең мине ничек яклаганына да күңелем сөенде... Бу — авыр карарга килү елы да булды, мин Русиядән качарга мәҗбүр булдым.

Бу шартларда нәрсә турында хыяллана алам мин? Нахакка гаепләнүчеләр барысы да иреккә чыгарылсын иде, җинаять эшләрен уйлап табучылар хөкем ителсен, гаделлек урнаштырылсын иде. Шулай ук мин Русиягә кире әйләнеп кайту турында хыялланам.

* * * *

Азатлык җәмгыять өчен мөһим булган вакыйгаларны эксклюзив итеп, беренчеләрдән булып һәм мөмкин кадәр объектив, тарафсыз яктырта. Киләсе елларда да Азатлык, журналистика стандартларына тугры калып, сезнең өчен кызыклы һәм сыйфатлы материаллар әзерләвен дәвам итәчәк. Бу эштә сез дә безгә ярдәм итә аласыз, безне укыгыз, мәгълүмат бар икән, хәбәр итегез, Азатлыкның социаль челтәрләрендә дә безне күзәтегез, башкаларга да сөйләгез. Азатлык белән бергә булыгыз.

XS
SM
MD
LG