Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарны "псевдотатар" дип атый башлаган чорга да җиттек"


Мөнир Ситдыйков
Мөнир Ситдыйков

Башкортстан вәкилләренең Татарстандагы шактый авылларга килеп башкорт тамырлары эзләве мәгълүм. Үзенең туган авылын һәм анда яшәүчеләрнең телен башкортныкы дип игълан итүләрен белгән Мөнир Ситдыйков катгый риза булмавын белдерә. Башкортлаштыручыларны мәхкәмәгә бирергә теләвен дә җиткерде.

Мөнир Ситдыйков — озак еллар милли хәрәкәт активисты, берничә ел элек "Татар телен яклау комитеты"н оештырган һәм аның рәисе булган кеше. Ул Мөслим районының Нарат Асты авылында туып үскән һәм анда еш кайтып йөри. Соңгы кайтуларының берсендә ул туган авылы китапханәсендә "Башкорт ыруы Ирәкте тарихы" исемле, 2015 елда урысча язылган басылган китапка юлыга һәм аны укып чыга. Укып чыга да, үзе әйтүенчә, анда язылган фикер-мәгълүматлардан "чүт кенә егылып" китми.

Мөслим районы авылларының күбесен башкорт авыллары дип, анда яшәүчеләрнең телләре төньяк-көнбатыш башкорт диалекты дип язылуын укып чынлап торып гаҗәпкә калдым


"Әлеге китапның 132нче битендәге хаританы күреп, анда Мөслим районы авылларының күбесен башкорт авыллары дип, анда яшәүчеләрнең телләре төньяк-көнбатыш башкорт диалекты дип язылуын укып чынлап торып гаҗәпкә калдым. Минем туган авылым Нарат Асты да, авылдашларым да, мин дә, әби-бабаларым да башкорт булып чыгабыз. Исләрем китте”, ди Мөнир Ситдыйков.

Ул Башкортстан вәкилләренең Татарстан район-авылларында булып анда "башкорт эзләрен" табулары турында элегрәк тә ишеткән булган. Әмма туган авылын, үзен башкортлар исемлегенә кертүләрен шушы арада гына белгән.

"Китапта Нарат Асты авылында элек-электән һәм хәзер дә Ирәкте ыруы башкортлары яши, тагын да гаҗәбе, алар башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшә дип языла. Шаккаттым. Нигә шаккаттым? Башкортларның шушы дәрәҗәдә татар халкын, минеке кебек башка йөзләгән татар авылларын, анда яшәүче татарларның телләрен башкортныкы дип мыскыллауларына җан әрнеде", дип сөйли Ситдыйков. Бу хакта китапларда язып чыгулар, егермеләгән томнар бастырулар татарга каршы рухи һөҗүм дип саный ул.

Ирәкте башкорт ыруына кагылышлы һәм тагын шушыңа охшашлы китапларны “Коммерцияле булмаган автоном “Шәҗәрә” үзәге” чыгарып тора. Ситдыйков бу үзәкне Салават Хәмидуллин җитәкли дип фаразлый. Ул Хәмидуллинның күп кенә чыгышларын БСТ каналыннан да күзәткән. “Бу кеше татарлардан башкорт ясау фикере белән рәттән татарларны “псевдотатарлар” итеп, ягъни, ялган татарлар итеп күрсәтергә дә тырыша ди ул. Әлеге китапта да безне псевдотатарлар дип күрсәтәләр. Без имеш, ялган татарлар. Мондый сәясәткә һич кенә дә юл куярга ярамый, андый сәясәт алып баручыларны җавапка тарту мәслихәт булыр иде”, дип саный Мөнир Ситдыйков.

Ул шулай Башкортстанның дәүләт теленең ничегрәк формалашуын да үзенчә бәян итте. Аның сүзләренчә, Идел буе татарлары ачлыкка интегеп, көн саен меңәрләп үлеп яткан 1921 елда Башкортстанда әдәби башкорт теле ясау белән мәш киләләр. Бу эш урыс кешесе Николай Дмитриев җитәкчелегендә башкарыла. Мөнир Ситдыйков сүзләренчә, шушы ук Дмитриев 1948 елда башкортларга грамматика дәреслеген дә язып бирә.

Нәкъ шушы кеше бераздан “Башкортта өч диалект бар, шуларның берсе - төньяк-көнбатыш диалекты, дигән гаҗәеп “ачыш” ясый

“Николай Дмитриев Сталин чорында зур уңышларга ирешә. Мәскәүдә туган бу урыс чуашларга, каракалпакларга, кумыкларга һәм башка милләтләргә дә дәреслекләр язып бирә. 1920-40 елларда Башкортстанның татарлар яши торган районнарына 15 экспедиция оештырып, диалектлар өйрәнә. Нәкъ шушы кеше бераздан “Башкортта өч диалект бар, шуларның берсе - төньяк-көнбатыш диалекты, дигән гаҗәеп “ачыш” ясый”, дип гаҗәпләнә Мөнир Ситдыйков һәм шушы “диалект”та сөйләшүчеләрнең бүгенге Татарстан авылларында да яшәүчеләр булуын искәртә.

Ул шулай башкортлаштыру сәясәтендә катнашучыларның нәфесләре торган саен зурая барып, Башкортстанның татарлар яшәгән чикләрен узып, Татарстанның Актаныш, Сарман, Мөслим, Лениногорски, Әлмәт, Минзәлә төбәкләренә кереп, Пермь һәм Ектеринбур якларына кадәр барып, андагы татарлар тарихын башкорт итеп күрсәтү очракларын билгели.

Шушы китапта Чыңгызханны да башкортлар рәтенә кертәләр

Әлеге китапны язучыларның фантазияләренә соклануын да җиткерде Мөнир Ситдыйков. “Бу башкорт вәкилләре шул дәрәҗәгә барып җиттеләр ки, шушы китапта Чыңгызханны да башкортлар рәтенә кертәләр. Имеш, ниндидер бер вазгыятьтә Чыңгызхан абыйларыннан куркып, далага качып китә. Моны ишеткән башкорт ырулары җитәкчеләре Чыңгызханны эзләп табып, аны үзләренең ханнары итеп игълан итәләр. Ирәкте башкортлары турындагы китапның 10нчы битендә шушы хакта язылган. Шушының белән дә алар татар халкының тарихын үзләштерергә маташа, үзләрен бөек империяләр төзүчеләр янәшәсенә куясылары килә” дип, шушы күренешкә дә мөнәсәбәтен белдерде Мөнир Ситдыйков.

Ә менә совет чорында татарны Чыңгызхан исеме, монгол-татар атамасы, 300 еллык татар "иго"сы белән изгәндә бер генә башкорт вәкиле дә Чыңгызханны да, монголын да танырга теләмәде. Чыңгызханның бөеклеге ачылган саен башкорты да, казакъ та шушы исемне үзләштерү юлында, дигән фикердә Ситдыйков.

”Шәҗәрә” оешмасы вәкилләре Башкортстанның татарлар яшәгән төбәкләреннән тыш Татарстан районнарында яшәүчеләрне башкортлар дип белдерә башлады. Татарстан җитәкчелеге, галимнәре тарафыннан чынбарлыкны яклау эше тиешенчә алып барылдымы соң?

“Бу турыда әйтәсе дә юк. Фәннәр академиясенең дә, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәренең дә әлеге вазгыять турында чыгышларын да, язмаларын да күргән юк. Алар башкорт оешмасы вәкилләренең әлеге гамәлләрен чынга да алмыйлар кебек. Ә бит башкорт ягы тарихи ялган мәгълуматлары белән күпмедер татарның башын бутый. Татар телен, тарихын яклап көрәшү тагын да халык җилкәсенә төшә”, ди ул.

Мөнир Ситдыйков сүзләренчә, бу китап чыкса да, авыл халкы арасында бу хакта гомумән сүзләр булмаган. Авылдашлары китапханәдә мондый китап барлыгын белми дә икән. Ул үзе дә 2015 елда чыккан бу китап хакында быел гына, очраклы рәвештә генә белгән.

“Бу китапны укымаулары бәлки әйбәттер дә. Шулай да әлеге һәм башка китаплардагы ялганнарны ачып салып, “Шәҗәрә” оешмасы вәкилләренә, милләтара ызгыш тудыруга сәбәпче булу ихтималын исәпкә алып, хокукый яктан бәя бирергә вакыт. Прокуратура моңа чик куярга тиеш”, дигән фикердә тора Мөнир Ситдыйков. Белдерүенчә, Уфадагы “Шәҗәрә” оешмасының Нарат Асты авылын, Мөнир Ситдыйковның үзен һәм туганнарын башкорт дип белдерүе милли горурлыкны кимсетү, җинаятькә тиң. Аның кулында Уфа архивлары мәгълуматлары нигезендә төзелгән шәҗәрә бар. 1917 елга кадәр аның бабалары типтәрләр дип күрсәтелгән.

“Җиде буынга кадәр бер генә бабам да башкорт дип язылмаган. Алар үзләрен типтәр дип күрсәткән. Типтәрне кемнәрдер “дәфтәр” сүзе белән бутый башлады. Минемчә, типтәр сүзе “тип” һәм “тәре сүзе белән бәйле. Ягъни, христианлаштыруга каршылык күрсәтеп тәрегә тибеп китү, “тип тәрегә” белән аваздаштыр”, дигән фикердә Мөнир Ситдыйков.

XS
SM
MD
LG