Азат Мифтахов
Бу елдагы иң гаугалы кулга алуларның берсе, мөгаен, татар егете Азат Мифтаховка бәйле булгандыр. Мәскәү дәүләт университеты аспиранты, математик Мифтаховны 1 февраль көнне тоткарлыйлар, тул торакта аның бүлмәсендә тентү үткәрәләр. Аны шартлаткыч ясауда гаеплиләр. Тоткарлаудан соң Азат полиция тарафыннан җәзалануы турында белдерә, гаепне танымаса, арт ягына боргыч тыгу белән янагаулары турында сөйли.
Бу эшкә тиз рәвештә җәмәгатьчелек кушылды. Азат укыган Мәскәү дәүләт университеты студентлары, аспирантлары, активистлар, битараф булмаучылар аны яклап күп төрле чаралар үткәрде, пикетларга чыкты, төрле мөнбәрләрдән аның нахакка кулга алынуы турында чыгышлар ясады. Пикетлар географиясе бик киң: чаралар Мәскәүдә дә, Казанда да, Русиянең башка шәһәрләрендә дә узды.
Азатның әнисе Гөлнур Хөсәенова улын яклауны сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да мөрәҗәгать итте. Хатта ул Азатның сак астында канунсыз тотылуы, тоткарланганда азаплауларга дучар булуы, диссертациясен язарга мөмкинлек бирмәүләре турында сөйләгән. Ләкин Татарстан президентыннан ярдәм кулы сузылмады.
Мифтахов эше дөнья күләмендә дә яңгыраш тапты. Әйтик, Американың танылган профессоры Ноам Хомский Мифтаховка хат язды, аны яклап язылган ачык хатны да имзалады.
Алга таба ни була? Азат Мифтахов һаман сак астында тотыла. Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе аны сак астында 2020 елның 7 февраленә кадәр калдырды.
Мәскәү эше
2019 елның җәе Мәскәүдә шактый кызу булды. Мәскәү шәһәр думасына сайлауга күпчелек бәйсез намзәтләр кертелмәгәч, зур протест җыеннары узды. 20 июль һәм 10 августта узган митинглар шәһәр хакимияте белән килештерелгән иде, аларда тоткарлаулар булмады диярлек. Ә башка көннәрдә узган протестлар килештерелмәде, күпсанлы тоткарлаулар белән тәмамланды. Әлеге протестларда катнашучыларга карата "Мәскәү эше" дип аталган процесслар башланды.
Җинаять эшләре 30лап кешегә каршы ачылды. Алар арасында Егор Жуков, Павел Устинов, Константин Котов исемнәре зур яңгыраш тапты. Мәскәү эше башланганнан соң, Мәскәүдә пикетлар, имза җыюлар, даими чаралар туктап тормады, җәмәгатьчелек, студентлар яшьләрне актив яклауга кереште.
Мәскәү эше фигурантлары арасында IT белгече, татар егете Айдар Гобәйдуллин да булды, аны яклауга татар җәмәгатьчелеге дә кушылды. Аны 27 июльдә Мәскәү үзәгендә узган протест чарасы вакытында полиция хезмәткәренә сулы шешә ыргыткан дип гаепләделәр. Аны илдән китмәү шарты белән иреккә җибәрделәр, Айдар исә Русиядән китте, ул хәзер Вильнюста яши, сәяси сыену хокукы алуны көтә.
Алга таба ни була? Мәскәү эше фигурантларына хөкем карарлары чыгару әле тәмамланмады. Кемгәдер шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгардылар, кемнедер колониягә утырттылар. Белгечләр яңа җинаять эшләре булу ихтималын да кире какмый.
Иван Голунов
Июнь башында Медуза журналисты, тикшерү материаллары әзерләүче Иван Голуновны тоткарлау җәмгыятьне дер селкетте. Полиция журналистны кулга алып, аны наркотик сатарга җыенуда гаепләде. Яклаучылар аның рюкзагына наркотикны полиция ташлавын, аңа каршы эшнең уйлап чыгарылган булуын белдерде.
Берничә көн дәвамында аңарчы Русиядә күрелмәгән теләктәшлек шаукымы булды. Күпсанлы кешеләр протестка чыкты, мәхкәмә бинасы янында йөзләрчә кеше җыелды, пикетлар туктамады. Голуновны яклап күпсанлы танылган кешеләр дә чыгыш ясады. Русиянең берничә иң абруйлы газеты "Мин/Без Голунов" язулы беренче бит белән чыкты. Әлеге гыйбарә күпсанлы яклаулар символына әйләнде.
Шуның нәтиҗәсендә 11 июнь көнне Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцев журналистның гаебе дәлилләнмәүне әйтеп, аңа карата җинаять җаваплылыгы туктатылуын белдерде.
Алга таба ни була? Голуновтан барлык гаепләр алынса да, аңа наркотик ташлау эше нигезендә гаеплеләр әлегә табылмады. Берничә хезмәткәр эштән азат ителсә дә, әлеге эш сер итеп саклана.
Тәбрис Яруллин
Җәмгыять кулга алынучыларны гына түгел, кинәт, берни аңлатмыйча эштән алынучыларны дә яклады. Ел башында уңышлы гына эшләп торган, Татарстан Дәүләт шурасына депутатлыкка барырга җыеган Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин кинәт кенә Татар конгрессыннан китүен һәм депутатлыкка бармавын белдерде. Яруллин вазифаларыннан китүен шәхси карарым дисә дә, Азатлык чыганакларына караганда, бу хәбәр Тәбрис Яруллинның үзенә дә көтелмәгән булган, аңа эштән алынуы турында Ринат Закиров игълан иткән.
Татар яшьләре дә үз җитәкчеләре өчен көрәшеп караган. Милли шура рәисенә хат юлланган, Яруллинны вазифасында калдыру таләбе яңгыраган. Моннан тыш Яшьләр форумы шурасы утырышына яшьләрнең бер өлеше "Мин/Без – Тәбрис" дип язылган футболкалар киеп килде. "Бу безнең үз фикеребезне белдерү: яшьләргә ничек эшләргә, нинди гамәлләр кылырга өйрәтмәсеннәр", "безнең оешма эшенә каяндыр читтән тәэсир итү очракларына без шушы рәвешле ризасызлык белдердек", диде алар.
Татарстан җитәкчелеге исә әлеге сүзләргә бары тик Конгрессның иҗтимагый оешма булуын, аның эшчәнлегенә тыкшынмавын белдергән.
Алга таба ни була? Дөнья татар яшьләре форумы рәисе булып Ленария Мөслимова сайланды. 2020 елда яшьләр форумының чираттагы җыены узарга тиеш.
Куштау
2018 ел ахырында Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбиров Куштау шиханын "Башкорт сода ширкәте"нә чимал буларак эшкәртергә бирү турында килешкән иде. Аңа кадәр сода ширкәте Торатау шиханын алу өчен көрәшеп килде, ләкин ул республиканың кагылгысыз табигать һәйкәле булганга һәм җәмәгатьчелек яклавы белән сакланып калган иде. Куштауны сода ширкәтенә бирүне компромисс дип бәяләделәр.
Тик каршылыклар моның белән тынмады, җәмәгатьчелек бу шиханны да саклап калырга тели. Башкортстанда, Русиянең кайбер шәһәрләрендә, шул исәптән, Казанда да Куштауны яклап ялгыз пикетлар узды. "Башкорт" хәрәкәте Куштауны саклап калу өчен күпсанлы чаралар уздырды. Бәйсез галимнәр дә Куштау шиханының тарихи-мәдәни кыйммәткә ия булуын исбатлады.
Шуңа карамастан, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Куштауның барыбер эшкәртеләчәген белдерде. "Куштау эшкәртеләчәк. Мине сындырырга тырышу, журналистларны, милләтчеләрне сатып алу файдасыз. Мин меңнәрчә кешеләрнең эшсез калуына юл куймаячакмын", диде ул еллык юлламасында.
Алга таба ни була? Башкортстан җитәкчелеге Куштауны эшкәртү фикереннән баш тартырга җыенмый. "Башкорт" оешмасы офисында ике тапкыр тикшерү узган, оешмага "экстремистик эшчәнлек алып бару ярамавы" хакында прокурор кисәтүе килгән.
Мартин Кочесоков
Быел басым Кабарда-Балкар республикасы башкаласында милли активист, "Хабзэ" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Мартин Кочесоковка карата да булды. Ул Нальчикта федерализм мәсьәләсенә багышланган конференция үткәргәннән соң аның өенә район хакимияте вәкилләре килгән, аны "дәүләткә каршы ниндидер эштә" гаепләгәннәр, аңа һәм әти-әнисенә басым ясалган. Шуннан соң, ул кулга алынып, наркотиклар саклауда гаепләнде.
Милли җәмәгатьчелек активистны яклап чыкты. Аны кичекмәстән азат итү таләбе яңгырады, Голунов эше тәэсирендә федераль медиалар да аның эшенә игътибар итә башлады. Нәтиҗәдә, Кочесоковны башта йорт сагына чыгардылар, аннары соң өй сагыннан да азат иттеләр.
Алга таба ни була? Кочесоков адвокаты Тимур Хутов активист эше нигезендә тикшерү эшләре дәвам итмәячәген белдерде.