29 декабрь "Азатлык" татар яшьләре берлеге һәм бер төркем татар яшьләре Казанның бер остаханәсендә Алтын Урда дәүләте корылуына 750 ел тулуга атап эшләнгән шоколадларны тәкъдим итү кичәсе оештырды.
"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин Азатлык радиосына мондый шоколадларны балаларны татар тарихы белән таныштыру, халыкка Алтын Урда дәүләтен таныту максатыннан эшләүләрен әйтте.
"Бу шоколадларны Алтын Урда дәүләте акчасы рәвешендә эшләдек. Мондый акчалар 1336-1337 елда Сарай шәһәрендә сугылган булган. Нигә без ул вакыттагы акчаларны нигез итеп алдык? Чөнки ул вакытта да акчаларда барс рәсеме булган, хәзерге Татарстан туграсында да барс рәсеме бар. Ягъни бу күпмедер дәрәҗәдә тәрбияви көчкә дә ия" диде ул.
Нәбиуллин былтыр Гаяз Исхаки һәм Садри Максуди шоколадлары чыгаруларын, быел инде Алтын Урда дәүләте корылуга 750 ел тулу уңаеннан Алтын Урда шоколадлары чыгаруларын әйтте.
Бу формат кызык, ул җиңел кабул ителә. Шушы тәңкәләр аша балаларда тарихыбызга, милләтебезгә, телебезгә сөю, мәхәббәт уятып була", диде ул.
Ике мең данә шоколад халыктан җыелган акчага эшләнгән. Аңа Бельгия сөтле шоколады кулланылган.
Нәбиуллин сүзләренчә, шоколадлар ата-аналар, укытучылар аша мәктәп балаларына түләүсез таратылачак.