Accessibility links

Кайнар хәбәр

2019 ел нәтиҗәләре: Азатлык унлыгы


Илһам Шакировтан алып Элвин Грейга кадәр, азган кызлардан алып пешмәгән егетләргә кадәр: Азатлык укучысын 2019 елда нинди язмалар җәлеп иткән?

Хөрмәтле укучылар, Азатлык ел дәверендә сезгә илдә һәм дөньяда булган мөһим вакыйгалар, кызыклы шәхесләр турында язмалар, видеолар тәкъдим итеп килде. Бүген шуларны иләктән үткәреп, сезнең игътибарга иң күп укылган ун язма һәм иң күп каралган тугыз видео тәкъдим итәбез.

ИҢ КҮП УКЫЛГАН ЯЗМАЛАР

1. Актанышта эшмәкәрләр хакимияттән, хакимият – эшмәкәрләрдән зарлана (5.3K)

Актаныш районында эшмәкәрләр белән хакимият арасында туган каршылыкта һәр тараф үз хаклыгын белдерә. Азатлык хәбәрчесе шушы төенне чишәргә тырышты.​

2. Үзен башкорт дип игълан иткән Алберт Исмаил татарларга үпкә тотмый (3.2K)

Татар җырчысы буларак танылган, Казанда күп еллар буе татар мәдәни дөньясында кайнаган Алберт Исмаил Башкортстанның БСТ каналы аша үзенең татар түгел, ә башкорт булуын игълан итте. Азатлык аның белән бу турыда әңгәмә корды.

3. Фольклор үзәгеннән унөч белгеч китә. "Яңа җитәкчедән уңмадык" (3.1K)

Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәгеннән 13 кеше китү турында гариза язган. Алар арасында фәнни хезмәткәрләр, журналистлар, програмчы, дизайнер, архив, бухгалтерия хезмәткәрләре дә бар. Азатлык сораштырган белгечләр бу фольклор үзәгенең эшчәнлеген туктатачак дип борчылу белдерде.

4. "Халык җырын "нафталин" дип атаган кеше мәдәният министры була алмый" (2.9K)

Татар фольклоры үзәген 2002 елдан бирле җитәкләгән Фәнзилә Җәүһәрова март аенда вазифасыннан китте. Үзәкнең дистәләгән хезмәткәре, эшли алмаслык шартлар дип, эшләреннән китү гаризаларын язды. Үзәктәге хәлләр турында галимә Фәнзилә Җәүһәрова белән сөйләштек.

5. "Азган кызлар яхшы егетләрне эләктерә", яисә Нигә татар егетләре "пешмәгән"? (2.2K)

Ни өчен татар кызлары татар егетләренә кияүгә чыга алмый интегә? Нигә татар егетләре "пешмәгән"? Шул хакта социаль челтәрләрдә шау-шу куптарган постның авторы Ленария Мөслим белән сөйләштек.

6. "Улымны сигез хезмәттәшен үтерүгә этәргән бердәнбер сәбәп — бабайлык кына була ала" (2.1K)

Гаскәрдә сигез хәрбине атып үтерүдә гаепләнүче Рамил Шәмсетдиновның әтисе Сәлимҗан Азатлыкка әйтүенчә, аның улын хезмәттәшләре җәберләгән булырга мөмкин, җинаятькә нәрсә этәрергә мөмкин булуын ул күз алдына да китерә алмый.

7. Татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров вафат (2K)

Казанда озак авырудан соң 83 яшендә мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакиров вафат булды.

8. Вахит Имамов: "Махсус куркытмакчы булалар дип уйлыйм" (2K)

Вахит Имамовның "Яшерелгән тарих" китабын экстремистик әсәр дип тануны сорыйлар. Имамов моны "өстән" – хакимияттән кушылу белән аңлата һәм басым башлануга ишарәли.

9. Ык буе Сабантуенда башкорт мәнфәгатьләре (2K)

16 июнь Татарстанның Актаныш районында Ык буе авыллары Сабантуе узды. Чарада катнашкан хәбәрчебез ул күбрәк башкортлар файдасына хезмәт итә дигән хис белән кайтты.

10. Ркаил Зәйдулла: "Татар теленә каршы яшерен сугыш барган кебек тоела" (1.7K)

Депутат Ркаил Зәйдулла Татарстан парламенты утырышында татар теленең аянычлы хәле, Русиядә милли телләргә карата барган басым, милли республикаларның нигезен җимерү тырышлыклары турында сөйләде.

ИҢ КҮП ФИКЕР ӘЙТЕЛГӘН ЯЗМАЛАР

  1. "Татарның Алтын Урдага бәйләнешен танымау – шовинизм билгесе" (160)
  2. Үзен башкорт дип атаган Алберт Исмаил татарларга үпкә тотмый (154)
  3. Фәүзия Бәйрәмова: "Стратегияләр язып ятарга кирәкми" (133)
  4. Ркаил Зәйдулла: "Татар теленә каршы яшерен сугыш барган кебек тоела" (117)
  5. Актанышта эшмәкәрләр хакимияттән, хакимият – эшмәкәрләрдән зарлана (108)

ИҢ КҮП КАРАЛГАН ВИДЕОЛАР

ВКонтакте

1. Башкорт корылтаенда Ильмир Мөхәммәтҗановны тоткарлау (59.5К)

28 июнь Уфада Башкорт корылтаенда "Башкорт" оешмасы вәкиле Ильмир Мөхәммәтҗанов кайбер делегатларның корылтайга кертелмәве турында залдан кычкырды. Микрофонга чакырылгач, балконнан залга таба чыкканда аны билгесез кешеләр кулларыннан тотып полиция янына алып китте.

Error rendering VK.

2. Башкорт корылтаенда Фаил Алчыновны тоткарлау (53.3К)

Башкорт активисты Фаил Алчынов корылтайда катнашырга ният белдерсә дә, аны кертмәделәр, куәт хезмәткәрләре утырган бүлмәгә кертеп яптылар.

Error rendering VK.

3. "Кытайда безне лагерь көтә" (52.1K)

Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәт – Кытайдан Казанга укырга килгән татар егетләре. 2018 ел башында аларның әти-әниләре белән элемтәләре өзелә. Аларның визалары чыккан. Яңарту өчен Кытайга кайтырга кирәк, ләкин алар анда кайтырга курка. Егетләр исән калу юлларын эзли, тик әлегә ярдәм итүче юк. Азатлык игезәкләрнең берсе – Шәһризат белән сөйләште.

Error rendering VK.

Facebook

4. Элвин Грей "Туган тел" җырын башкарды (25K)

Популяр җырчы Элвин Грей (Радик Юльяшкин) Казанда 30 яшьлегенә багышланган юбилей тамашларында "Туган тел" җырын башкарды. Ул аны Индонезиядә туып үскән иҗатташ дусты һәм меңләгән тамашачы белән җырлады.​

5. #ShaymiVlog — Бауман татарча сөйләшәме? (6.9K)

Татар телен өйрәнүгә карата Казан халкы нинди мөнәсәбәттә? Бауман урамындагы җәмәгать урыннарында икетеллелек бармы? Гомумән, татарча сөйләшәләрме? Эксперимент өчен махсус кунак итеп "Финляндия татарын" чакырдык.

6. Казанда җирле халык мәчет төзелешенә каршы чыкты (6.2K)

20 май Казанның Авиатөзелеш районында җирле халык "Рәхмәтулла" мәчете төзелеше уңаеннан урам җыенына чыкты. Җыен мәчет төзелешенә каршы булучылар белән аны төзергә теләүчеләрнең бәхәсе рәвешендә үтте.

7. "Әле соң түгел, кем ураза тотмаган – кушылсын, кем гыйбадәт кылмаган – намазга бассын"(6.1K)

26 май Казанда VII республика ифтары узды. Татарстанда иң зур авыз ачу мәҗлесендә 15 мең кеше катнашты. Русиянең башка төбәкләрендә мондый зур чаралар уздырылмый. Азатлык бәйрәм чарасыннан репортаж тәкъдим итте.​

Youtube

8. Татарлар Илһам Шакиров белән хушлашты (16.6K)

18 гыйнвар Казанда татар халкының мәшһүр җырчысы Илһам Шакиров белән хушлаштылар. Хушлашуның рәсми чарасы Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында узды. Мәшһүр җырчыны соңгы юлга озатырга күп халык килде.

Instagram

9. Гөлназ Равилова: "Мондый хөкем ачуымны гына кабартты" (6.1K)

Бу — Гөлназ Равилова Казаннан. Вахитов районы мәхкәмәсе аны 30 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем итте. Сәбәбе — февраль аенда Гөлназ "Түрәләр, алай ярамый" шигарен тотып урам чарасында катнашкан. Хәзер ул Казан үзәгенә чүп утый. Гөлназ моны җиңел хөкем дисә дә, бу эшләрне мыскыллау дип бәяли.

XS
SM
MD
LG