Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда дәүләт чараларында татар телен куллану мәҗбүри булачак


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстан хөкүмәте республикада мәдәни чаралар вакытында татар һәм рус телләрен бертигез куллану турында карар кабул итте.

Татарстанда мәдәни-киңкүләм чаралар оештырган һәм уздырган вакытта республиканың дәүләт телләрен һәм башка телләрне куллану хакындагы нигезләмәнең яңа редакциясе кабул ителде. Бу турыдагы карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документта татар теленең дәүләт теле статусына ия булуы ассызыклана, дип билгеләп уза "Коммерсант".

Нигезләмәнең 2013 елда кабул ителгән элеккеге вариантында дәүләт чаралары һәм дәүләти булмаган оешмалар чаралары вакытында татар телен куллану ихтыярый булса, хәзерге документта ике телнең дә бертигез кулланылырга тиешлеге әйтелгән. Яңа кагыйдәләр республикада уза торган барлык чараларга да кагыла. Лекторның исәнләшүе, алып баручыларның комментарлары ике телдә дә булырга тиешлеге беркетелгән. Чара уздырыла торган урынның бизәлеше, аның турында таратылучы мәгълүмат, аның документлары да ике телне тигез кулланып эшләнергә тиеш.

2017 елда федераль үзәкнең татар теленә һөҗүменнән соң Татарстан җитәкчелеге телнең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан кайбер адымнар ясады. Мәсәлән, 2017 ел ахырында оешмаларның элмә такталарын ике телдә язмаган өчен штрафлар кертүче канун кабул ителде. Оешма исеме русча гына булса да, эш вакытын ике телдә күрсәтү мәҗбүри, дип аңлаткан иде Татарстан президенты идарәсе вәкиле Лариса Глухова. Канунны бозган өчен вазифаи затларга 500 сумнан алып бер мең сумга кадәр штраф яный.

XS
SM
MD
LG