Accessibility links

Кайнар хәбәр

Васил Шәйхразиев: "Җанисәптә татарга юридик ярдәм күрсәтеләчәк"


Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев

24 гыйнвар Татарстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Уфада Башкортстан татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Алдагы җанисәп мәсьәләсенә тукталып ул халык санын алу вакытында татарга юридик ярдәм күрсәтеләчәген әйтте.

Ул очрашуны соңгы чорда алып барылган эшчәнлек белән таныштырудан башлады, аннан соң алда торган эшләр турында сөйләде. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев сүзләренә караганда, алда торган иң зур чараларның берсе – Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләү булса, икенчесе – Татарстан оешуга 100 ел тулуны билгеләү.

Шәйхразиев сүзләренчә, дөньяда 8 миллион татар, шуның 5 миллион 300 меңе Русиядә, калганнары чит илләрдә яши. Аларның барысына да Җиңү бәйрәме барып җитәргә тиеш:

Җиңү бәйрәме читтәге татарга да барып җитәргә тиеш

"Украина, Беларус, Төркия, Австралия, Америка һәм башка илләрдә яшәүче милләттәшләребез бар. Без аларга да бәйрәмне җиткерергә тиеш. Ул бер көн генә барырга тиеш түгел, ел буе дәвам итәргә тиеш.

Совет чорында татарлар сугыш батырлары саны белән илдә урыс, украин һәм беларустан кала дүртенче урында иде. Хәзер без урыслардан кала икенче урында. Без бөек татар халкының батырлыгын күрсәтергә тиешбез", диде Васил Шәйхразиев. Ул аерым илләрдә совет солдатының җиңүгә керткән өлешен юкка чыгарырга тырышу күзәтелүен дә билгеләде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Аннан соң Милли шура рәисе Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан алда торган чаралар турында сөйләде:

Тарихыбыз 100 ел белән генә бетми. Ул 1000 елдан артык

"Без — бөек халык, безнең тарихыбыз 100 ел белән генә бетми. Ул 1000 елдан артык. Ләкин соңгы 100 ел татар динамик, эшчәнлек буенча зур омтылыш биргән еллар. Быел бу уңайдан барлыгы 1800 чара уздыру каралган. Бу Татарстанда көн саен алты чара уза дигән сүз. Иң беренче чараны 1 гыйнвар туган баланы котлаудан башладык.

Бердәм булып, бергә булып милләтне саклау өчен тырышып эшләдек. Безгә тәнкыйть белдерүчеләр дә бар. Конгресс эшен низамнамә буенча алып барды, ә ул Русия Конституциясенә нигезләнеп язылган", диде Милли шура рәисе.

Шәйхразиев күптән түгел конгресста Дөнья башкорт конгрессы җитәкчеләре булып китүен әйтеп, хезмәттәшлеккә зур өметләр баглавын ассызыклады:

"Беренче тапкыр узган зур очрашу булды. Алар дәртләнеп кайтып киттеләр. Ике халык бергә эшләсә безнең мөмкинлекләр зур булачак. Территория ягыннан да, халык саны белән дә без бергә күп булачакбыз", диде һәм хезмәттәшлеккә зур өметләр белдерде.

Президиум
Президиум

Милли шура рәисе агымдагы елда торган зур чаралар арасында Ташкентта узачак Урта Азия, Болгарстанда үтәчәк Европа Сабантуйларын, Казанда беренче тапкыр БДБ илләре олимпиадасы узачагын атады. Аннан соң ул сорауларга җавап бирде.

Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин генерал Антонов, Даян Мурзин кебек игътибардан читтә калган татарларның исемен кайтару кирәклеген әйтте. Билгеле фермер Хәсән Идиятуллин да Рейхстагка байрак кадаучы Гази Заһитов һәм башка кайбер батырларга Русия батыры исеме бирү кирәклеген күтәрде.

Борай районыннан килгән Өлфәт хәзрәт дингә игътибар бирергә чакырды.

Уфа татарлары мәдәниятен торгызу фонды җитәкчесе Наил Хәкимов Уфада Татар йорты төзү кирәклеген әйтеп, ярдәм сорады. Аңа каршы Васил Шәйхразиев Новосибирскида ташландык балалар бакчасын алып төзекләндереп татар җәмгыятенә бирүләрен сөйләде. Уфада да андый йорт булу ихтималлыгын әйтте.

Халисә Мөхәммәдиева
Халисә Мөхәммәдиева

Башкортстан дәүләт телевидениесендә 20 ел буе татар телендә "Рәйхан" тапшыруы алып барган Халисә Мөхәммәдиева тапшыру бетүгә борчылу белдерде, тапшыруны кабат ачу өчен көрәш нәтиҗәләре булмау турында сөйләде. Тапшыруны яраткан тамашачыларның "Рәйхан" клубы оештыруын әйтеп, оешмага чаралар уздыру өчен матди ярдәм сорады. Ул, шулай ук, Бүздәк районындагы Килем тарихи-мәдәни үзәге бетерелүгә борчылу белдереп, бу мәсьәләләрне ике республика җитәкчеләре хәл итәрлек булуын билгеләде.

Кушнаренко татарлары милли-мәдәни мохтәрияте рәисе Илфир Гәрәев Кушнаренда 1989 елда узган халык санын алу мәгълүматлары буенча 22 мең татар яшәсә, 2002 елда 11 меңгә калдырдылар дип борчылу белдерде һәм алда торган җанисәпкә әзерлек турында сорады.

Милли Шура рәисе бу сорауга шулай дип җавап бирде:

Без юридик компанияләр арасында бәйге игълан иттек. Анда җиңгән компания безгә ярдәм итү белән шөгыльләнәчәк

"Без юридик компанияләр арасында бәйге игълан иттек. Анда җиңгән компания безгә ярдәм итү белән шөгыльләнәчәк. Кайда да булса татар ярдәм сораса, алар анда барып булса да ярдәм итәчәк. Халык санын беренче тапкыр интернет аша алу да оештырылачак. Без башка төбәкләрдәге татарларга да шулай тавыш бирергә чакырачакбыз", диде ул һәм Урта Азия республикаларында халык арта баруын сөйләде.

Васил Шәйхразиев, милли проблемнарны телгә алып шәһәрләшүнең зарары турында мисал китерде:

"1920 елда Татарстанда 2 миллион 900 мең кеше, шуларның 76 проценты авылда яшәгән, бүген 3 миллион 900 мең кешенең 75 проценты шәһәрдә яши. Элек авылларга шәһәрдән балаларны җәйге ялга кайтара иделәр, без алардан татар ясап җибәрә идек. Хәзер балалар әби-бабайларны урыслаштырып китеп баралар", диде ул. Балалар аз калу сәбәпле, Оренбурдагы Муса Җәлил мәктәбенең ябылу ихтималлыгына борчылу белдерде.

Милли шура рәисе Башкортстан татар җәмәгатьчелеге белән ай саен очрашулар уздырылачагын ышандырды.

Татарстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстан татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашудан соң Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин белән очрашты. Анда дәүләт һәм иҗтимагый өлкәләрдә ике яклы хезмәттәшлек турында сүз барган.

XS
SM
MD
LG