Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура "Башкорт" оешмасын экстремистик дип тануны таләп итә


Эш Башкортстанның Югары мәхкәмәсендә 7 февраль каралачак.

Башкортстан прокуроры республиканың Югары мәхкәмәсенә "Башкорт" милли оешмасын экстремистик дип тану һәм аның эшчәнлеген тыю турында эш юллаган.

"Без Югары мәхкәмәдән мондый эш булуы турында хәбәр алдык. Эш башлау турында карар 22 гыйнвар көнне чыгарылса да, без аны узган ялларда гына алдык. 7 февральгә кадәр без риза булмавыбызны дәлилләп җавап җибәрергә тиеш, ләкин эш үзе кулыбызда һаман юк", диде "Башкорт" активисты Руслан Габбасов.

Оешма белдерүендә әйтелгәнчә, Башкортстан прокуратурасы "үз сүзендә тормый". Алар тапкан "канун бозулар"ны төзәтүгә 2 ай бирелгән булган, оешмага моның өчен февраль азагына кадәр вакыт бирелергә тиеш. "Алар бик нык ашыгалар, мөгаен, аларны Башкортстанның Ак йортыннан куып торалардыр, шуңа алар мәхкәмәгә үзләре билгеләгән сроктан да иртәрәк мөрәҗәгать итәләр", диелә белдерүдә.

Мәхкәмә эше Башкортстанның Югары мәхкәмәсендә 7 февраль көнне узачак.

2019 елның декабре азагында "Башкорт" иҗтимагый оешмасына экстремистлык эшчәнлек белән шөгыльләнү ярамавы хакында прокурор кисәтүе килгән. Кисәтүдә әйтелгәнчә, "Башкорт" оешмасы уздырган җыеннарда экстремистлык төсмере булуы хакында" бәяләмәне Башкорт дәүләт университеты белгечләре биргән.

Аңарчы декабрь башында "Башкорт" офисына прокуратура һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре килгән иде. 11 декабрдә оешманы Башкортстанның икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе вәкилләре тикшерде.

XS
SM
MD
LG