Русия хөкүмәте җитәкчесе боерыгында язылганча, Казанда Согуд Гарәбстанының рәсми вәкиллеге ачу Идел буе һәм Төньяк Кавказ федераль бүлгеләрендә Русия президентының вәкаләтле вәкилләре белән килештерелгән.
Согуд Гарәбстанының Казанда баш консуллык ачарга җыенуы хакында узган елның декабрь ахырында билгеле булды. Бу турыда илнең энергетика, сәнәгать һәм минерал байлыклары министрлыгы башлыгы Халид әл-Фалих хәбәр итте. Ул Согуд Гарәбстанының хаҗга баручы Русия ватандашлары өчен вазгыятьне җиңеләйтү өчен мөмкин булган бөтен чараларны да күрергә тырышуын әйтте.
Элегрәк Русия тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Радик Вахитов Казанда Согуд Гарәбстаны һәм Төркмәнстан консуллыклары ачылачагын сөйләгән иде.
Узган елда Казанда Үзбәкстанның баш консуллыгы ачылды. Татарстан башкаласында хәзерге көндә Төркия, Иран, Казакъстан, Маҗарстан, Кытай баш консуллыклары эшли. Шулай ук Беларусның Русиядәге консуллыгы бүлеге дә бар. Моннан тыш, Казанда Франция, Испания, Беларус, Македония һәм Намибиянең мәртәбәле консуллары да эшчәнлекләрен алып бара.