FinExpertiza халыкара аудит-консалтинг челтәре Русиядә коронавирус таралуның төрле очракларын фаразлап караган. Белгечләр авыручылар күп булган очракта илдәге йогышлы авыруларны дәвалаучы хастаханәләрнең куәте җитмәскә мөмкин дигән нәтиҗәгә килгән. Бу хисап белән КоммерсантЪ танышкан.
Росстат мәгълуматларына караганда, хәзер Русиядә йогышлы авырулар өчен 59,3 мең ятак бар. Коронавирус йоктыручылар күп булган очракта (халыкның 5%ы), 124 кешенең берсенә генә ятак җитәчәк диелә хисапта. Мәскәүдә 237 кешенең берсе, Мәскәү өлкәсендә 163 кешенең берсе генә хастаханәдә урын алачак. Бер табибка 550 авыру туры киләчәк.
Коронавирус таралу Кытайның Хубэй төбәгендәге кебек мең кешегә бер очрак булса, иң куркыныч хәл Мәскәү һәм Татарстанда килеп туарга мөмкин диелгән FinExpertiza материалында. Бу төбәкләрдә биш авыруның берсенә генә хастаханәдә урын эләгергә мөмкин. Петербурда ике-өч авыруның берсе, Кытай белән чиктәш төбәкләрдә (Алтай, Байкал арты, Приморск һәм Хабаровски крайлары, Амур өлкәсе һәм Яһүд автоном бүлгесе) авыручыларның 43-78 % хастаханәгә сала алачаклар, бу ике кешенең берсе тиешле шартларда дәвалана алачак дигән сүз.
20 февраль иртәсенә коронавирус йоктырган кешеләр саны 75 725 кә җиткән. Соңгы тәүлек эчендә тагын 526 кеше авырган. Барлыгы 16 415 кеше терелгән. Үлем очраклары 116га арткан, эпидемия башланганнан бирле барлыгы 2128 кеше үлгән.
Япониядә карантинда торган Diamond Princess круиз корабында авыру ике кешенең гомерен өзгән. Корабның 3,7 мең юлчысы арасында 24 русияле дә бар иде. Аларның өчесендә коронавирус табылган. Тагын алты русияле сәламәт дип табылып, илгә кайтырга әзерләнә. Diamond Princess корабында Казаннан ике балалы гаилә дә бар.
18 февралдә Русия Кытай ватандашларына илгә керүне тыйды.