Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирус сәбәпле быел Халыкара татар теле олимпиадасы кичектерелә


2019 елда Халыкара татар теле олимпиадасында гран-при алган япон егете Чихиро Тагучи
2019 елда Халыкара татар теле олимпиадасында гран-при алган япон егете Чихиро Тагучи

Аның кайчан уздырылачагы билгеле түгел.

21-24 апрельдә узарга тиешле Халыкара татар теле олимпиадасы коронавирус пандемиясе аркасында оештырылмаячак. Аның уздырылуы билгесез вакытка кичектерелә. Бу хакта чит илләрдән килергә тиешле катнашучыларга әйтелгән. Быел да АКШ, Канада, Финляндия, Эстония, Франция, Төркия, Япония, Казакъстан һәм башка илләрдән, Русия төбәкләре һәм Татарстаннан балаларның катнашуы көтелә иде. Олимпиаданың апрельдә узмавы коронавирус белән булган вазгыятькә бәйле дип аңлатылган. Кайсыбер катнашучыларга очкычка билетлар сатып алынган булган.

Халыкара татар теле олимпиадасы 2012 елдан бирле үткәрелә. 2019 елда узган олимпиада финалына 15 ил, Русиянең 26 төбәгеннән 500гә якын кеше җыелган иде.

Киң таралыш алган коронавирус сәбәпле күпсанлы халыкара чаралар үткәрелми кала. Европада вирус иң киң таралган ил булган Италиядә барлык футбол уеннары кире кагылган, карантин чаралары күрелә. Башка илләрдә дә мәктәпләр карантинга ябыла, төрле чаралар кире кагыла. Дональд Трамп АКШ белән Европа илләре арасында сәфәрләрне туктатты.

11 март кичендә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы​ COVID-19 дип аталган бу вирус сәбәпле пандемия игълан итте. 12 март көненә коронавирус дөнья буйлап 114 илдә 118 мең кешедә табылган. Русиядә 28 кеше авырый дип белдерелә. Коронавирус сәбәпле Русия 13 марттан Франция, Испания, Германия һәм Италиягә очышларны чикли.

XS
SM
MD
LG