Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мәктәпләрендә читтән торып укыту әлегә кертелми


Татарстан мәгариф министрлыгында һәм Казан шәһәре мәгариф идарәсендә әлегә бу турыда бернинди карарлар да булмаган.

"Ватаным Татарстан" газеты Татарстан мәгариф министры урынбасары Алсу Әсадуллина сүзләренә сылтанып балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә дәресләргә ирекле йөрү кертелә дип язып чыккан иде. Газет мәгълүматынча, баланы өйдә калдырган очракта, мәктәп мөдире исеменә гариза язарга гына кирәк.

Ләкин Татарстан мәгариф министрлыгында да, Казан шәһәре мәгариф идарәсендә дә, мәктәпләрдә дә мондый күрсәтмә хакында берни дә ишетмәгәннәре билгеле булды. Азатлык хәбәрчесе мәгариф министрлыгына шалтыратып, бу турыда сорады. Министрлык җавабынча, алар Русия мәгариф министрлыгының читтән торып укыту кертүне киңәш итүе хакында берни дә ишетмәгән. Алай гына да түгел, министрлык вәкилләре Татарстанда республика президенты Рөстәм Миңнехановның киңкүләм чараларны уздырмау турында күрсәтмәсеннән дә хәбәрдар булмауларын белдерде. Иртәгә Татарстан мәктәпләрендә балалар БДИ биреп караячаклар, моның өчен алар чит мәктәпләргә дә барачак.

Мәктәпләрдә дәресләргә ирекле йөрү мәсьәләсендә министрлык Казан мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кушты. Ләкин шәһәр мәгариф идарәсендә, киресенчә, Мәгариф министрлыгыннан боерык килмәсә, андый карар кабул итә алмауларын әйттеләр.

Казан мәктәпләренең берсендә Азатлык соравына шулай ук "белмибез, ишеткәнебез юк" дип җавап бирделәр. Мәгариф министрлыгыннан да, мәгариф идарәсеннән дә андый боерык килмәде диделәр. Балаларга дәресләргә йөрү мәҗбүри. Киресенчә, уку шартлары тагын да кырысрак булачак. Бала бер генә көн мәктәпне калдырса да, табибтан белешмә алып килергә тиеш. Ул дәресләргә соңга калса да, белешмә китерергә тиеш була.

Шул ук вакытта мәктәпләрдә язгы мәктәп лагерьларын уздырмаска карар бирелде. Ата-аналар җыелышлары да үтмәячәк.

Иртәгәдән Татарстаның күп кенә югары уку йортлары читтән торып укытуга күчә.

Русия вице-премьеры Татьяна Голикова БДИны вакытыннан алда тапшыру көне күчереләсен хәбәр итте, тик аның кайчан буласын әлегә әйтмәде, бу якын көннәрдә хәл ителәчәк.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG