Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Пандемия чорында иң мөһиме — аралашуны чикләү". Табиб киңәше


Русиядә коронавирус йоктыручылар саны арта. Андый диагноз кую очраклары Мәскәүдән тыш тагын егермедән артык төбәктә, шул исәптән Татарстанда да теркәлгән.

Хәлләр кая таба бара? Эпидемиянең котырган чорын кайчан көтәргә һәм аңа ничек әзерләнергә? Барлык күңел ачу, спорт чаралары тыелган вакытта Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирүне оештыру урынлымы ? Бу хакта "Настоящее время" Петербурдагы Боткин хастаханәсенең элеккеге баш табибы Алексей Яковлев белән сөйләште.

Эпидемия 13 атна дәвам итә ала һәм аның иң авыр чоры җиденче атнасына туры килә

— Хәзерге вакытта иң мөһиме — аралашмау, кешеләр белән күрешүне киметү. Бу — иң эффектив ысул. Дөньяда, Мәскәүдә, Петербурда да шулай. Бүген ни килеп чыкканын төгәл күзалларга кирәк. Моңа кадәр булган эпидемияләр тәҗрибәсеннән чыгып, шуны әйтә алабыз: мондый хәлләр 13 атна дәвам итә ала һәм аның иң авыр чоры җиденче атнасына туры килә. Шуңа күрә бу озаккамы дигән сорау биргәндә, грипп белән булган эпидемияләрне искә төшерергә дә итәкләрне җыя башларга кирәк. Русия, Беларуста әлегә аерым очраклар гына теркәлде. Шуңа эпидемия котыра, яки эпидемия көчәя дип әйтү иртәрәк.

— Ә кайчаннан алып санарга?

— Карагыз, якынча шушы вакытларга күп илләр инде стратегиясен билгеләде. Чикләр каядыр 45, каядыр 60, каядыр 30 көнгә ябылды. Ягъни мин әйткәнгә якын. Төгәл берни фаразлап булмый, чөнки әлегә аерым очраклар гына теркәлде. Моннан соң ничек үсеш алыр — билгеле түгел. Әмма эпидемиянең башы беренче очрактан алып саналмый.

— Русия президенты Конституциягә үзгәрешләр кертү өчен тавыш бирү 22 апрельдә узачагы хакында фәрманны имзалады. Пандемия шартларында аны уздыру урынлымы?

— Күптән түгел Франциядә тавыш бирү оештырылды. Мәсьәлә аның ничек уздырылуына бәйле. Бар нәрсәне дә оештырып була. Мәсьәлә аны кешеләр өчен ничек имин итеп оештыра алуга килеп төртелә.

— Табиб күзлегеннән аны ничек уздыру хәерлерәк? Мәсәлән, тавыш бирү бинада уза икән, кешеләрне анда берәмләп кертү кирәкме?

— Бу күп вакытны алачак, әмма бу мөмкин эш. Испанияне карагыз, анда кибетләргә халыкны берәмләп кенә кертәләр. Валенсиядә кеше кибеткә кергәндә махсус халат, перчаткалар, күзлекләр һәм респиратор кияргә тиеш. Кеше керә, кирәклесен сатып ала һәм чыгуга киемен сала.

— Русиядә тавыш бирү шундый шартларда уза аламы?

— Мин бу хакта фикерләшергә әзер түгел, бу минем тармак түгел. Әмма нинди чикләүләр булырга тиешлеге хакында сүз йөрткәндә, спорт чараларын, җыеннар, концертларны туктату дөрес.

— Русиядә гомумән табиблар, стационарларда урыннар, үпкәләрне интенсив җилләтү аппаратлары җитәрлекме?

— Аларны санау бик авыр, мәсәлән, Петербур белән Мәскәүдәге стационарлар андый аппаратлар белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителгән. Булган мөмкинлекләрдән чыгып нәтиҗәле файдалана белергә кирәк. Сүз дә юк, әзерлекле табиблар бар, без катлаулы вируслы пневмония очраклары белән күптән таныш, бу яңалык түгел. Иң мөһимен әйтесем килә — кислородка кытлык булмаска тиеш. Бу авыр хәлдәге пациентларның санын киметер иде. Мембран оскигенацияне күздә тотканда, андый пациентлар гадәттә аз була. Әлбәттә, андый процедуралар киңкүләм халыкка җитмәскә дә мөмкин.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG