Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат


Роберт Миңнуллин (1948-2020)
Роберт Миңнуллин (1948-2020)

Соңгы араларда шагыйрь авырып торды.

27 мартка каршы төндә Татарстанның халык шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллин 71 яшендә вафат булган. Бу хакта аның Instagram сәхифәсендә кызы хәбәр итте. Соңгы араларда шагыйрь авырып торды.

Халык шагыйре белән хушлашу мәрәсиме иртәгә, 28 мартта, 9.30 сәгатьтә Г.Камал театры каршындагы мәйданда узачак.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Казан дәүләт университетында укыган. Озак еллар "Яшь ленинчы" ("Сабантуй") газетының баш мөхәррире булды. 1995-2014 еллларда — Татарстан Дәүләт шурасы депутаты иде.

Роберт Миңнуллин балалар шагыйре, лирик шагыйрь буларак танылды. Ул шулай ук бик күп популяр җырлар авторы да. Моннан тыш, матбугатта аның публицистик материаллары дөнья күреп торды.

Дәүләт эшеннән киткәннән соң ул социаль челтәрләдә актив булды, Татарстанда, илдә, дөньяда барган вакыйгалар турында шигырьләр язды.

XS
SM
MD
LG