Accessibility links

Түбән Новгород өлкәсенең Камка һәм Өчкүл авыллары карантинга ябылды


Әлеге татар авылларында ике кешедә коронавирус табылган. Аларның берсе гаиләсе белән Италиядә ял иткән, икенчесе Мәскәүдән "үзизоляциягә" туган авылына кайтырга булган.

Бер кешедә коронавирус табылу сәбәпле Түбән Новгород өлкәсенең Камка авылы тулысынча карантинга ябылды. Бу кеше Мәскәүдән туганнары янына кайткан булган. Җирле халык сүзләренчә, әлеге кеше гаиләсе белән Италиядә булган, аннан кайтуга ул карантин үтәмәгән, туры Камка авылына кайткан.

Диагноз расланганчы ул бронхиттан дәваланган. "Сельская жизнь" гәзите мәгълүматына күрә, ул Сергач хастаханәсенә ОРВИ симптомнары белән 4 апрель көнне мөрәҗәгать иткән. Шунда ук COVID-19 анализы ясалган, 8 апрель анализ уңай булуы билгеле булган.

Коронавирус раслангач, аны дәвалаган табиблар карантинга ябылган. Хәзерге вакытта, җирле халык сүзләренчә, Камка авылында барлык юллар ябык, дезинфекция алып барыла. Сергач районы башлыгы Олег Радаев Камка авылына керүдә контроль пункт урнашканын белдерде.

Вирус йоктыру очрагы Түбән Новгород өлкәсенең Өчкүл авылында да теркәлгән. 10 апрельдән әлеге авыл да карантинга ябык.

Җирле табиблар сүзләренчә, Мәскәүдә яшәүче 50 яшьлек кеше "үзизоляция" вакытына Өчкүл авылына кайткан булган. 8 апрель көнне ул Уразовка хастаханәсенә яткан, 10 апрель көнне коронавирус расланган.

Әлеге кеше белән эшләгән медицина хезмәткәрләре дә изоляциядә. Хәзерге вакытта Уразовка хастаханәсендә бер генә үпкәләрне җилләтү җиһазы бар. Табиблар мәскәүлеләрне май бәйрәмнәрендә авылларга кайтмаска сорый, бу авылдагы олы буынны куркыныч астына куя ала, ди алар.

Камка авылында 2010 елгы җанисәпкә караганда 700ләп кеше яши, татар авылы. Уразовкада 1600ләп кеше яши. Түбән Новгород өлкәсе соңгы бер тәүлектә Идел буенда иң күп авырулар теркәлгән өлкә. Анда 33 яңа авыру ачыкланган. Икенче урында – Татарстан.

XS
SM
MD
LG