Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белешмә: Brent нефть маркасы


Brent — Төньяк диңгездә чыгарыла торган нефтьнең эталон маркасы. 2007 елдан башлап нигездә Норвегия һәм Британия ярлары арасында шельф ятмаларында чыгарыла торган нефтьнең берничә сорты катнашмасы. Халыкара нефть биржаларында сатыла торган төп нефть маркаларының берсе.

Brent нефтенең бәясе 1980нче еллардан башлап башка күп нефть сортлары бәясе өчен нигез булып тора. 2010нчы еллар башына дөньядагы нефть сортларының 70%ына бәяләр Brent бәясенә нигезләнеп билгеләнә. Мисал өчен, Русия экспорт итә торган биш марканың өчесенә — Urals, Siberian Light һәм REBCO маркасына — бәяләр Brent бәясеннән чыгып исәпләнә.

XS
SM
MD
LG