Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә коронавирустан Уфа табибы Наил Саматов вафат булган


Наил Саматов
Наил Саматов

28 яшьлек Наил Саматов үлеме турында мәгълүмат 6 май көнне Мәскәү өлкәсендәге Егорьевски үзәк хастаханәсе социаль челтәре битендә барлыкка килә.

Наил Саматов 3нче поликлиникада участок терапевты булып эшли.

Эшкә быелның 30 гыйнварында урнашкан була. 2018 елда Башкорт дәүләт университетының "Дәвалау эше" факультетын тәмамлый.

Апрель азагында Саматовта икеяклы пневмония ачыклана. Авыр хәлдә ул Мәскәүгә китерелә, әмма тырышлыкларга карамастан табиблар аны саклап кала алмый.

Хезмәттәшләре сүзләренчә, Саматов коронавирусны авыру кеше янында йоктырган. Ул, чакыру буенча, Covid-19 диагнозы расланган һәм соңрак шуннан үлгән ир кеше янында булып кайта. Беренче көннәрдә, чумага каршы костюмнар белән тәэмин ителмәү сәбәпле, саклану чараларыннан бары тик битлек һәм бармакчалар гына була.

Апрель урталарында Саматов авырып өендә кала. Бер атна дәвамында аның температурасы 41 градус тирәсендә саклана. Антибиотиклар ярдәм итми. Ике атна Егорьевски хастаханәсендә үпкәне ясалма җилләтү җиһазына тоташтырылган килеш ята, әмма хәле яхшырмагач, аны Мәскәүгә илтергә булалар, ләкин алып кала алмыйлар.

Наилне җирләүгә акчаны хезмәттәшләре җыя. Ул гаиләдә бердәнбер бала була. Танышлары әйтүенчә, Наилнең элек сәламәтлеге белән проблемнары булмаган. Коронавирус сәбәпле эш күбәю, йокысызлык иммунитет какшауга китергән һәм шул сәбәпле Саматов авыруны җиңеп чыга алмаган.

Саматов күптән түгел Русия табиблары инициативасы белән булдырылган "Хәтер исемлеге"нә кертелгән. Ул исемлеккә Covid-19 вакытында үлгән медицина хезмәткәрләре туплана. 10 майга аларның саны 160 кеше булды. Алар арасында Чаллының 5нче хастаханәсендә бүлек мөдире булып эшләүче Дмитрий Смородинов һәм Башкортстандагы Бәләбәй район хастаханәсе шәфкать туташы Елена Никонорова да бар.

XS
SM
MD
LG