Татарстанда узган тәүлектә тагын бер кеше COVID-19 авыруыннан үлгән. Бу 1941 елгы Казан кешесе дип хәбәр итә республиканың коронавируска каршы көрәш оператив штабы.
27 майда ул Казандагы сугышлар ветераннары һоспитале нигезендә ачылган вакытлы covid-һоспитальгә китерелгән, “ике яклы үпкә шешүе” диагнозы булган. Хәле начарланып, 30 майда йөрәге туктаган. Үлеменең сәбәбен ачыклау өчен паталогия-анатомия экспертизасы уздырылган. Вирус барлыгы расланган.
Татарстан штабы мәгълүматынча, республикада коронавирус барлыгы 12 кешенең гомерен өзгән. Русия штабы саннарында соңгы ике очрак чагылмый, үлүчеләр 10 кеше дип хәбәр ителә.
Русия штабы рәсми саннарына караганда, узган тәүлектә Татарстанда бары 39 кешедә COVID-19 табылган. Хәзер республикада 402 кеше яңа вирустан дәвалана, барлыгы 4040 кеше зарарланган, шулардан 3628 кеше савыккан.
Татарстан штабы 1154 кеше коронавирустан дәвалана дип хәбәр итә. Яңа очракларның 31е – Казанда, икесе Чаллыда диелә. Соңгы арада Татарстан медиасы Чаллыда коронавируслы авыруларның һәм вирустан үлүчеләрнең күп булуын, хәлләрнең чын торышы рәсми статистикага кертелмәвен язып чыкты.
Башкортстанда 59 яңа очрак булуы әйтелә. Эпидемия башыннан вирусны барлыгы 4 670 кеше йоктырган, 130 кеше узган тәүлектә терелгән дип хәбәр ителә. Хәзерге вакытта вирустан 2572 кеше дәвалана. Үлүчеләр саны артмаган (18).
Русиядә узган тәүлектә 7 843 кешедә коронавирус ачыкланган, 194 кеше үлгән. Эпидемия башыннан 553 301 кеше коронавирус йоктырган, 304 342 кеше терелгән, 7 478 кеше үлгән.
Русиядә коронавирустан үлемнәрнең рәсми статистикасын бәйсез тикшерүчеләр тәнкыйтьләп чыга. Алар төбәк хакимиятләре саннар белән төрле манипуляцияләр ясап, вирус корбаннарын башка чирләрдән үлүчеләр буларак терки дип фаразлый. Хакимиятләр моны кире кага, ләкин Мәскәү статистикасында үзгәрешләр булды.
Рәсми саннар. 17 июнь 10:35
төбәкләр | авырган | терелгән | үлгән |
Башкортстан | 4 670 (+59) | 2 070 (+130) | 18 (+0) |
Татарстан | 4 040 (+39) | 3 628 (+4) | 10 (+0) |
Русия | 553 301 (+7 843) | 304 342 (+10 036) | 7 478 (+194) |