2019 ел башыннан тикшерү изоляторында тотылучы Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов Конституциягә үзгәрешләр кертү турындагы тавыш бирүдән баш тарткан. Бу хакта аның адвокаты Светлана Сидоркина Facebook сәхифәсендә язып чыкты.
Аның язуынча, 25 июнь көнне Мәскәүнең "Бутырка" тикшерү изоляторында, башка изоляторларда кебек үк, Русия конституциясенә үзгәрешләр кертү турында тавыш бирү оештырылган. "Изоляторда утыручыларга үз "граждан позициясен" белдерү мөмкинлеген биргәннәр", ди Сидоркина.
Мифтаховка көн дәвамында биш тапкыр тавыш бирүдә катнашу таләбе белән мөрәҗәгать иткәннәр, ләкин ул моннан баш тарткан. Мифтахов үзе Сидоркинага белдергәнчә, аның тавыш бирүдән баш тартканы өчен проблемнары булачак дип тә әйтелгән.
Адвокатка Мифтахов тавыш бирүдән баш тартуын анархист карашлары белән аңлаткан, сайлауда катнашуны ул "гаделлек һәм демократия иллюзиясе" буларак бәяләвен һәм моны хупларга җыенмавын әйткән.
25 июнь көнне Русиядә Конституциягә үзгәрешләр турында тавыш бирү чарасы башланды. Ул бер атна дәвам итәчәк һәм 1 июльдә тәмамланачак. Үзгәрешләр гамәлгә керсен өчен тавыш бирүдә катнашучыларның яртысыннан күбрәге аларны хупларга тиеш. Күпме кешенең тавыш бирүе мөһим түгел.
МДУ аспиранты Азат Мифтахов сәяси нәфрәт нигезендә "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнә. Мифтаховны 2019 елның 1 февралендә Мәскәү өлкәсендә тоткарладылар. Сак астында тоту вакытын берничә мәртәбә озайттылар.
Мифтахов үзенең гаепсез булуын белдерә һәм аңа карата җинаять эше ялганга нигезләнгән булуын әйтә. "Мемориал" хокук яклау үзәге Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.