Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдагы активист укытучы Раушан Вәлиуллинны эшеннән алганнар


Раушан Вәлиуллин
Раушан Вәлиуллин

Эшеннән алу турында карар 1 июньдә чыккан. Вәлиуллин аны 26 июньдә генә алган.

Чаллыда протест чаралары оештыруда катнашкан активист, тарих укытучысы Раушан Вәлиуллин үзен мәктәптән эштән алулары турында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, мәктәп идарәсе эштән алу сәбәбен "эшкә йөрмәү" дип язган. Чаллының 24нче санлы мәктәбе мөдире фәрманына 1 июньдә кул куелган, ә Вәлиуллинның үзенә ул турында карар 26 июньдә генә килеп җиткән.

Карар чыкканчы берничә көн алда Раушан Вәлиуллин мәктәп җитәкчелегенең аны эштән алырга теләгәнен язган иде. Ул моны коррупциягә каршы митинглар оештырган өчен үч алу дип атады.

Вәлиуллин Чаллыда "Укытучылар альянсы" берләшмәсен җитәкли. Ул пенсия реформасына каршы йөреш оештыруда, 2017 елда Русия шәһәрләрендә коррупциягә каршы митингларның Чаллыдагы өлешен уздыруда да башлап йөрде. Соңгы вакытта ул Конституциягә үзгәрешләр кертүгә каршы фикерләр белдерде.

XS
SM
MD
LG