Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада журналистлар Иван Сафроновны яклап пикетка чыкты


Mkset журналисты Тимур Алмаев ялгыз пикетта
Mkset журналисты Тимур Алмаев ялгыз пикетта

Башкортстандагы төрле киңкүләм мәгълүмат чараларында эшләгән бер төркем журналистлар Иван Сафроновны яклап ялгыз пикетлар уздырды.

Алар урыс язучы Сергей Довлатов яшәгән йорт янында шигарләр тотып торды. Аларның кулларында “Журналистлык җинаять түгел”, “Журналистларны түгел, коррупционерларны гаепләгез”, “Хәбәрдарлык чаралары сүз иреге өчен”, “Журналистларга репрессия ясамагыз”, “Журналистлык дәүләткә хыянәт итү түгел” кебек шигарләрне күрергә була иде.

Чарада “ProUfu”, “Mkset”, “Коммерсант” кебек мәгълүмат чараларыннан тыш, “Башкортстан юлдаш телевидениесе” журналистлары да катнашты.

Мәскәүдә Иван Сафроновны яклап каршылык чарасы уздырган журналистлар тоткарланган иде. Уфада узган чарада полиция хезмәткәрләре булмады.

7 июль Мәскәүнең Лефортов районы мәхкәмәсе карары белән “Коммерсант” газетының элекке журналисты, соңгы ике айда "Роскосмос" дәүләт ширкәте җитәкчесе киңәшчесе булып эшләгән Иван Сафронов дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнеп кулга алынды. Сафронов Чехия махсус хезмәтләре белән хезмәттәшлек итүдә гаепләнә.

Рәсми гаепләү 13 июльдә узачак мәхкәмәдә белдереләчәк. Мәхкәмә утырышлары, җинаять эше дәүләт сере белән бәйле булу сәбәпле, ябык узачак. Иван Сафроновка 12 елдан 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы яный. "Роскосмос" Сафрононың кулга алынуның андагы эшчәнлек белән бәйле булмавын белдерә.

XS
SM
MD
LG