Accessibility links

Татарстанда COVID-19 йоктыручылар саны биш меңнән артты


Казанда республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе
Казанда республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе

Узган тәүлектә Татарстанда 32, Башкортстанда 46 кешедә коронавирукс рәсман расланган.

Татарстанда 13 июльгә 5 029 кешедә COVID-19 расланган. Узган тәүлектә тагын 32 кешедә кронавирус табылган. Бу саннар стопкоронавирус.рф сайтындагы рәсми мәгълүматта китерелә.

Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабы саннарына караганда, хәзер республикада 1123 кеше коронавирус белән авырый. Барлыгы 3906 кеше терелгән, узган тәүлектә 30 кеше савыгып чыккан диелә.

Яңа үлем очраклары турында әйтелми. Барлыгы 23 кеше үлгән.

Яңа очракларның 16сы Казанда. Әтнә һәм Яшел Үзән районнарында өчәр очрак. Югары Ослан, Зәй, Лаеш, Мөслим, Түбән Кама, Балык Бистәсе, Чирмешән районнарында берешәр очрак булуы әйтелә.

Башкортстанда 46 яңа очрак, 1933 кеше дәвалануын дәвам итә. Яңа үлемнәр юк, барлыгы 19 кеше коронавирустан үлгән. Эпидемия башыннан 5967 кешедә COVID-19 расланган.

Русиядә коронавируслы авырулар саны үзган тәүлектә 6537 кешегә арткан. Яңа төр вирус барлыгы 733 699 кешегә йоккан. Үлемнәр саны - 11 439.

Рәсми саннар. 13 июль 10:45

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 5 967 (+46) 4 015 (+21) 19 (+0)
Татарстан5 029 (+32) 3 916 (+0) 15 (+0)
Русия733 699 (+6 537) 504 021 (+2 960) 11 439 (+104)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG