Accessibility links

Башкорт активисты Рәмилә Сәетова Татарстан президенты булып сайланырга теләвен белдерде


Рәмилә Сәетова
Рәмилә Сәетова

Сәетова Татарстан президентын сайлауда катнашу өчен документларын тапшыруын хәбәр итте.

Башкортстанда яшәүче юрист һәм иҗтимагый активист Рәмилә Сәетова Татарстан президентын сайлауда намзәт буларак катнашырга җыена. Бу турыда ул социаль челтәрдә хәбәр итте. Ул намзәтлеккә теркәлү өчен документларын тапшырган.

Президент булып сайланган очракта ул табигый байлыкларны һәм стратегик әһәмияткә ия булган оешмаларны халыкка кайтару, хакимият вертикален сүтү, түрәләрнең вәкаләтләрен тартып алу кебек гамәлләр башкарачакмын ди. Шулай ук татар теленә тиешле статус бирү, мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укыту һәм эш кәгазьләрен татарча алып баруга ирешергә тели.

Рәмилә Сәетова Башкортстанда “Кроношпан” корылмасын төзүгә һәм шиханнарны эшкәртүгә каршы көрәш алып баруы белән дә билгеле.

Узган елның декабендә Куштау шиханын яклап акция уздырганда ул фикердәшләре белән бергә полиция тарафыннан тоткарланган иде.

2019 елда Рәмилә Сәетова Башкортстан җитәкчесе вазифасына сайланыр өчен КПРФ фиркасе аша үзенең намзәтен тәкъдим итмәкче иде, әмма аны фирка җыелышына кертмәделәр.

Сайлаулар алдыннан Сәетова Башкортстанда татар теле проблемына карашын белдергән иде. Ул "Башкортстанда татар теле проблемы юк", "татар телен Башкортстанда өченче дәүләт теле итү мөмкин түгел, бу халыкка каршы сугыш игълан итүгә тиң" диде.

Татарстан президентын сайлаулар 13 сентябрьгә билгеләнгән. Моңка кадәр биш намзәт сайлауда катнашасын белдерде: Татарстанның хәзерге президенты Рөстәм Миңнеханов ("Бердәм Русия"), ЛДПРдан Владимир Сурчилов, Татарстан дәүләт шурасы депутатлары Альмир Михеев ("Гадел Русия") һәм Олег Коробченко (Үсеш фиркасе), "Русия коммунистлары"ннан Альфред Вәлиев.

XS
SM
MD
LG