Татарстан Конституция мәхкәмәсен саклап калырга тели. Бу хакта бүген Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның ярты еллыгына йомгак ясап, журналистларга белдерде. Аның сүзләренчә, бу мәхкәмәләр турында федераль канунда аерым язылырга тиеш.
“Конституция мәхкәмәләрен Русия республикаларында эшләргә вәкаләтле булуын сорыйбыз. Русия Конституциясенең 71, 72, 73нче маддәләрендә федераль үзәк вәкаләте, уртак вәкаләт һәм республика вәкаләте бар. Бу безгә федераль үзәк алдында мондый сорау куярга мөмкинлек бирә. Эшче төркем кысаларында моны эшләп булмады. Төбәкләрнең Конституция мәхкәмәләре эшли алуы хакында федераль канунда язылырга тиеш.
Мине төбәкләрдәге Конституция мәхкәмәләренең Конституциягә эләкмәве борчый. Күп төбәкләр үзләренең Конституция мәхкәмәләрен булдырмады, аңа ихтыяҗ юк диючеләр булды. Минемчә, Конституция мәхкәмәләре кешеләргә, оешмаларга үз хокукларын яклауда киңәшләшү, аңлату эшен киңәйтә.
Безнең позиция – төбәкләрдәге Конституция мәхкәмәсе Русия Конституциясенең 72, 73нче мәддәләре кысаларында сакланырга тиеш”, диде Мөхәммәтшин.
Моңа кадәр белгечләр Татарстан үзенең дәүләт символларының берсе — Конституция мәхкәмәсеннән колак кагачак дип белдергән иде.
"Бүген Русия Конституциясе нигезендә мондый мәхкәмә юк. Элек бу турыда федераль канунда язылган иде. Хәзер мәхкәмәләр турында Конституциядә аерым яздылар. Конституциянең 118нче маддәсенең 3нче өлешендә төбәкләрнең Конституция мәхкәмәсе кертелмәгән. Киләчәктә федераль канунга үзгәреш кертәчәкләр һәм бу мәхкәмәләрне юкка чыгарачаклар", дип аңлаткан иде Татарстанның элекке юстиция министры, конституция хокукы өлкәсендә белгеч Мидхәт Корманов Азатлыкка.
Моннан тыш, Татарстан Конституциясе үзгәрергә, Дәүләт шурасы исеме алмашырга мөмкин. Бу хакта Фәрит Мөхәммәтшин әлегә җавап бирә алмавын әйтте.