Accessibility links

Вахит Имамов: "Мин ялган язмадым, китабымнан баш тартмыйм"


Вахит Имамов
Вахит Имамов

Вахит Имамовның "Татарның яшерелгән тарихы" китабы экстремистик дип табылган. Экспертиза китапта дин һәм милләтара низаг чыгаруга һәм Татарстаннның Русиядән аерылып чыгуына юнәлтелгән мәгълүмат бар дип тапкан.

Татарстан Югары мәхкәмәсе язучы, "Мәдәни җомга" газеты мөхәррире Вахит Имамовның "Татарның яшерелгән тарихы" китабын экстремистик дип тапкан. Бу карар инде 14 майда ук чыгарылган.

Китапны тыюны сорап мәхкәмәгә Татарстан прокуроры урынбасары мөрәҗәгать иткән. Экспертиза китапта дин һәм милләтара низаг чыгаруга һәм Татарстанның Русиядән аерылып чыгуына юнәлтелгән мәгълүмат бар дип тапкан. Мәхкәмә прокуратура шикаятен канәгатьләндергән. Мәхкәмә карары көченә керде.

"Карар үз көченә керде. Китапка экспертиза уздырылды. Ул китаптагы материаллар экстремистик дип тануга нигез бирде", дип белдергән Татарстан Югары мәхкәмәсенең матбугат хезмәте "КоммерсантЪ"ка.

Язучы, "Мәдәни җомга" газеты мөхәррире Вахит Имамов Азатлыкка Татарстанның Югары мәхкәмәсе карарыннан хәбәрдар булмавы турында әйтте.

"Соңгы утырыш 14 майда булырга тиеш иде. Мин килдем, битлек бар, бармакча юк. Мине кире бордылар. Мәхкәмә миннән, адвокаттан башка узганын кем белгән?! Ә алар карар да чыгарып куйганнар. Без белмәдек. Экспертиза нәтиҗәләрен дә күргән юк. Кем ясаган аны? Татарстан Югары мәхкәмәсенең минем китапка карата карар кәгазьләре белән дә ни мин, ни адвокат таныш түгел. Гомумән, бу хакта матбугаттан, социаль челтәрләрдә чыккан язмалардан гына укып белдем", диде ул.

Вахит Имамов бу карар белән риза түгел. Рәсми кәгазьләр кулда булгач, ул аны шикаять итәчәген белдерде.

"Кирәк икән, бөтен инстанцияләрне узачакбыз. Русия мәхкәмәсенә ышаныч юк. Анда әлеге карарны хуплаячаклар. Әмма Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе дә бар. Кирәк икән, анда да хокукларымны яклаячакмын, чөнки бу — яла ягу. Русиядә шулкадәр кешене изә торган систем! Кеше булмый торып мәхкәмә карарын чыгара ала. Башка сыймаслык хәл. Русия хакимиятеннән бөтен начарлыкны көт тә тор. Иманым камил, ясалган экспертиза да бәйсез түгел. Алар бит ул китапны татар яки башкорт белгечләренә бирми. Алар үзләренә уңай булган белгечләргә биреп бәяләмә ала", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Вахит Имамовның тормышында мондый хәл — беренче тәҗрибә. Моңа кадәр аның мәхкәмә юлларын таптаганы булмаган. Аның фикеренчә, бу китап 25 ел дәвамында берсенә дә комачауламаган, берсен дә рәнҗетмәгән, кинәт кенә аны казып чыгарып, экстремистик дип тану – сәяси заказка охшаган.

"Мин ялган язмадым, ул китаптан баш тартмыйм. Ул — тарихи китап, булганны яздым. Әйе, экстермистик дигән тамгага куанырлык түгел, кемдер аны начар максаттан куллана ала, миңа да ниндидер басым була ала", диде ул Азатлыкка.


Язучы Имамовның хокукларын яклаучы адвокат Руслан Нәгыев та Татарстанның Югары мәхкәмәсе карары хакында белмәгән. Азатлыкка ул бу карарны шикаять итәчәкбез дип белдерде.

"Минем өчен бу — яңалык. Май аенда мәхкәмәдә ашыгыч эшләр генә каралды. Изоляция режимы иде бит. Ярар, ашыгыч, мөһим эшләр белән беррәттән бу эш каралган икән, ник миңа хәбәр итмәгәннәр? Мондый хәл булганы юк иде әле минем тәҗрибәмдә. Кичектерергә мөмкиннәр иде. Электрон почтада бернинди дә хат юк иде, шалтыратучы да булмады. Экспертиза ясалырга тиеш дип әйтелде, кайчанга кадәр барачагы билгеле түгел иде. Шуның белән таралаштык. 14 майда пандемия вакытында шалт итеп карар чыгарганнар. Без аны шикаять итә алабыз, чөнки без ул мәхкәмәдә булмадык.

Бу эш сәер алып барыла, качып башкарыла. Адвокатка әйтмәгәннәр, Вахит Имамовны кертмәгәннәр икән, кичектерә алалар иде. Китапны кем мәхкәмәгә биргәнен дә сер итеп тоттылар, без белә алмадык. Яшерен эшләүләре җәмәгатьчелектә шау-шу кубудан куркуга бәйле дип уйлыйм. Китап билгеле. Авторы — танылган язучы. Анда куркыныч дип табылган цитатлар — тарихчы Михаил Худяковның язуы. Имамов сүзләре түгел. Документлар алу белән, экспертиза белән танышкач, без алга таба хәрәкәт итәчәкбез", диде ул Азатлыкка.

Вахит Имамовның XVI–XVIII гасыр аралыгында татарларның азатлык өчен көрәшен тасвирлаучы "Татарның яшерелгән тарихы" ("Запрятанная история татар") китабы 1991 елда дөнья күргән. Барлыгы 12 телдә нәшер ителгән. Урысча варианты 1994 елда "Камаз" нәшриятында басыла.

2019 елның сентябрендә Казанда мәхкәмә утырышыннан соң язучы Азатлыкка "үземне дә, китабымны да гаепле саный алмыйм" дип сөйләгән иде. "Мине милләтара ызгыш китереп чыгаруда гаепләмәкче булалар. Китабымның чыгуына 25 ел үткән. Бу китап сәбәпле халык арасында беркайда да, бернинди дә ызгыш чыкканы булмады. Бу китап моны үзе раслады. Хәтта урысларның да бу китапка каршы бернинди мәкалә язганы юк" дип белдерде Имамов.

2019 елда "Яшерелгән тарих" китабы буенча берничә мәхкәмә утырышы узды, соңгысы 2019 елның 2 сентябрендә булды.

Азатлык "Яшерелгән татар тарихы" китабыннан 5 кызыклы фикерне китергән иде.

Вахит Имамов

Вахит Имамов – Татарстанның атказанган мәдәният эшлеклесе. 90нчы еллар башында КамАЗның газет-журнал нәшрияты баш мөхәррире була. 1997 елдан Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеген җитәкли. "Мәйдан", "Мәдәни җомга" журналлары мөхәррире була. "Сәет-батыр" романы өчен 1995 елда Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге бүләгенә лаек була.​

XS
SM
MD
LG