Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума Русия биләмәләрен аерып чыгаруны экстремистлыкка тиңләүче канун кабул итте


Павел Крашенинников
Павел Крашенинников

Русия бөтенлеген бозу, аның биләмәләрен тартып алу өчен 6 елдан алып 10 елга кадәр төрмә җәзасы тәкъдим ителә.

Русия думасы Русия биләмәләрен читләргә тапшыруны экстремистлык гамәле дип таный торган канунны өченче укылышта кабул итте. Шул рәвешле, хәзер гамәлдә булган “Экстремистлык эшчәнлегенә каршы тору турында” 114-ФЗ санлы федераль канунга төзәтмәләр кертелде. Канунда Русия бөтенлеген бозу, шулай ук аның берәр өлешен аерып чыгару экстремистлыкка тиңләнә. Моның өчен Русия җинаять кодексына 280.2 санлы яңа маддә өстәлә, анда Русия биләмәләрен аерып чыгарган өчен алты елдан алып ун елга кадәр төрмә җәзасы каралган.

Әлеге канунны Дума депутаты Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас тәкъдим иткән. Бу канун өлгесе Русия Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр кысаларында әзерләнгән дип хәбәр итә ТАСС.

Моннан тыш, Русия биләмәләрен аерып чыгаруга чакыру, бу юнәлештә гамәлләр өчен җәзалар да билгеләнә. Клишас һәм Крашенинников Думага бу турыда канун өлгеләре әзерләп керткән. Русиянең бөтенлеген бозуга чакырган өчен гади кешеләргә – 30 дан алып 60 мең сумга кадәр штраф, вазифадагы затларга – 60 мең сумнан 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 200дән алып 300 мең сумга кадәр штраф карала. Әгәр кеше интернетта, матбугат чаралары аша Русиянең бөтенлеген бозуга чакырган икән, штрафлар зуррак була. Кабат шушы гамәлләрне кылган өчен җинаять җаваплылыгы карала – 400 мең сумга кадәр штраф яки дүрт елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы бирелергә мөмкин.

“Русиядән берәр төбәкне яки аның өлешен аерып алуга чакыру ярамый торган эш һәм кырыс рәвештә туктатылырга тиеш” дип белдергән Дума спикеры Вячеслав Володин.

XS
SM
MD
LG