Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тамашага сусау: Тинчурин театры ачык һавага чыкты


Тинчурин театры тамашачысы
Тинчурин театры тамашачысы

Тинчурин театры пандемия башланганнан соң беренче мәртәбә тамаша күрсәтте. Ул ачык һавада, театрның ишегалдында узды, тамашачы бармакча һәм битлек киеп тамаша кылды. Бу шартларда артистлар үзләрен гастрольдә кебек хис итсә, тамашачы театрга бик сусадык дип сөйләде.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 5 августтан башлап ун көн буена ачык һавада спектакльләр күрсәтә. Әлеге күренеш театр тарихында беренче мәртәбә, тамашалар эксперимент буларак куела. Пандемия сәбәпле Татарстанда театрлар март уртасында тамашачы өчен ябылган иде.

Тинчурин театры ачык һавада тамашалар күрсәтә башлады
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:36 0:00

Театр мәйданчыгына һәр тамашачыны температурасын үлчәп керттеләр, үзе белән булмаса, бармакча һәм битлек тәкъдим ителде. Тамашачы шахмат тәртибендә бер-берсеннән метр ярым аралыкта утыртылды. Тамаша барышында кешеләрнең күбесе, озак вакыт болай утыру авыр дип битлекләрен салып куйды. Битлек, яисә бармакчаларын салган кешегә бернинди кисәтү ясалмады, битлекләрне кире кию соралмады.

Ун көн дәвамында барачак спектакль декадасы Туфан Миңнуллинның "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" комедиясе белән башланып китте. Спектакльдә катнашучы Резедә Сәләхова мондый шартларда спектакль куюның үз мәшәкате, авырлыгы бар дип сөйләде:

Резедә Сәләхова
Резедә Сәләхова

— Техник яктан башкачарак эшләргә туры килә, чөнки монда микрофон белән эшлибез. Микрофон һәрбер сулыш алуны, "п", "ф" кебек авазларны ныграк эләктереп ала, шуңа күрә сөйләшкәндә бик тә игътибарлы булу кирәк. Ирем Артем Пискунов белән бу эксперимент хакында сөйләштек. Ул үземне гастрольдә спектакль күрсәткән кебек хис итәм дип әйтә.

Пандемия шаулаган вакытта халык җыеп спектакль күрсәтү дә бераз курку, шом хисен уята, диде Азатлыкка Резедә ханым:

— Тамашачы битлек, бармакчалар киеп утырса да, без сәхнәдә саклану чаралары кулланмый эшлибез. Күпмедер дәрәҗәдә курку, шикләнү хисе бар, ләкин берни эшләп булмый. Беренчедән, эшләргә диелгән икән, эшлибез, икенчедән, үзебез дә өч-дүрт ай ял итеп сәхнәне, тамашачыларны бик тә сагындык. Алар курыкмыйча килгән икән, без дә курыкмыйча эшләргә тиеш. Аллага тапшырып, эшебезне башкарабыз.

Тамаша күренеше
Тамаша күренеше

Тамашачыга килгәндә, артык курку, яисә шикләнү хисе юк. Спектакль карарга килгән Диләрә Хәлиуллина мәдәни чаралар сагындырды, ди. Тамаша карарга ул дусты һәм сеңлесе белән килгән:

— Театр спектакль күрсәтә башлавы хакында социаль челтәрләрдән белдем. Күптәннән мәдәни чараларга чыккан булмагач, минем өчен бу беренче театр кебек булды, мондый тамашаны калдырасы килмәде. Ә инде пандемия чоры булуы күңелгә бернинди дә курку хисе кертмәде, билетларны алгач та оештыручыларга шалтыратып сораштым, барлык кирәкле саклану чаралары күреләчәк дип әйткәч, курыкмыйча килдек.

Тамашачы
Тамашачы

Тамашачы арасында махсус спектакль карарга дип Мәскәүдән килүчеләр дә бар иде. Диләфрүз Дежурова-Хәйруллина Тинчурин театрын бик ярата, шул сәбәпле, ачык һавада спектакль күрсәтүләрен белгәч, Мәскәүдән Казанга килеп тамаша кылырга булган. Вирустан курку юк, дип сөйләде ул:

— Ачык һавада утырып спектакль каравым беренче тапкыр, миңа бик ошады. Пандемия, вирус дип йөрибез, әмма без бернәрсәдән дә курыкмыйбыз, чөнки, дөресен генә әйткәндә, ул вирус юк нәрсә. Мәскәүдә безгә Собянин битлек белән бармакча киеп йөрергә куша, ләкин ул бармакчалар бернинди вирустан да саклый алмый. Ходай кушса, вирусы да узып китәр, аннан соң яңадан яши башларбыз, булмаса, бүтән төрле яшәргә өйрәнербез, ләкин сәнгатьтән аерылмыйбыз.

Тамаша күренеше
Тамаша күренеше

5 августтан алып 15 августка кадәр барлыгы җиде спектакль күрсәтеләчәк – Туфан Миңнуллинның "Ак тәүбә, кара тәүбә" белән "Алай түгел, болай ул", Хәй Вахитның "Туй алдыннан" һәм "Кияүләр" спектакльләре, Исламия Мәхмүтованың "Син бит минем бергенәм" һәм Шамил Фәрхетдиновның "Мәхәббәт баскычы" белән "Эх, алмагачлары" спектакльләре.

3 августтан Татарстан хакимияте ачык һавада концерт һәм киңкүләм чаралар уздырырга рөхсәт итте. Аерым алганда, күңел ачу, мәдәни, спорт, күргәзмә һәм башка чараларны ачык һавада үткәрергә мөмкин. Анда 50дән артык кеше катнашмаска тиеш. Моннан тыш, 3 августтан кинотеатр, төнге клуб, балалар өчен күңел ачу үзәкләренә ачык һавада эшләргә рөхсәт ителә.

XS
SM
MD
LG