Сарытау шәһәре идарәсе Серов урамында мәчет торгызуга каршы килүчеләрне яклаган карар кабул иткән. Аннан алда мөселманнарга кайтарылган җирне "дини оешмалар өчен" дип билгеләүдән баш тартып, "парклар һәм скверлар өчен" дип үзгәртүне сорап, мәчет төзеләсе урам тирәсенә яшәүчеләр гаризалар биргән иде. Мэрия бу кешеләрнең фикеренә колак салырга булган.
Җәмәгать тыңлаулары 29 июльдән 7 августка кадәр узган иде. Мәчет төзүгә каршы 14 мөрәҗәгать килгән. Шикаятьләрне аерым кешеләр дә, берләшеп тә язганнар. Мәчет төзүне яклап Сарытау мөселманнарыннан бер коллектив мөрәҗәгать кергән диелә.
Сарытау мөселманнары фикерен исәпкә алуны мэрия максатка ярашсыз дип тапкан.
Мөселманнар Серов урамында 1894 елда төзелгән иске таш мәчетне яңадан торгызырга тели. Июльдә Сарытау өлкәсе мөселманнары диния назәрәте мәчет төзүгә каршы төшүләр хакында белдерү белән чыкты. Анда Серов урамындагы җир кишәрлеге 1994 елдан бирле Сарытау диния назәрәте милеге булып торганлыгы әйтелә. Назәрәт җитәкчелеге Сарытау мөселманнарының тарихи җирдә мәчет төзү хокукын шик астына куюны, “иҗтимагый фикер белән уйнау” дип бәйләде. “Бу каршылыктан килеп чыккан зыян бары мөселманнар өстенә төшәчәк” диелде белдерүдә.