Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Куштауны яклаучы 50дән артык активист тоткарланган


Тоткарланган активистлар
Тоткарланган активистлар

Тоткарланганнарны Стәрлетамакка илткәннәр. Тоткарлаулар дәвам итә.

15 август көнне Башкортстанның Ишембай районы Куштау тавы янында "Сода" ширкәте хезмәткәре, ОМОН һәм шиханны яклаучылар арасында бәрелешләр булды.

50дән артык активист тоткарланган һәм аларны ике автобуста Стәрлетамакка алып киткәннәр.

"Аларны 48 сәгатькә тоткарладылар. Анда безнең адвокатыбыз эшли", диде "Idel.Реалии"га адвокат Гарифулла Яппаров.

Хәзерге вакытта лагерьда 150дән артык активист калган. Каршылык урынына Куштауны яклаучылар килүе дәвам итә, "Сода" ширкәте хезмәткәрләре өйләренә таралыша.

Үзен Дмитрий дип таныштырган бер шаһит активистлар арасында зыян күрүчеләр барлыгын әйтте.

Лагерьдагы активистлар телефоннары тотмый, интернет юк. Тоткарлаулар дәвам итә.

Иртәгә, 16 август көнне, Куштауны яклаучылар тауда "экологик өмә" ясарга планлаштыра.

Куштау Башкортстандагы известь яткылыгына бай иң зур тау-шихан. 2017 елда анда геологик эзләнүләр уздыруга рөхсәт бирелгән иде. Узган елның августында аны эшкәртү өчен дә рөхсәт бирелде. Ул рөхсәт 2039 елга кадәр бирелгән. Җәмәгатьчелек Йөрәктау һәм Торатауга табигать һәйкәле буларак саклау статусы бирелгән кебек, Куштауны да саклап калу өчен көрәшә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Куштауның эшкәртеләчәге турында күп тапкырлар кабатлап, “Мин меңнәрчә кешене эшсез калдыра алмыйм. Ул ил өчен стратегик тармак. Мине сындыру, журналистларны, милләтчеләрне сатып алу файдасыз", дигән иде.

XS
SM
MD
LG