Казан икътисады җитештерү өлкәсендә эшләүче зур оешмалар хисабына гына сакланып калган. Ə эшмәкәрлек 20-30 процентка кимегән. Бу хакта бүген Казан башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров мэрия киңәшмәсендә белдерде. Ул беренче яртыеллыкка нәтиҗә ясады.
"Кулланучылар базары — иң зур зыян күргән өлкәләрнең берсе. Соңгы алты айда 243 млрд сум әйләнештә булган. Бу узган ел белән чагыштырганда 8 процентка азрак. Җәмәгать туклануы 28 процентка төште", диде ул.
Казан түрәсе сүзләренчә, сәүдә үзәкләрендә сатып алу мөмкинлеге 20 процентка төшкән. Сәүдә һәм күңел ачу үзәкләренең кереме апрель аенда узган елның шул чоры белән чагыштырганда 50 процентка, май һәм июнь аенда 65-90 процентка кимегән. Шулай ук түләүле хезмәт күрсәтүләр 12,5 процентка азайган.
"Казан икътисадының өчтән берен эшмәкәрлек тәшкил итә. Анда халыкның өчтән бере эшли. Иң зур зыянны алар күрде. 1 апрельгә кадәр анда 175 мең кеше эшләде. Елның беренче чирегендә эшмәкәрлек уңай күрсәткечләр бирде. 167 млрд сум әйләнештә булды. Соңгы алты айда эшмәкәрләр нинди югалтулар кичерүен әлегә төгәл әйтүе кыен. Төп күрсәткечләрне сентябрь-октябрьдә күрәчәкбез. Инде хәзер үк эшмәкәрләр белән аралашудан аңлашылганча, кече һәм урта бизнес 20-30 процентка төшәчәген исәпләп була. Ə кинотеатр, театр һәм күңел ачу тармагында югалтулар 60 процентка җитәчә", диде Шакиров.
Казан икътисадының тотрыклыгын зур җитештерү оешмалары гына саклап кала алган. Аерым алганда, "Казанкомпрессормаш", Казан боралак заводы, Капо, "Аромат" заводлары узган ел ахырында дәүләттән зур бәягә заказлар алу белән җитештерүне арттыра алган.
Ярты ел эчендә җитештерелгән тауарлар бәясе 203 млрд сум тәшкил итеп, җитештерү индексы 101,2 процентка җиткән. Русия буенча бу күрсәткеч 96,5 процентн кына тәшкил итә. Азык-төлек җитетерү 8,6 процентка, машина һәм җиһазлар ясау 36,8 процент, кәгазь җитештерү 31,1 процентка арткан. Ə компьютер, электроник җиһазлар ясау 30 процентка, транспорт чаралары һәм җиһазлар җитештерү 37 процентка төшкән.
Ярты елда эшсезләр саны 31 меңнән артып киткән. Ел башында аларның саны 3 мең тирәсе булган.
Шул ук вакытта Казан хакимияте хезмәт хакының артуын белдерә.
"Татарстанстат мәгълүматларына караганда, гыйнвар-май аенда зур һәм урта ширкәтләрдә хезмәт хакы 47 839 сум тәшкил иткән. Бу 7 процентка арткан, инфляция белән исәпләгәндә 4 процентка үсеш биргән дигән сүз. Мондый күрсәткеч кунакханә һәм җәмәгать туклануы өлкәсен санамаганда, барлык тармакта да күзәтелде", диде Казан мэриясе түрәсе.