“Башкорт сода ширкәте” (БСК) Башкортстанныкы булырга тиеш, ширкәтнең низамнамә капиталында республика өлешен арттырып, аның хиссәләренең контроль пакетына ия булырга кирәк дип белдерде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров “Эхо Москвы” баш мөхәррире Алексей Венедиктов белән әңгәмәдә.
Хәбиров БСК хиссәләренең 38,28 проценты Башкортстанныкы булуын искәртте. “Акционер буларак, без җаваплылыкны үз өстебезгә алырга тиеш, мин дә җаваплылыкны үз өстемә алырга тиеш. Ширкәтне үзебезгә алырга кирәк” диде республика җитәкчесе. Ул ширкәттә республика өлешен арттырып, контроль пакеты күләменә җиткерергә кирәклеген әйтте. Шуннан соң, Хәбиров сүзләренчә, “идарә итү барышында, җирле кешеләр буларак, хәлне аңлаучы кешеләр буларак, аның язмышын хәл итәчәкбез”, ди ул.
Хәбиров БСКны шактый табышлы ширкәт диде. “Без дә, дәүләт буларак, шактый яхшы табыш алабыз. Бу очракта, контроль пакетының безгә күчүе һәм ширкәт белән акыллы идарә итү алга таба дивидендларның кимүенә китерергә мөмкин, аларны оешманың үсешенә, заманчалаштыруга тотарга була” дип өстәде ул.
Аның әйтүенчә, БСК республика кулына күчсә, ул альтернатив чимал чыганакларын куллана башлаячак.
“Без бу вәзгыятьне башка чимал чыганакларына бәйләп карыйбыз. Безнең әле аларны билгеләргә вакытыбыз бар” диде Хәбиров.
Элегрәк БСК җитәкчелеге 2024 елга яңа чимал алу башланмаса, ширкәт ябылачак һәм чимал чыганагы табу һәм эшкәртү өчен вакыт бик аз кала дип белдереп килде. Хәбиров бу сүзләр белән килешмәвен белдерде.
“Нәкъ шушы сүзләр аркасында мин шул карарга килгән идем, без бу хәлне башкача күрәбез һәм үз өстебезгә җаваплылык алырга әзер” диде республика башлыгы.
Сода җитештерү өчен чимал алып Башкортстандагы дүрт шиханның берсе Шаһтауны юк иткән БСК чималны Куштау шиханыннан ала башларга тели. Әмма Куштауны яклаучы меңнәрчә кешенең каршылыгы һәм алар белән ОМОН бәрелешләреннән соң шиханга Хәбиров килде һәм Куштауны үзләштерү компромисска ирешкәнчегә кадәр туктатылып торачагын белдерде.
2018 ел ахырында Хәбиров Куштау шиханын БСКга чимал буларак эшкәртергә бирү турында килеште. Аңа кадәр сода ширкәте Торатау шиханы өчен көрәшеп килде, ләкин ул республиканың кагылгысыз табигать һәйкәле булганга һәм җәмәгатьчелек яклавы белән сакланып калган иде.
Куштауны сода ширкәтенә бирүне компромисс дип бәяләделәр. Ләкин каршылыклар моның белән тынмады, җәмәгатьчелек Куштауны саклап калыр өчен күп санлы чаралар уздыра башлады.
Узган елның августында Куштауны эшкәртүгә рөхсәт бирелде. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Куштауның эшкәртеләчәге турында күп тапкырлар кабатлап, “Мин меңнәрчә кешене эшсез калдыра алмыйм. Ул ил өчен стратегик тармак. Мине сындыру, журналистларны, милләтчеләрне сатып алу файдасыз” дигән иде.
Куштау - Башкортстандагы известь яткылыгына бай иң зур тау-шихан. 2017 елда анда геологик эзләнүләр уздыруга рөхсәт бирелгән иде. Узган елның августында аны эшкәртү өчен дә рөхсәт бирелде. Ул рөхсәт 2039 елга кадәр бирелгән.
Җәмәгатьчелек Йөрәктау һәм Торатауга табигать һәйкәле буларак саклау статусы бирелгән кебек, Куштауны да саклап калу өчен көрәшә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Куштауның эшкәртеләчәге турында күп тапкыр кабатлап, "Мин меңнәрчә кешене эшсез калдыра алмыйм. Ул ил өчен стратегик тармак. Мине сындыру, журналистларны, милләтчеләрне сатып алу файдасыз", дигән иде.
Башкортстан шиханнары
Башкортстандагы шиханнар Агыйдел елгасы янындагы дүрт тауны берләштерә: Куштау, Торатау, Йөрәктау һәм Шаһтау (Шәкетау). Торатау 1965 елда табигать һәйкәле дип игълан ителгән иде. Ул Юрматы ыруы башкортларының изге җире булып исәпләнә. Шахтауны әлеге вакытта "Башкорт сода ширкәте" эшкәртә. Анда чимал бетеп килә. Куштау Ишембай районында, Стәрлетамактан 18 чакрым көнчыгышта һәм Уфадан 140 чакрым көньякта урнашкан.