Татарстан президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Апаста якындагы район җитәкчеләре өчен киңәшмә уздырганнан соң, кайбер район башлыклары үз Instagram битләрендә татарча яза башлады. Ә район үзәкләрендәге биналарда язулар нигездә урысча гына.
Апас район үзәгендә Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышы узды. 18 август оештырылган киңәшмәдә Апас, Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан районнары җитәкчелеге катнашты.
Комиссия рәисе Марат Әхмәтов район башлыкларына ана телен белүне камилләштерергә кушты. Ул җирле хакимият оешмалары җитәкчеләре, андагы хезмәткәрләр татар телен тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләренә актив кертү өчен үз абруйларын файдаланырга тиеш, дип саный.
"…Безне халыкның күпчелеге татарлар булган авыл районнарындагы хәл борчый. Кызганыч, татар мәктәбе булмаган район үзәкләре бар, ә нәкъ менә авыл — халыкның милли үсешенең нигезе", диде Әхмәтов.
Киңәшмә узган Апас районында да нигездә татарлар яшәсә дә, район үзәгендә өлкәннәрдән аермалы буларак балаларның һәм яшьләрнең урысча сөйләшүе еш ишетелә. Әхмәтов татар теле мәсьәләсендә аеруча мәктәпләр белән эшләргә кирәк дисә дә, Апасның капиталь төзекләндерүдән соң ачылган Каратун мәктәбендә балалар кунакларны урысча каршы ала. Әлеге чарада Русия думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов та күренә. Балалар Мәскәүдән кайткан бу мәртәбәле кунакны урысча сәламли, күрәсең.
Марат Әхмәтов Апаска килгәч районның Балтай авылында ачылган хастаханәнең исеме дә урысча язылган иде. Татар теле турында сөйләргә килгән комиссия рәисеннән шелтә булуы турында ишетелмәде.
View this post on Instagram
Урта Балтай табиблык амбулаториясе һәм район үзәк хастаханәсенең теш дәвалау бүлеге капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты. Районыбыз кунаклары Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары Камил Нугаев, Лотфулла Шәфигуллин ачылган объектларга зур бәя бирделәр. Апас районында яңа объектлар ачыла, бу, мөгаен, иң мөһиме. Ә медицина хезмәткәрләре, мондый заманча эш шартлары алгач, әлбәттә, хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын да, мөмкинлеклекләрен дә тәэмин итәчәк дип ышанам.Болар барысы да Апас районы һәм аның халкы өчен эшләнә!
A post shared by Равиль Хисамутдинов (@ravil_khisamutdinov) on Aug 18, 2020 at 8:54pm PDT
Апас район үзәге хастаханәсендә дә урысча язу гына күренә.
View this post on Instagram
Уважаемые жители Апастовского района! К сожалению, по состоянию на 8 мая эпидобстановка в районе изменилась. У нас уже 4 заболевших. Все изолированы, круг контактов установлен. Под наблюдением остаются 209 человек, это и приехавшие из Москвы и Санкт-Петербурга, в том числе и контактные. Всего, начиная с 9 апреля 2020 года в суде рассмотрено 125 материалов о нарушении самоизоляции, из них по 123 материалам вынесено решение об административном штрафе в размере 1000 руб. Совместно с главным врачом районной больницы, работниками ведомств и служб, главами поселений призываем Вас соблюдать режим самоизоляции, беречь себя и своих близких! #стопкоронавирус #АпастовскийРайон
A post shared by Равиль Хисамутдинов (@ravil_khisamutdinov) on May 8, 2020 at 12:19am PDT
Апас үзәгендәге төбәкне өйрәнү музеена нәкъ күренә торган урынга зур хәрефләр белән "Краеведческий музей" дип урысчалап язылган.
Әхмәтов киткәч, 24 август көнне Апас мәктәбендә оештырылган Татар телен саклау һәм үстерү турында түгәрәк өстәлдә дә язуларның урысча булуы күзгә ташлана.
Гомумән, гади халык урамнарда, кибетләрдә, хастаханәләрдә татарча сөйләшүгә карамастан, рәсми җитәкчелек булган җирләрдә өстенлек урыс теленә бирелә. Апасның рәсми Instagram битендә дә (Official_apastovo ) игъланнар урысча. Шулай да Табар елгасының яр буен төзекләндерү турында язмалар элек урысча чыкса, Әхмәтов сүзләреннән соң булса кирәк, соңгысы татарча язылган.
Әхмәтов татар мәсьәләсендә район башлыклары үрнәк күрсәтергә тиеш, дисә дә, Апас районы башлыгының үз шәхси Instagram бите күбрәк урысчадан тора. Мәктәпне тәмамлаучыларны котлавы да урыс телендә.
Әхмәтовның киңәшмә уздыруы бөтенләй дә нәтиҗәсез булмады. Апаска күрше Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үз Instagram битендә комиссия утырышы узганчы нигездә урысча гына язса, Әхмәтов җыелышыннан соң татар телендә яза башлады. Хәзер ул "Хәерле иртә"не ике телдә яза, беренче булып татарча килә.
Марат Әхмәтов район башлыклары белән очрашуда Актаныш районы башлыгы Энгел Фәттаховның Instagram битен, киңәшмәләрне, төрле чараларны татар телендә алып баруын үрнәк итеп күрсәтте.
"Җирле хакимият органнары сайтларының эшчәнлегенә, үзегезнең шәхси Инстаграм битенә игътибарлы булсагыз иде. Татар һәм рус телләрен чиратлаштырыгыз. Мәсәлән, Актаныш районы башлыгы Энгел Фәттахов һәр көнен хәерле иртә теләп башлый һәм районда үткән чараларны Instagramда матур итеп әдәби татар телендә күрсәтеп бара", дип әйтте Әхмәтов район җитәкчеләренә.
View this post on Instagram
Район җитәкчеләре тел мәсьәләсендә шәхси үрнәк күрсәтүгә ничек карый? Район башлыклары татар телен үстерү өчен күрсәтә алган шәхси үрнәкләре турында «Интертат»ка сөйләделәр. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Президент каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов 12 августта район башлыклары белән очрашуында «Хакимият органнары җитәкчеләренең тел мәсьәләсенә карата шәхси үрнәк күрсәтә алуы мөһим», — дип әйткән иде. «Интертат» Татарстан районнарының башлыклары әлеге фикерне ничек кабул итүен һәм нинди шәхси үрнәк күрсәтә алуын барлады. Марат Әхмәтов район җитәкчеләренә Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттаховның Инстаграм битен, киңәшмәләрне, төрле чараларны татар телендә алып баруын үрнәк итеп күрсәтте. Шуңа күрә сораштыруны Энгель Фәттаховтан башлыйбыз. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов: -Һәрбер эшнең башында җитәкче тора. Республикабызның җитәкчесеме ул, районныкымы, мәктәпнекеме, хуҗалык оешмасыныкымы — һәрберсенең роле бик зур, һәм күрсәткән үрнәгенең бәһасе әйтеп бетергесез. Республикада туган телне саклау мәсьәләсенә карата нинди хәрәкәт киткәнен карагыз! Президентыбыз киенүе, чаралар үткәрүе, кылган гамәлләре, таләпләре белән барыбызга да үрнәк күрсәтте. Шулай ук дини бәйрәмнәрдә аның түбәтәй киеп мәчеткә баруын алыйк. Халык барысын да күрә һәм шулай кабул итә. Республикада төрле районнар бар, шул исәптән руслашканнары да. Бездә ике дәүләт теле булуын онытмаска кирәк. Район башлыгы үзенең гамәлләре, хәрәкәте белән ике дәүләт теленә дә хөрмәтен белдерергә тиеш. Ул ике телне дә камил белмәскә мөмкин, ләкин үзенең мисалында телне өйрәнергә омтылышы белән халыкка үрнәк күрсәтә ала. Һәр районда да татар кешеләре бар. Шулай булгач, район җитәкчесе татар халкына мәдәниятен, сәнгатен, әдәбиятын үстерергә мөмкинлекләр тудырырга бурычлы. Подробнее: https://intertat.tatar/news/tatar_world/23-08-2020/rayon-it-kchel-re-tel-m-s-l-send-sh-hsi-rn-k-k-rs-t-g-nichek-karyy-5765140 @aktanysh_zaman #Актаныш #Актанышскийрайон #Актанышскиймуниципальныйрайон #Энгель #Фаттахов #ЭнгельФаттахов #Актанышонлайн #АктанышбезнеңZAMAN #АКТАНЫШZAMAN #Россия1 #ВатанымТатарстан #Татаринформ #ТНВ #Татарстан24 #Иделжурналы
A post shared by АКТАНЫШ - безнең ZAMAN (@aktanysh_zaman) on Aug 23, 2020 at 10:23pm PDT
Райондагы һәр оешма җитәкчесе район башлыгының Instagram битен күзәтеп бара дип саный Әхмәтов.
"Әгәр сез татар телен куллануда үрнәк күрсәтеп, җаваплы булсагыз, халык та сезгә охшарга тырышыр. Никадәр халыкны берничә шәхес аша кузгата алабыз бит. Җитәкче халыкка матур үрнәк булу өчен һәрдаим үзен камилләштерергә тиеш" диде Әхмәтов.
Актанышның күп кенә оешмалары да Фәттаховтан күреп үзләренең Инстаграм битләрен татарча алып бара.
Апас һәм Кайбыч районнарында әлегә бу күзәтелми.