Татарстан халкының республика суверенитеты өчен күтәрелеп Казандагы Ирек мәйданына чыгуына, Татарстанның суверенитет декларациясе кабул ителүгә 30 ел тулганда фотохәбәрче Дмитрий Бунтуковның шул чорда төшергән архив фотоларын тәкъдим итәбез. Дмитрий Бунтуков – фотограф, рәссам. Казанда туган. 1990нчы елларда ирекле фотограф. “Татарстан яшьләре”, “Азат хатын” басмалары белән хезмәттәшлек итте. Соңгы елларда “Ватаным Татарстан” газетында фотохәбәрче булып эшләде.