Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милләт җыены"нда татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителде


"Милләт мәҗлесе"ндә катнашучылар
"Милләт мәҗлесе"ндә катнашучылар

29 август "Милләт җыены"нда татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителде. Аңа 400 миллион сум акча бүленәчәк. Әлеге акча стратегияне 2023 елга кадәр тормышка ашыру өчен исәпләнгән.

Бүген "Милләт җыены"нда татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителде. Делегатлар таратылган документ проектын бер тавыштан хупладылар.

"Күп тавыш белән стратегия кабул ителде" диде Милли шура рәисе Васыйл Шәйхразиев.

Шәйхразиев сүзләренчә, татар стратегиясен тормышка ашыру өчен республика хөкүмәте "Татар халкының милли үзаңын саклау (2020-2023)” дәүләт програмын яңадан кабул иткәннәр.

Стратегиянең үтәлеше өчен күпме акча бүленгәне рәсми әйтелмәде. Ләкин "Милләт җыены"на кадәр узган Милли шура утырышында 2024 елга кадәр 400 млн сум бүленәчәге ачык әйтелгән. Моны Азатлыкка Милли шула әгъзасы раслады.

2018 елда Татарстан Дәүләт шурасына юлламасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татар халыкының үсеш стратегиясе һаман төзелмәвен тәнкыйтьләп чыгып, бу эшне башкаруны Дөнья татар конгрессына йөкләгән иде. 2019 ел дәвамында Татарстан районнарында һәм Русия төбәкләрендә документның төп эчтәлеген һәм юнәлешләрен булдыру һәм алар турында фикер алышу өчен татар җәмәгатьчелеге белән очрашулар узды. Проектны җитәкләгән Милли шура рәисе Васил Шәйхрәзиев милли стратегия 2019 елның августында, Республика көнендә кабул ителәчәк дип белдергән иде.

Соңрак Казан Кирмәненең рәсми вәкиле Лилия Галимова Татар халкының үсеш стратегиясе 2020 елда, Татарстанның 100 еллык юбилеена гына кабул ителәчәк дип әйтте.

Бүген Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында "Милләт җыены" уза. Мәҗлестә Русиянең 67 төбәгеннән 500 делегат катнаша.

Очрашуга Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, Русия хөкүмәте башлыгы урынбасары Марат Хөснуллин килде. Делегатлар Рөстәм Миңнехановны президент булып калуны сорады.

XS
SM
MD
LG