Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы "Нур" татар театры баш режиссеры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде


Азат Җиһаншин
Азат Җиһаншин

Режиссер алышынуы хакында коллективка гомуми җыелыш вакытында хәбәр ителгән. 

Уфадагы "Нур" татар драма театрында баш режиссер алышына. Бу вазифага башкорт артисты һәм режиссеры Азат Җиһаншин билгеләнгән. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Бүген, 1 сентябрьдә, театр коллективының гомуми җыелышында Уфа "Нур" татар дәүләт театрының баш режиссеры вазифасына Башкортстанның атказанган артисты Азат Җиһаншинны билгеләү турында мәгълүм булды" диелә хәбәрдә.

2019 елда театрның баш режиссеры вазифасына Байрас Ибраһимов билгеләнгән иде. Аның нинди вазифага китәчәге һәм режиссер алышыну сәбәпләре әйтелми.

Азат Җиһаншинга 49 яшь. Уфа дәүләт сәнгать институтында, Мәскәүдә Щукин Театр институтының режиссерлык бүлегендә укый. Һөнәрдә юлын 1995 елда Башкортстанның Милли яшьләр театры актеры буларак башлый. Башкорт драма театры артисты, 2008 елдан Стәрлетамак дәүләт башкорт драма театрында куючы режиссер булып эшли. 2009 елдан - баш режиссер, 2012 елдан соң театрның сәнгать җитәкчесе. 2014 елдан бирле Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры мөдире вазифасын башкарган.

Июньдә "Нур" театрына яңа мөдир билгеләнгән иде. Бу вазифага Фирзәт Габидуллин килде.

XS
SM
MD
LG