Җанлы эфир вакытында сорауларга җавап бирү — Рөстәм Миңнеханов өчен беренче тәҗрибә. Очрашу Татарстан-24 телеканалы һәм аның социаль челтәр платформаларында тапшырылды. Төп өлеше яңартылган Милли китапханә бинасында оештырылды, анда ике урыс телле алып баручы Рөстәм Миңнеханов белән сөйләште. Шул ук вакытта ТНВ студиясендә аерым кешеләр җыелган иде һәм алар вакыт-вакыт татарча сораулар бирделәр. Шулай ук алдан видеога төшерелгән сорауларга да җавап бирелде.
Көтелмәгән сораулар булмады. Алдан сораулар бирү мөмкин иде һәм алар модераторлар тарафыннан сөзеп алынган. Алып баручылар гаҗәпләнебрәк, татар телендә сораулар бик күп булды дип әйтте, гәрчә бу аптырау тудырырга тиеш түгел, Татарстанда татар теле - дәүләт теле. Әмма аларның күпчелеге яңгырамады, YouTube платформасында фикер калдыру мөмкинлеге бөтенләй юк иде. Ә Вконтакте челтәрендә сорауларны модераторлар бик җитез сөртеп барды. Милли мәктәпләр, Казанда чүп яндыру заводы да, татарның үсеш стратегиясе дә, кешеләрнең очны очка бәйләп яшәве, дольщикларның мәсьәләләре турында сораулар булмады.
Миңнехановның җанлы эфирга чыгуы Алексей Навальныйның тикшерүеннән соң булды. Шуңа да аның вакцинация, скандинав таяклары белән йөрү сәламәтлеккә файдалы булуы, авылларда ФАПлар ачылуы, үзмәшгульләр салымының никадәр уңайлы систем турында сөйләве чынбарлыктан качу кебек кабул ителде.
Минут саен сөртелгән комментлар
Җанлы эфир вакытында күпчелек урында фикер калдыру мөмкинлеге юк иде. Шулай да, халык моның юлын тапты: фикер калдыру мөмкинлеге Татарстанның Вконтактедагы рәсми төркемендәге язма астында булды.
Әмма хакимияткә таш аткан тискәре фикерләр даими бетерелә барды. Алар берара ташкын булып килде һәм модераторлар өлгерми башлады. Иң күп язылган тискәре фикерләр Миңнехановның милеге турында иде, ФБКның тикшерүенә бәйле булды. Аерым алганда, тикшерүдә телгә алынган Миңнехановның кыйммәтле сәгатьләр коллекциясе турында сорау популяр иде.
Президентның Instagram сәхифәсендә дә тикшерү турында сораулар күпләп язылды, аларның бер өлеше әлегә бетерелмәгән килеш эленеп тора. Аерым алганда Миңнехановның "Хәерле иртә!" язмасына җавап итеп: "Кичәге фильмнан соң кич хәерле түгел шул", "Тамагы тук кешегә генә кызык мультфильм карарга, ач халыкка кызыгы юк аның", "Яхшы яшисез, Татарстан президент" кебек язмалар пәйда булды.
Җанлы эфир язмасы астында татар теленә караган сораулар да булды. Татар теленең мәҗбүри укытылудан туктатылуы, татар мәктәпләре торышы темаларына сораулар бирелде, әмма аларның берсе дә эфирда яңгырамады.
Cәгать ярым барган җанлы эфир дәвамында Рөстәм Миңнеханов төрле сорауларга җавап бирде. Азатлык аларның берничәсен аерып алып тәкъдим итә.
Явыз Иван: төрлечә караш
Рөстәм Миңнеханов Иван Грозный шәхесенә үз бәясен бирде. Бу турыда ул Болгар һәм Зөя утравында башкарылган эшләр турында сөйләгәндә телгә алды. "10 ел эчендә дөнья дәрәҗәсендә уникаль туристик урын булдырдык. Бу — туристларны җыю урыны гына түгел, үзебезнең үзенчәлекне күрсәтү дә. Без тиздән ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Бабаларыбыз ислам кабул иткән. Сер түгел, Явыз Иван шәхесенә төрлечә карарга мөмкин. 1551 елда ул Зөядә чиркәү төзегән, без аны саклыйбыз. Православ дине шуннан килгән. Матур урын. Бу җирләр ташландык хәлдә иде. Русия президенты Владимир Путин ярдәме белән (аңа Миңтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте) ел саен федераль ярдәм ала идек, республика бюджеты, химаячеләр, физик затлар ярдәме белән бу урыннар тәртипкә китерелде. Алар ЮНЕСКО исемлегенә керде", диде Миңнеханов.
"Җәмигъ мәчетен төзү урыны якын киләчәктә хәл ителәчәк"
Рөстәм Миңнехановка Казандагы Җәмигъ мәчете турында вәгъдәсен искә төшерделәр. "Казанда Җәмигъ мәчете төзелеше турында карар кабул ителде дип ишеттек. Ул кайда урнашачак? Урыны билгелеме?" дигән сорауга Миңнеханов пандемия һәм икътисадның авыр хәлдә калуы аркасында Казандагы төп мәчетнең төзү вакыты кичектерелде диде. Аның сүзләренә караганда, якын киләчәктә мәчет төзү өчен урын билгеләнәчәк.
"Бәйрәм, җомга вакытында мөселманнарны ничек сыйдырырга дигән мәсьәлә бар. Кайвакыт моны хатын-кызлар залы хисабына чишәләр. Проблем хәл ителергә тиеш. Берничә мәйдан бар. Ул уңайлы урында булырга тиеш. Җәмигъ мәчете 10 мең кешене сыйдырырга, аның зур үзәк булуы мөһим. Башта урынын билгеләргә тиешбез. Моның белән шәһәр һәм Диния нәзарәте шөгыльләнә. Якын көннәрдә аның урынын хәл итәрбез, инде тиздән ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы, шуңа ашыгырга кирәк. Аннары халыкара конкурс үткәрергә телибез. Мәчет уникаль һәм безнең традицияләр белән салынырга тиешле корылма булырга тиеш. Шундый максат куела. Бәлки, быел ук эшли алган булыр идек. Пандемия, икътисадның авыр хәле аркасында вакыты күчте. Бу мәсьәлә бар һәм ул тормышка ашачак", диде Миңнеханов.
"Бездә нефть күп"
Рөстәм Миңнехановка аз булса да, икътисадка бәйле сораулар да бирелде. Путин мондый сорауларга төрле саннар, фаразлар белән тәфсилле җавап бирсә, Миңнеханов барысы да яхшы, борчылырга сәбәп юк дигәнрәк җаваплар бирергә тырышты.
"Без нефтькә бәйле, ә аның бәясе төште. Алга таба ничек яшәргә?", дигән сорауга Рөстәм Миңнеханов Татарстанда нефть күп дип тынычландырды.
"Мин сезне ышандырып әйтә алам: бездә нефть бик күп. Төрле формада. Тәүлегенә 500 тонна, 1 мең тонна чыгып, фонтан булып агучы нефть юк. Бер скважина уртача 3-8 тонна бирә. Бу режимда без 20 ел эшлибез. Сәнәгать запасыннан 1 млрд тонна алабыз. Татарстанда битум нефте күп, аның күләме 3 млн тонна булачак. Алар 120-150 метр тирәнлектә ята.
Нефть сәнәгате булды һәм булачак. Керемле булмаган нефть табу урыннары бар иде. Аларны табуның технологияләре юк иде, бүген бу юнәлештә күп эшләнә. Нефть тармагы беркая да китми, ләкин без нефть сатуны максат итеп куймыйбыз. Аны нефть химиясе чималы итеп кулланырга, ягъни аны эшкәртүгә игътибар итәбез. Башта нефть-химия, аннан полимер, каучук ясау – шуннан акча эшләячәкбез", диде Миңнеханов.
Нефтькә бәяләр төшүе Татарстан икътисадына, бюджетка зур зыян китерүен Рөстәм Миңнеханов кабат танырга мәҗбүр булды.
"Нефть бетәчәк дигән куркыныч юк. Хәзер бу мизгелне үткәреп җибәрергә кирәк. Керемнәр кимеде. Узган ел белән чагыштырганда, сигез ай эчендә республика 34 млрд сумга азрак керем алды. Бу — катлаулы мәсьәлә. Берникадәр федераль ярдәм булды, хәзер дә ярдәмгә өметләнәбез. Вазгыятьне тәртипкә китерербез. Нефтькә бәя төште, ләкин зур төшү түгел. Бар да тотрыкланыр", диде президент.
Рөстәм абый, акчаны ничек сакларга?
Пандемиядән иң зур зыянны кече һәм урта эшмәкәр күрде. Икътисад белгечләре аларга тиешле игътибар булмавын әйтеп килсә дә, Миңнеханов федераль үзәк тарафыннан ярдәм зур булуын белдерде. Ләкин коронавирусның икенче дулкыны булса, бу икътисадны җимерергә мөмкин диде Татарстан президенты.
Аерым студиягә җыелганнар татар теллеләр арасында кемдер спорт, кемдер Татарстанга килгән кунакларга нәрсә күрсәтергә дигәнрәк сорау бирде. Шулай да эшмәкәр Ренат Шәрәфиев "Сез — икътисад өлкәсендә бик яхшы белгеч. Хәзерге вакытта валюта курслары үсә бара, торак бәяләре кыйбатлана. Яшьләргә кризис вакытында акчаны кайсы ышынычлы өлкәгә салырга киңәш итәсез?" дип сорады. Татарстан президенты йорт салырга һәм белем алырга кирәк, дип киңәш бирде. Торакка, гаиләгә һәм укуга акчаны җәлләмәскә киңәш итте ул.
"Беренчедән, булган акчага йорт салырга кирәк. Яшәргә уңай булган яхшы йорт булсын. Икенчесе – сез, яшьләргә, укырга кирәк. Нинди мөмкинлек бар, белем алу мөһим. Торакка һәм укуга, гаиләгә акчаны җәлләмәскә кирәк. Ул югалмый: белем дә, йорт та – ул сезнең капитал. Аның киләчәге яшьләр өчен бик зур. Шул юлны карагыз" диде Миңнеханов.
Бетерелмәгән сораулар арасында социаль өлкәгә караган сораулар күп булды. Йортлар төзү, төзеп бетерү турында мөрәҗәгатьләр аз түгел. Экологиягә багышланган сораулар да еш күренде, тик чүп яндыру корылмасына кагылган комментлар бетерелеп барды.
Кадерле укучылар, ә сез җанлы эфир вакытында Рөстәм Миңнеханов нинди сорауларга җавап бирергә тиеш иде һәм сез ниләр сорар идегез. Бу хакта комментарлар да фикер алышуга чакырабыз.