Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ринат Бикчураев: "Мин Әстерхан татары түгел, мин — татар"


Ринат Бикчураев
Ринат Бикчураев

Әстерханның Нариман районы Кәменни (рус телендә Линейное) авылыннан Ринат Бикчураев киләсе җанисәптә татар булып язылам, татарларны төркемнәргә бүлүнең максаты — Русиядә сан ягыннан икенче урында торган милләтне көчсезләндерергә тырышу дип саный.

"Татарча подкаст"ның чираттагы чыгарылышында Әстерхан өлкәсе татары Ринат Бикчураев белән сөйләштек. Ринатка 27 яшь, ул Нариман районы Кәменни авылында яши, тимер юл станциясендә эшли. Авылның бай тарихы бар, анда күпчелек татарлар яши, татар телендә сөйләшә. Ләкин мәктәптә туган тел укытылмый. Ринат Бикчураев белән Әстерхан татаралары, Татарстаннан читттә туган телне саклау, үстерү, авыл тормышы, җанисәп турында фикер алыштык.

Ринат, сезнең гаилә тамырлары кая барып тоташа? Ата-бабаларыгыз күченеп килгәнме Әстерханга, әллә инде гомер буена шушы якларда яшәгәнме?

— Без үзебезне Әстерхан өлкәсендә яши торган халык дип хис итәбез. Явыз Иван вакытында әле безнең авыл барлыкка килмәгән чорда, әби-бабаларыбыз югары Иделдән бирегә төшеп килгәннәр һәм соңрак, 1790 елда нигез салынган бу авылга күчкәннәр. Шул вакыттан алып туганнарым беркая да күченмичә хәзерге көнгә кадәр шушында тормыш кичерәбез. Якын тирәдә берничә татар авылы бар: Тулке аул (Туркменка), Картузан (Курченко), Яңа Аскәр (Янго-Аскер). Без шул дүрт авыл бердәм булып, бергә булып яшибез.

—​ Сез татар телендә бик матур сөйләшәсез. Мәктәпләрдә татар телендә уку мөмкинлеге бармы? Укытучылар җитәме?

— Татарча күбрәк олы буын сөйләшә. Кызганычка, яшүсмерләр хәзер татар телен оныта башлады, урыс телен генә куллана. Калган авылларда да татар теле әле бар, булыр дип ышанасы килә. Ләкин безнең авыллар бер-берсенә якын урнашса да, безнең диалектлар төрле. Картузан авылын гына алыйк. Арабыз 10 километр гына, ә сөйләмебездә аерма күп. Яшь буын татар теленә тартылмый, урамнарда урысча гына сөйләшәләр. Без татар телен гаиләдә генә сакларга тырышабыз. Шул гына. 1999 елда мәктәпкә кердем, шул елны гына татарча укытып алдылар. Ләкин бер елдан ул туктатылды. Шуннан бирле татар теле безнең мәктәпләрдә өйрәтелми.

—​ Ни сәбәпле өйрәтелми? Уку програмына туган тел предметын булса да кертү мөмкинлеге бар бит.

— Бер тапкыр поездда бер хатын белән таныштым. Урыс хатыны, тәҗрибәле укытучы. Мин 1970нче елларда сезнең мәктәптә укытучы булып эшлдем ди. "Кичәге кебек хәтерлим, ата-аналар җыелышы булды, татар телен кертергә кирәкме дигән сорау куелды. Ата-аналарның 100 проценты моннан баш тартты. Безгә татар теле кирәкми, без аны болай да әйбәт беләбез, безгә урыс телен күбрәк өйрәтсәгез файдалырак булыр диделәр. Мин шунда бик гаҗәпләндем, ничек инде үзләре татарлар, үзләре телләреннән баш тарталар", дип сөйләгән иде.

Ринат Бикчураев: "Татарларны бүлгәләмәсеннәр иде"
please wait

No media source currently available

0:00 0:28:23 0:00
йөкләү

Берничә ел элек Яңа Болгар авылына багышланган китап укыдым. Шунда бер өзекне хәтерлим. 1960-1970 елларда аларның мәктәпләрендә "Бу мәктәптә татарча сөйләшмиләр" дип урыс телендә язып куелган булган. Берничә буын шундый пропаганда астында яшәп, хәзер инде нәтиҗәсен күрәбез. Балалар, ата-аналар, татар телен әле дә кирәксенми. Инглиз теле, урыс теле ныграк кирәк диләр. Татар теле инде көнкүреш теле буларак кына кабул ителә. Мәктәпләрдә өйрәткән булсалар, бик әйбәт булыр иде.

Әйтеп китергә кирәк, бездә күптән түгел мәчеттә мәдрәсә ачылды. Монда гарәп әлифбасы, ислам нигезләре, татар телен укыталар. Бу безнең өчен бик зур вакыйга. Аллага шөкер, авылыбыз, мәчетле, иманлы, имамыбызга зур рәхмәт.

—​ 2017 елда татар теле Татарстан мәктәпләреннән кысрыклап чыгарылгач, республика мәчетләре иң беренчеләрдән булып бушлай татар теле курслары ачып җибәрде, соңрак Татарстанда татар телендә белем бирүче берничә мәдрәсә ачылды. Ягъни, мәчетләр, мәдрәсәләр элеккеге кебек татар мәгариф үзәгенә дә әйләнә башлады.

— Әйе, 2017 елгы хәлләрне ишеткәч, без бик борчылдык. Без Татарстанда татар теле югары дәрәҗәдә саклана, үсә дип горурлана идек. Инде татар телен Татарстанда шулай кимсетәләр, әрәм итәләр икән, без инде монда аерым яшәүче татарларга телне саклауда җаваплылыгыбыз арта. Болай да үзебезнең гомерне үзебез күреп яши идек, хәзер инде бөтен җаваплылык үзебездә генә.

—​ Сез инстаграмны да татар телендә генә алып барасыз. Гәрчә кайбер постлар астында "русча га тәрҗемә ит әле" дигән язулар күренә. Сез "татар телен дә өйрәнергә вакыт" дип шаяртасыз. Рус телле дусларыгыз, хезмәттәшләрегез моның өчен сезне шелтәләмиме? Гомумән, сез татар инстаграмы белән танышмы?

Аккаунтны махсус татар телендә алып барам

— Мин үземне инстаблогер дип хис итмим, андый максатым да юк. Татар телендә махсус алып барам аккаунтны. Яшьләр социаль челтәрләрдә бик күп вакыт уздыра, көненә бер булса да кереп карыйбыз. Хәзер урыслар да, башка милләтләр миңа директка язалар, нәрсә яздың, тәрҗемәсен әйт әле дип. Хәзер урысча да тәҗемәсен яза башладым. Кызык сторис салып, татарча бер-ике сүз язып куям, татар телен белмәүчеләр кызыгып сорасын өчен.

—​ Сез авыл җирендә яшисез, ничек ул якларда тормыш итү, акча эшләү мөмкинлекләре. Зуррак шәһәргә күчү теләге юкмы?

— Әстерхан өлкәсе көнчыгышта Казакъстан белән чиктәш, көнбатышта — Калмыкстан белән. Көньяк ягында — Каспий диңгезе, шунда Идел дә кушыла. Авылыбыз күлле-сулы җирләрдә урнашкан. Ләкин табигать кырыс. Эссе җәйләр, салкын кышлар була. Торган җиремне бик яратам һәм аның белән горурланам. Тормышларыбыз да башка татар авылларындагы кебектер. Мин тимер юл станциясендә хезмәт итәм, үзебездәге станция җитәкче урынбасары булып торам. Ул шәһәрдә урнашкан. Шәһәрдә эшләсәм дә, торуым авылда. Шәһәргә күчү максатым юк.

Элек монда зур колхоз булган, өлкәннәр авызында шул сүз генә, көчле оешма булган, яшьлекләре шунда узган. Хәзер ул колхоздан берни калмады, аерым-аерым фермерлар бар. Авыл хуҗалыгы белән шөгыльнәләр, маллар асрыйлар. Чыдамлы куйлар, калмык нәселле чыдамлы маллар тоталар. Карбыз турында бөтен дөнья белә дип әйтергә мөмкин. Помидор үстерәләр. Сыйфатлы туфракта, кояш астында үскән яшелчәләр файдалы, әлбәттә. Ләкин соңгы ун елда үстергән уңышны сату проблемнары бар. Кадере, юк, бәясе юк, шуңа күрә фермерлар бик аяныч хәлгә калып бара. Мин дә бездәге помидорларны, карбыз-кавыннарны Татарстанга җибәрергә хыялланам. Монда без үстергән уңыш чынында беркемгә дә кирәкми. Халык тырыш, эшчән булса да, сата алмый. Яшьләр шәһәргә күчеп китәләр, Себер якларына да эш эзләп китүчеләр бар.

—​ Татар конгрессы белән бәйләнешкә кергән, бу хакта сөйләшкәнегез юкмы? Алар бит әледән әле эшмәкәрләрне җыеп тора. Бәлки шулар аша оештырып була торгандыр.

— Әстерханда берничә татар оешмасы эшләп килә. "Дуслык" турында ишеткәнегез бардыр. Ул төрле җыеннар, концертлар уздыра. Әстерханда Муса Җәлилгә һәйкәл куелды, бер мәктәпкә Габдулла Тукай исеме бирелде, шунда факультатив рәвешендә татар теле бар. Аларның эшләрен шул яктан гына күрәбез. Үз фикеремне генә әйтәм, чынлыкта, без ул оешмаларның да, Татар конгрессының да авылда ярдәмен тоймыйбыз. Татар теле дә укытылмый. Аларның җитәкчелеккә мөрәҗәгать итәргә, татар телен укытуны оештырырга мөмкинлекләре бар дип уйлыйм.

Бер биш ел элек Нариман районы хакимияте безнең авыл шурасы җитәкчесенә машина бүләк итте. Ләкин күпмедер вакыттан ул юкка чыкты, тартып алдылармы, анысын төгәл белмим. Машинасыз калгач без бөтен авылыбыз белән Рөстәм Миңнехановка хат язарга килештек. Бөтен борчуларыбызны яздык, шушы машина кыйссасын да сөйләдек. Татар авылында яшибез, үзебезгә үзебез генә хуҗа, машинабызны да тартып алдылар, ярдәм итегез дидек. Берни көтмәдек. Ләкин берникадәр вакыттан соң Миңнеханов җитәкчебезгә машина бүләк итте. Әлегә кадәр шуның белән йөри. Шунда бик шатландык. Шундый бер ярдәм булды.

— Миңнехановка хат дигәннән. Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую турында сүзләр йөри башлады. Төбәктәге татар җәмәгатьчелеге моны булдырмауны сорап Әстерхан җитәкчелегенә, татарстаннарга да хатлар язды. Ничек уйлыйсыз, татарлар да яшәгән җирдә Явыз Иванга һәйкәл куярга теләүнең максаты нидә? Гомумән, хәзерге заманда һәйкәлләр куюның берәр мәгънәсе бармы?

— Аның максаты бер генә – Явыз Иванның дәрәҗәсен күтәрү. Дөрес тарихны сөйләмиләр, аның татар милләтен кимсеткәнен, изгәнен җәмәгатьчелеккә чыгармыйлар. Бу һәйкәл темасы безне бик борчый. Татарстанда Хәтер көне уздырыла, шушы тарихны онытмау темасы күтәрелә. Безгә дә тарихыбызны, дошманнарыбызны белеп торырга кирәк. Һәм бу патшаны бернинди дә югары дәрәҗәләргә күтәрмәскә кирәк.

—​ Киләсе елда Русиядә җанисәп уздырылачак. Соңгы вакытларда моны да сәясиләштерергә тырышу омтылышлары сизелә кебек. Әйтик, Русия фәннәр академиясенең этнология һәм антропология институты мөдире галим Валерий Тишков татарларны берничә төркемгә бүлеп карарга тәкъдим итә. Ягъни себертатарлар, керәшеннәр, мишәрләр, әстерхан татарлары һәм башкалар. Беренче соравым, сез үзегезне кем дип хис итәсез? Татармы, Әстерхан татарымы, йорт татарымы, нугаймы? Сезнең даирәдә мондый сөйләшүләр бармы гомумән? Кем дип язылырга? Икенче соравым, татарларны шулай төркемнәргә бүлеп карау нигезендә нәрсә ята дип уйлыйсыз? Яки бу чынлап та дөрес әйберме?

— Татарларны берничә төркемгә бүлү тәкъдимнәре турында, әлбәттә, ишеттек. Без аның максатын аңлап торабыз. Татарларның илдә сан ягыннан икенче урында булуы кемнедер борчый, шуның өчен төрле төркемнәргә бүлеп, таратырга омтылалар дип уйлыйм. Гаиләдә дә бу хакта сөйләшәбез. Без инде үзебезне татар дип яздырачакбыз. Гасырлар буена Әстерханда яшәсәк тә, мин үземне Әстерхан татары дип хис итмим, татар дип кенә хис итәм. Бүленүнең нәтиҗәсе бик яман. Без инде бергә булырга, бердәм, көчле булырга, үз тарихыбызны өйрәнергә, белергә, телебезне сакларга тиеш.

XS
SM
MD
LG