Танылган татар җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмованы Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре туктатып сорау алган. Төркиягә барганда очкычка утырыр алдыннан аны тоткарлап, аерым бүлмәгә алып кереп киткәннәр, чит ил паспортын алганнар һәм бирми торганнар. Бу мәгълүматны язучы Азатлыкка раслады.
"Кулымдагы кечкенә сумкамны тентеделәр. Мәҗбүр итеп, каты тавыш белән боерып, телефоныма ниндидер код яздырдылар. Язмыйм, дигәч, җибәрмәделәр. Өч тапкыр баш тарттым. Аннары яздым. Бик нык сорадылар, допрос кебек булды. Йөрәк даруы эчтем..." дип сөйләде Фәүзия Бәйрәмова. "Бу код мине бик борчый. Бәлки ул халыкара эзләү кодыдыр? Аның белән Төркиягә кертмәуләре дә мөмкин бит!" дип уртаклашты ул.
Куәт оешмасы вәкилләре аңа күп сораулар биргән. "Кая барасың, нигә барасың, кайчан кайтасың? Син кем, язучы? Нәрсә язасың? Төркиягә күчкән себер татарлары турында китабың ничек дип атала? Китапларың кайда чыга?" дип сораганнар.
Ул шулай ук тоткарлауны сәбәпләре аңлашылмый, ди. "Мәхкәмәләр бетте. Штрафлар түләнде. Бәйләнерлек бер юридик сәбәп тә юк. Мин паспорт контроленә кергәндә инде алар көтеп тора иде", диде Бәйрәмова.
Тоткарлануы турында ул Facebook-та да хәбәр итте, ниләр булганын язып барды.
Язучыны бер сәгать тирәсе тоткарлап торганнар. Ахырда аның паспортын биргәннәр. Фәүзия ханым Төркиягә операция ясатыр өчен барганын да әйтте.
Июньдә Чаллы шәһәре мәхкәмәсе Фәүзия Бәйрәмовага аның узган елда Хәтер көнендә ясаган чыгышы өчен 10 мең сум штраф салды.
Фәүзия Бәйрәмова 2010 елда милләтара ызгыш чыгаруда гаепләнеп бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителде. 2014 елда Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы язмалары өчен мәхкәмә аны шул ук маддә нигезендә тагын бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте.