Татарстанның элекке президенты, республиканың дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе вакытында сайланган президенттан һәм җирле шураларга сайланган депутатлардан туган телләрне саклауны таләп итә алабыз дип сөйләде. Моннан тыш, ул бу өлкәдә эшләүчеләрне берләштерергә кирәк диде.
"Хәзер безгә туган телебезне, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне сакларга омтылган барлык көчләрне берләштереп, төптән уйланылган чараларны эзлекле рәвештә тормышка ашыру гаять мөһим. Бу көннәрдә узган сайлаулар нәтиҗәсендә җирле авыл идарәләренә сайланган депутатлар бу гамәлне тормышка ашыруда максатчан, нәтиҗәле эш башкарырга һәм сайлаучылар алдында даими җавап тотарга тиеш. Без сайлап куйдык, таләп итә алабыз. Бу юнәлештә Татарстан президенты каршында оештырылган татар теле комиссиясенең эш алымнары үрнәк булып тора. Бу мәсьәләләрне хәл итүдә Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы төп ролне уйнарга тиеш. Монда башка чара юк", дип сөйләде Шәймиев. Аның сүзләренчә, бу омтылышларга хокукый нигезләр булып Русиянең яңартылган конституциясе дә, Татарстан конституциясе дә тора.
2017 елда татар теле мәктәпләрдән кысрыклап чыгаруга Татарстан җитәкчелеге каршы тора алмады. Соңрак компромисс вариантлар буларак Татарстанда өч телле мәктәп (полилингваль) мәктәпләр проекты игълан ителде, республика президенты каршында Марат Әхмәтов җитәкчелегендә татар теле комиссиясе булдырылды. Анда төрле өлкәләрдән белгечләр җыелды.
Шул ук вакытта татар телен яклап төрле митинглар, пикетлар уздыручы Бөтентатар иҗтимагый үзәге активистлары әледән әле мәхкәмә эзәрлекләүләренә дучар була.