Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда тагын өч кешенең коронавирустан үлүе теркәлгән


Иллюстрация фотосы
Иллюстрация фотосы

COVID-19 белән йогышланучыларның тәүлеклек саннары июльдәге күрсәткечләргә кадәр арткан

Башкортстанда яңа төр коронавирустан үлемнәрнең тагын өч очрагы статистикага кертелде. 26 сентябрьдә 1947 елгы Уфа кешесе үлеме турында хәбәр ителде, аның йөрәк авырулары, сулыш юллары авырулары булган диелә. 27 сентябрьдә Уфадан тагын ике пациентның үлгәне билгеле булды. 1945 елгы ир, 1953 елгы хатын-кыз үлгән. Икесе дә симезлек чире белән авырган дип хәбәр ителә. Республикада коронавирирустан барлыгы 39 кеше үлгән диелә Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматында.

Башкортстанда COVID-19 йоктыруның тәүлеклек күрсәткечләре дә үсә. Узган шимбәдә - 38, якшәмбедә 39 яңа очрак теркәлгән. Узган тәүлектә тагын 39 кешедә вирус ачыкланган. Эпидемия башыннан коронавирус йоктыру очраклары 8 708 булды. Шул ук вакытта республикада тәүлек саен йөздән артык кешегә пневмония диагнозы куела. 26-27 сентябрь тәүлегендә 110 кешедә шул чир расланган. Тәүлек эчендә 78 кеше савыгып чыккан.

Элегрәк Башкортстан җитәкчесе матбугат хезмәте республикада эпидемия көчәюе ихтималы сәбәпле Уфа хастаханәләрендә өстәмә рәвештә 200 урын булдырылачак дип хәбәр иткән иде.

XS
SM
MD
LG