Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фаил Алсынов: "Татар белән башкорт ызгышканда Мәскәү үз эшләрен эшли"


Фаил Алсынов: "Бергәләп эшләсәк, хокукларны яклау җиңелрәк булыр"
please wait

No media source currently available

0:00 0:26:54 0:00

Башкорт активисты Фаил Алсынов Азатлыкка әңгәмәдә "Башкорт" оешмасы урынына экология оешмасы төзү, республикага нинди җитәкче кирәклеге, татар белән башкорт мөнәсәбәтләре турында фикерләрен белдерде.

Быелның язы яз булмады, җәе дә җәй кебек үтмәде, бу чор барыбыз өчен дә шомлы коронавирус шәүләсе астында узды дияргә була. Һәм бу һәр җирдә дә бер чама булды – Татарстанда да, бар Русиядә дә, гомумән, бар дөньяда дисәк тә ялгыш булмас. Ә менә Башкортстанда соңгы айлар шулай да башкачарак узды, һәм анда минемчә, 2020 ел бөтенләй башка вакыйга белән истә калачак. Ул вакыйганың исеме – Куштау, дөресрәге, Куштау өчен көрәш. Шул көннәрдә Башкортстанда яңа бер иҗтимагый рух барлыкка килде, еллар буе дәшми генә яшәргә күнегеп беткән халыкта кыюлык уянды, кешеләр үзләренең хакимияткә каршы сүз әйтә алуын, кирәк икән – гаделлек өчен көрәшә алуын, берләшә алуын күрде.

Бүген "Минемчә" студиясендә шушы көрәш рухын беренчеләрдән булып күтәрә башлаганнарның берсе, заманында "Күк бүре" оешмасында торган, аннары "Башкорт" оешмасын җитәкләгән, ул тыелганнан соң инде Куштау активисты булып киткән Фаил Алсынов.

— Фаил, әле менә берничә көн элек кенә сез тоткын идегез, Уфадагы хакимият сезгә уйдырма гаепләү тагып, полициягә буйсынмауда гаепләп, 13 көнгә тоткарлады. Сезнең иреккә чыгуыгызны сәламләргә төрмә каршына 50ләп кеше җыелган иде. Бүгенге шартларда, халыкның күпчелеге хакимияткә ошамаган фикерен, симпатияләрен ачыктан-ачык белдерүдән курыккан чорда, мондый теләктәшлек күрү сездә нинди хисләр уятты?

— Әлбәттә, шундый каршы алырга чыгулары, тәбрикләүләре минем өчен зур куаныч һәм терәк, чөнки халкымның, дусларымның шулай ихлас каршы алулары һәм йөзләре ачылуы һәм рухлары уянуы минем өчен зур куаныч. Бу киләчәк эшчәнлегебезгә тагын да дәрт өсти, куандыра.

— Ә тоткында чакта сезгә мөнәсәбәт нинди булды? Сезнең анда асылда сәяси сәбәпләр аркасында эләгүегез ничек кабул ителде?

Полиция хезмәткәрләре ягыннан мөнәсәбәт бик яхшы булды

— Башта Стәрлетамакта, бу юлы Уфа каласында, ягъни ике урында утырырга туры килде. Ике җирдә дә полиция хезмәткәрләре ягыннан мөнәсәбәт бик яхшы булды, алар белән аралашканда: "Без сезне һәрвакыт күзәтеп, карап барабыз, сезнең өчен борчылабыз, ничек кенә булмасын, без шушы структурада эшлибез, хезмәт хаклары алабыз, шуның өчен без шундый эшләр алып барырга мәҗбүр, гафу итегез" дип әйтәләр иде. Гомумән, мөнәсәбәт уңай булды.

— Русиядәге төрмәләргә караш билгеле бит. Аларны бер җәһәннәм кебек кабул итәләр. Андагы шартлар бик начар, кеше күп диләр. Ул яктан караганда ничек бәялисез?

— Әлбәттә, андый төрмәләрдә утырырга язмасын инде. Шартлар нинди икәнен ачык кына әйтә алмыйм. Әлбәттә, кыен, чөнки шул ук бүлмәләрдә тәмәке тарталар, наркоманнарны утырталар. Яшь кенә егетләр белән утырырга туры килде, шунда тирә-якта дусларым, кешеләрем булмагач, миңа кызганыч тоелды. Караңгы бүлмәләрдә, наркоманнар, эчкечеләр белән утыруы бик кыен.

— Русиядәге авторитар хакимият оппозиция вәкилләрен көрәш юлыннан биздерү максатында, аларны туктаусыз тоткарлап тору, мәхкәмә эшләрен айларга, елларга сузу, һичьюгы җыен вак-төяк аркасында да полициягә, мәхкәмәләргә чакырып тору кебек чаралар куллана. Әле менә шушы сөйләшү алдыннан гына да сез Ишембай мәхкәмәсенә чакырылган идегез. Бу юлы нәрсә уңаеннан иде бу чакыру?

— Моңа кадәр Стәрлетамакта утырган вакытта полиция хезмәткәрләре, ялгышмасам, 83-84 активистны кулга алып, аларны берничә тәүлеккә утыртты һәм бу канунсыз иде. Шуңа да без райондагы мәхкәмә карарын шикаять итеп, Югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән идек. Протокол төзегәндә, документ эшләрен алып барганда күп хаталар бар дип Югары мәхкәмә бу эшне кабат районга кайтарды, шуның белән бәйле бүген чакыру алган идем, әмма эшләрем булу сәбәпле, адвокатларым да, мин дә бара алмадык.

— Менә шулай туктаусыз теңкәгә тиеп тору шартларында иҗтимагый эшчәнлек алып бару кыендыр. Кулга алулар, мәхкәмәләр, штрафлар, изоляторда утырулар, бу физик яктан да, рухи яктан да авыр. Сез гаилә башлыгы да. Якыннарыгыз, тукта, җитәр, тынычлан, дип әйтәме? Һәрвакыт көрәштә булу арыттыра, сез көчне ничек туплыйсыз?

Әгәр байракны күтәргәнбез икән, халкыбыз, республикабыз өчен көрәш алып барабыз икән, басымнар булуы билгеле һәм без моңа әзер

— Әлбәттә, җәмәгать эшен башлаганнан бирле һәрвакыт полиция хезмәткәрләреннән, куәт вәкилләреннән дә күзәтү эшләре алып барыла, штраф салалар, басым бар, эшкә урнашып булмый, бу актив җәмәгать кешесенә хас әйбер. Әлбәттә авырлыклар бар, чөнки мин өч бала атасы. Балаларыбыз кечкенә, өлкән улым быел беренче сыйныфка барды, икенчесе балалар бакчасына йөри, өченчесенә җиде ай гына, шуңа хатыныма авырга туры килә, чөнки карарга кирәк. Туганнарыма да, әни-әтиләрем дә борчыла. Әмма әгәр байракны күтәргәнбез икән, халкыбыз, республикабыз өчен көрәш алып барабыз икән, болай басымнар булуы билгеле һәм без моңа әзер. Безнең батырларыбызга, республикабыз өчен көрәшкән ата-бабаларыбыз өчен кыенрак булган. Басым гына түгел, аларны җәзалаганнар, үтергәннәр, төрмәләргә япканнар. Боларга бирешәсе түгел, чөнки алда эшлисе эшләр күп, күтәргән байракны матур итеп артабан да алып барырга кирәк.

— Балалар дигәннән, Русиядә яшәүнең перспективасы юк, читкә китсәк, балаларга яшәү җиңелрәк булыр иде, аларга яхшы белем бирү мөһим дигәнрәк фикерләр килгәне юкмы?

— Бу турыда уйланганым, хатыным белән дә сөйләшкәнем булды. Читкә чакыручылар да булды, "утыртып куюлары бар" дип әйттеләр, ләкин туган җирне, әти-әнине калдырып китәргә бөтенләй башка килми инде. Үзебезнең җирдә яшәвебез дә, үзебезнең телебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны өйрәнүдән дә мөһимрәк әйбер күрмим. Туган якта калу яклымын.

— Тоткарлану алдыннан гына сез Башкортстанда яңа бер хәрәкәт, табигый мохитне яклау хәрәкәтен оештыру идеясе белән чыктыгыз. Сәяси үзгәрешләр таләбе белән дә түгел, тел, гореф-гадәтләрне яклау да түгел, ә нәкъ менә әйләнә-тирә мохитне саклау хәрәкәте. Ни өчен шушы юнәлеш?

Экологик оешма булдырып, эшебезне дәвам итәргә булдык

— Бүгенге көндә экологик мәсьәлә бик актуаль, Аллага шөкер халык уяна. Куштаудан соң Әбҗәлил, Баймак, Учалы, Хәйбулла һәм башка районнарда да актив егетләр һәм анда яшәгән халык уяна башлады. Аларның соравы белән җыеннарда катнашканнан соң ниндидер бер экологик оешма булдыру уена килдек, чөнки безнең "Башкорт" милли оешмасына карата экстремистик дигән карар чыгардылар. Уйдырмалар, ялган кәгазьләр язып безнең оешманы экстремистик дип таныдылар, шуның өчен дә без милли хәрәкәт түгел, ә экологик оешма булдырып, эшебезне дәвам итәргә булдык.

Экологик оешмага килгәндә, республикада бу проблем нык зур. Зур эшләр эшләргә ниятлибез. Активистларыбыз күп. Районнарда филиаллар ачып эшләр алып барырга телибез. Чөнки милли республиканың федераль дәрәҗәдә хокуклары тартып алып барыла. Безнең милләт һәм халкыбыз өчен иң зур байлык – ул җир. Җир мәсьәләсендә урындагы халык белән киңәшләшмичә җирләребезне тартып алалар, шуның өчен бу өлкәдә актив эшләр алып барырга уйлыйбыз.

— Чыннан да бу соңгы араларда, әлбәттә, Куштау алга чыкты. Бар кеше дә хәзер Куштауны белә, ләкин Башкортстанда экологик яктан хәлләр начар булган башка урыннар да шактый. Шул ук Сибайда да андый проблем бар, Баймакта алтын юучылар белән проблем бар, Стәрлетамактагы химия, Башкортстанның төньяк-көнбатыш индустриаль зоналарда... Димәк сез бу яңа оешманы әлеге экология проблемын системлы хәл итү, системлы чишү юлын табу өчен оештырасызмы?

Бүгенге көндә халык белән дәүләт арасында бөтенләй бәйләнеш юк

— Бүгенге көндә шушы яктан да карыйбыз. Ничек кенә булмасын, оешма барлыкка китерү ул безнең эшебезне җиңеләйтәчәк, чөнки Куштауда да бит инде оешма булмады, әмма урындагы халык һәм актив егетләр аркасында без алып кала алдык. Аннары Әбҗәлилдә дә халык уянып китте. Шушы юнәлештә эш башларга уйлыйбыз, чөнки бүгенге көндә халык белән дәүләт арасында бөтенләй бәйләнеш юк. Алар халыкны санламыйлармы яки халык бөтенләй битараф, йоклаган, аңламый дип уйлыйлармы. Шуның өчен оешма булдырып, шул оешма аша түрәләргә халыкның фикерен җиткерә алырбыз дип уйлыйбыз.

— Кайбер башкорт активистлары арасында элекке президент Мортаза Рәхимов чорын "алтын" бер чор итеп күрү киң таралган. Куштау вакыйгаларында да, Рәхимов булса, безне болай кыйнатмас иде дигән сүзләр дә ишетелгәләде. Гәрчә Рөстәм Хәмитов чорында да активистларга каршы көч куллану очраклары булмады кебек. Киресенчә, Куштау мәсьәләсендә ул принципиаль карарга килгән иде, "Куштауны БСКга бирмибез, иске урыннардагы ятмаларны чыгару өчен яңа технологияләр эзләгез" дип белдерде ул. Тик аны барыбер, ул Рәхимов тирәлегенә каршы булуы сәбәпле, бар башкортка каршы җитәкче итеп сурәтләү кереп китте. Мортаза бабай чорын сагыну каян килә ул? Бу милли романтизмны ничек аңлатып була?

Рәхимов вакытында, әлбәттә, халык үсеше алга барган иде

— Рәхимов вакытында мин яшьрәк булсам да, аның милли аңы, халыкка игътибары башкачарак була торган иде. Чөнки мәктәпләр ачу, авылларга газлар үткәрү, юллар салу, башкорт телендә белемнәр алу ул вакытта Башкортстан республикасында гына түгел, гомумән, Татарстанда да милли үсеш алга киткән иде, чөнки 1992 елда төзелгән килешүдән соң (федераль үзәк белән вәкаләтләр бүлешү турында килешү - ред.) безнең халкыбыз тын алып калган иде. Мортаза Рәхимов шундый чорга эләкте. Мин элек тәнкыйтьләп тә әйткәнем бар, әмма халкыбыз Мортаза Гобәйдулла улын "бабай" дип хөрмәт итеп йөртә, тәнкыйтьли башласаң, кайберләре яратмый. Республиканың һәр җитәкчесенең дә хаталары бар, Рәхимов вакытында без Башкортстанга терәк булган "Башнефть"не югалтсак, Хәмитов вакытында да югалтулар булды: телебезне кысулар, президент атамасын үзгәртү. Һәр җитәкченең дә санасаң, хаталары күп инде. Шуңа анык кына итеп әйтә алмыйм, әмма Мортаза Рәхимов вакытында, әлбәттә, халык үсеше алга барган иде.

— Рөстәм Хәмитовның китүен, Хәбировның килүен башкорт милли хәрәкәтенең бер өлеше урамга чыгып бәйрәм итте, әмма Хәбировның килүе булды, башкорт корылтаен хакимият ягына бордылар, "Башкорт" оешмасы экстремистик дип игълан ителде. Хәзер хакимият ягыннан бар бәйсез башкорт хәрәкәтен ваһһабит, экстремист итеп сурәтләү бара. Карабах тирәсендәге соңгы хәлләр уңаеннан Төркия тарафдарлары дигән ярлык та тага башладылар. Сезнеңчә, Башкортстанга нинди җитәкче кирәк соң?

— Җитәкчегә килгәндә, безнең Башкортстанның, халкыбызның мәнфәгатен яклаган җитәкче кирәк, чөнки ничек кенә булмасын, безнең федерализм һәм федерациядә яшибез. Безнең республикаларда халык сайлап куйган президент булырга тиеш. Мәскәүдән кемне тәкъдим итәләр икән, ул сайлау булды ни, булмады ни барыбер республика башлыгы булып кала. Әгәр без чыннан да шушы халык күтәрелешен җайга салабыз дибез икән, чыннан да безнең республика турында уйлаучы кеше кирәк икән, ул чын сайлауны узган җитәкче булырга тиеш. Соңгы вакытта безнең халкыбызга, республикабызга бөтенләй игътибар юк, халык сүзен ишетергә теләмиләр, милләт сорауларын күтәрергә теләмиләр. Әгәр дә безнең "Башкорт" оешмасын экстремистик оешма дип кабул итәләр икән, әгәр без тел, милләт дип янабыз икән - безне экстремист, намаз укыйбыз икән - ваһһабит дип атыйлар икән, мин кайда тәгәрәвебезне аңлап җитә алмыйм. Димәк, безне икенче сортка саныйлар. Әгәр халкыбыз сүзләрен тыңлаучы һәм республика өчен кайгырган кеше була икән, җәмәгать оешмалары да, актив егетләр дә, халык та ярдәм итеп республика яңа дәрәҗәгә күтәрелер. Әмма кызганычка, читтән китерелгән, билгеләп куелган җитәкчеләр халыкны уйламый, республика үсешен кайгыртмый. Бу - чынбарлык. Мин аларга гаеп такмыйм. Аларда акча эшләү, бирелгән срокта урлап калу модада. Әгәр дә республикага халкын уйлап, киләчәген уйлап, милләтен уйлап йөргән җитәкче куялар икән, шуңа ярдәм итәр идек.

— Быел без бүген белгән Башкортстанның барлыкка килүенә 30 ел. Башкортстан да Татарстан кебек 1990 елда үзаллы тормыш юлына басты. Беренче елларда Башкортстан җитәкчелеге бик зур эшләр башкарды, республикада инфрастурктура яхшырды. Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән чорның икенче өлеше исә башкортлаштыру сәясәте һәм башкорт-татар мөнәсәбәтләренең тагын да начарюы белән истә калачак. Татар белән башкорт арасында үзара үпкә упкыны зурайды да зурайды. Һәм әле дә яклар якынаймады кебек. Әгәр Башкортстанда ике тел дә дәүләт теле статусын алган булса, бу Башкортстандагы башкорт һәм татар халкын берләштерә алыр идеме?

Башкортстанда татар телен өченче дәүләт теле итүгә риза түгелмен

— Бу сорау белән күп мөрәҗәгать иткәннәре булды. Әзрәк провокацион сораудыр да инде. Гомумән Башкортстанда татар телен өченче дәүләт теле итүгә риза түгелмен, чөнки безнең Башкортстан – дәүләт, Конституциядә ике дәүләт теле – башкорт һәм урыс теле, икесендә дә бертигез рәвештә эш алып барылырга тиеш диелгән, әмма башкорт телен дә дәүләт теле буларак һәр яклап кимсетәләр. Әмма өченче татар телен кертү – башка сыймаслык хәл. Татар һәм башкорт – иң якын тугандаш халыклар, телләребез дә охшаш. Шуңа күрә катлаулы сорау тумасын иде. Безнең ике тугандаш халыкның ызгышуы кайбер провокаторлар тарафыннан оештырыла, без ызгышканда өстәге үзәк үз эшләрен алып бара. Без бер-беребезгә каршы алып барган эшләребез урынына көчләрне берләштерсәк, республикаларыбыз дәрәҗәсендә зур эшләр эшләп булыр иде.

— Моңа бәйле икенче бер сорау – Башкортстанның төньяк-көнбатышындагы татарча сөйләшүчеләрне, ул телне башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалекты дип игълан итүгә ничек карыйсыз?

— Безнең әдәби тел бар, башкорт теле бар, әмма башкорт телен бозып, төньяк-көнбатыш диалектын барлыкка китерү кирәк түгел. Халкыбызның ырулары бар. Мисал өчен Әбҗәлил районын алыйк, аларның үзенчә сөйләшүе бар. Бөрҗән, Зилаер һәм башкаларның һәркайсының үз диалекты бар. Кайбер сүзләрне үзләренчә әйтәләр. Шуның өчен ниндидер китаплар бастыру, йә булмаса башка эш алып барабыз икән, бу безнең төп әдәби телебездән читләшү була. Шуңа күрә мин аңа каршы. Әдәби телебез үсеше өчен эш алып барырга кирәк дип уйлыйм.

— Татарстан белән Башкортстанны якынайту уңаеннан нинди гамәлләр кирәк дип уйлыйсыз? Гомумән, андый якынаю кирәкме, сезнеңчә?

— Мотлак рәвештә кирәк, без Татарстан республикасындагы актив егетләр белән аралашабыз. Руслан Айсин белән сөйләшеп торабыз, ул актив егет. Татарстаннан күп журналистлар сораулар алалар.

Татарстанның да, Башкортстанның да проблемнары бер төсле. Үзәк һәрвакыт шушы ике республиканы бер-берсенә капма-каршы куя. Кайбер очракта бер республикага өстенлек биреп, икенче республикага баса икән, бу республикалар арасында бәйләнеш югала. Шуның өчен Татарстанны басканда Башкортстанны күтәрәләр яки киресенчә. Шундый эшләргә карамастан, без җәмәгать эшчеләре, җитәкчеләр дәрәҗәсендә бер төркем эшләр алып барсак, безгә хокукларны якларга җиңелрәк булыр. Шуңа бәйләнешләр булдыру кирәк, безнең арадагы провокацион эшләрдән читләшергә кирәк дип уйлыйм.

XS
SM
MD
LG