Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сепаратизмга чакыру ихтималы бар дип Хәтер көне чарасына рөхсәт бирелмәгән 


Хәтер көнендә чара (архив фотосы)
Хәтер көнендә чара (архив фотосы)

Казан мэриясе Бөтентатар иҗтимагый үзәгенә (ТИҮ) Хәтер көнендә урам чарасы уздыруны килештермәгән

Казан мэриясе милли активистларга шәһәр үзәгендә Хәтер көне чарасын уздыруга рөхсәт бирмәгән. Татар иҗтимагый үзәге бу чараны 17 октябрьдә Ирек мәйданында, Вахитов мәйданында яки Камал театры каршында уздырырга теләвен хәбәр итеп, мэриягә язган булган. Мэрия идарәсе җитәкчесе Евгений Варакин кул куйган җавапта бу урыннарны килештерү мөмкин түгел диелгән. Сәбәбе итеп чара вакытында Русия бөтенлеген бозуга каршы канун бозулар булу ихтималы күрсәтелгән. Бу турыда Азатлыкка ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев сөйләде.

“Күрсәтелгән ачык чара максатларын караганда, 1552 елда Казан шәһәрен саклаганда шәһит киткән бабаларыбызны искә алу, Татарстан дәүләтчелеген торгызу мәсьәләләрен карау планлаштырыла, ачык чара максатларын ирекле һәм төрле мәгънәдә трактлау өчен алшартлар карала” диелә хатта.

Мэрия вәкиле Хәтер көнен уздыручылар 114нче санлы федераль канунны бозарга мөмкин дип саный. Бу канунның 1нче маддәсе 1нче бүлеге Русия бөтенлеген бозуга чакыру, милләт, дин, расалар арасында низаг уяту кебек экстремист гамәлләрне булдырмауны күздә тота. Хатта Татар иҗтимагый үзәге вәкилләрен, чараны килештерми уздырган очракта административ җавапка тарту көткәне дә искәртелгән.

2019 елның октябрендә узган Хәтер көне чарасын оештыручылар, анда чыгыш ясаучыларның кайберләре мәхкәмә каршына басты. 30 августта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе ТИҮ активисты Айрат Шакировны узган елгы Хәтер көне чарасында Коръән укып дога кылдырган өчен 40 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем итте.

Шул ук чарада чыгышы өчен ТИҮ активисты Галишан Нуриәхмәт административ хокук бозулар кодексының 20.3.1 маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту, кеше абруын кимсетү) нигезендә 5 мең сум штрафка хөкем ителде.

Июньдә язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага 2019 елда Хәтер көнендә чыгышы өчен мәхкәмә 10 мең сум штраф салганы билгеле булды.

XS
SM
MD
LG