Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның элеккеге экология министры ришвәтчелектә шикләнелә


Әгъләм Садретдинов мәхкәмә утырышында
Әгъләм Садретдинов мәхкәмә утырышында

Кеше үтерү оештыруда гаепләнүче Әгъләм Садретдиновка карата тагын бер җинаять эше ачылган.

Татарстан тикшерү комитеты элек республиканың экология һәм табигать байлыклары министры булган Әгъләм Садретдиновка каршы тагын бер җинаять эше ачкан. Моңа кадәр Садретдиновка 2003 елда кеше үтерү оештыруда гаепләү нигезендә җинаять эше ачылган иде.

Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ришвәтчелек турында җинаять эше Садретдиновка һәм Максуд Нәҗмиевкә карата ачылган. Элеккеге министр зур күләмдә ришвәт алуда, Нәҗмиев ришвәт бирүдә шикләнелә.

2000 елда, Буа районы башлыгы булып торганда Садретдинов Буа шәһәре Ефремов урамында бер каты гына төзелгән “Дом быта” бинасын сатып алуда ярдәм өчен Нәҗмиевтан 300 мең сум күләмендә ришвәт алган диелә. 2003-2004 елларда Садретдинов Нәҗмиевтән Буада җир кишәрлеге алуда ярдәм өчен 300 мең сум, 2006 елда торак йорт төзергә җир биргән өчен 50 мең сум күләмендә ришвәт алган дип саный тикшерү комитеты.

Татарстанның элеккеге экология министры Әгъләм Садретдинов июльдә тоткарланды. Ул 2000нче еллар башында Буа районы башлыгы булып эшләгән чорда шул районда яшәүче эшмәкәр Рәшит Садыйковка һөҗүм оештырган дип фаразлана. 2010 елда бу эшнең башкаручысы һәм арадашчысы Югары мәхкәмә тарафыннан хөкем ителеп, озак елларга ирегеннән мәхрүм ителгән. 2010 ел башында Әгълам Садретдинов читкә китмәү шарты куела, аны сорау алуларга чакырталар. Шул ук елны аны министр вазифасыннан алалар.

Моннан тыш, 2014 елда Садретдинов 5,8 миллион сумлык дәүләт килешүе актына кул куйганда вәкаләтен арттыруда гаепләнеп, аңа җинаять эше ачыла, әмма җәзага тартылмый.

XS
SM
MD
LG