Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Звезда Поволжья" баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов вафат


Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов

Рәшит Әхмәтовка 66 яшь иде. Ул коронавирус йоктырган булган.

"Звезда Поволжья" баш мөхәррире, танылган публицист Рәшит Әхмәтов 13 октябрь иртәсендә 66 яшендә вафат булган. Ул Казанның 7нче хастаханәсендә ята иде. Улы Руслан Әхмәтов хәбәр итүенчә, Рәшит әфәнде коронавирус йоктырган, моны тест нәтиҗәләре күрсәткән.

"Башта табиб чакырдык, озак кына килми тордылар. Ашыгыч ярдәм машинасы башта йогышлы авырулар хастаханәсенә алып китте, соңрак 7нче хастаханәгә илтү яхшырак булыр диделәр. 2 октябрьдә ятты, реанимациягә эләкте, узган атнакичтән элемтәгә чыкмый башлады, кичә аңсыз иде инде. Табиб "йөрәк" диде, шикәр авыруы бар иде. Әти хастаханәгә барырга теләмәде, үлерен сизә иде, өйдә генә каласы килде", дип сөйләде Руслан әфәнде Азатлыкка.

2018 елда Рәшит Әхмәтов гангрена көчәюе сәбәпле аяк табанын кистерергә мәҗбүр булган иде. Шуңа карамастан, ул газетны чыгаруны дәвам итте.

Рәшит Әхмәтов - сәяси күзәтүче, публицист, бәйсез "Звезда Поволжья" газеты хуҗасы һәм баш мөхәррире иде. 1990нчы елларда Татарстанның Халык фронты хәрәкәте лидеры булды, Русия демократик фиркасенең Татарстан бүлеген җитәкләде, 1991 елда Борис Ельцин президентлыкка намзәт чагында аның ышанычлы заты булды, Казан шәһәр шурасына депутат булып сайланды (1990-1995 еллар).

Рәшит Әхмәтов Азатлык экспертларының берсе булды, соңгы тапкыр аның фикерләре июль ахырында чыккан иде. Ул Көнбатышның Русиягә керткән чикләүләре Татарстанга да кагылды дип сөйләде. "Татарстан үсештә иде. Бездә җитештерелгән әйберләр дөнья буйлап таралды. Махсус Европага җибәрергә дип майонез заводы төзелде. Гомумән Европага экспортка дип күп әйбер җитештерелде. Бу барысы да чәлпәрәмә килде", диде Әхмәтов.

XS
SM
MD
LG