Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный штабы Метшинның 120 миллион сумлык сәгатьләрен фаш итте


Илсур Метшин 60-65 млн сумлык сәгать таккан ди Навальный штабы
Илсур Метшин 60-65 млн сумлык сәгать таккан ди Навальный штабы

Навальныйның Казандагы штабы Казан мэры Илсур Метшинның кыйммәтле сәгатьләре турында видео чыгарды. Анда Метшинның сәгатьләр коллекциясе 120,5 миллион сум тора диелә. 

2012 елда Илсур Метшин беләгендә алтыннан эшләнгән Rolex Daytone сәгате булган. Бу сәгать 1,5 миллион сум тора, ә 2012 елда Метшинның барлык рәсми кереме 2,5 миллион булган ди авторлар.

Казан мэрының иң кыйммәтле сәгате - “Чыңгызхан” дип аталучы модель, ул дөньяда 30 данә генә чыгарылган диелә. Әлеге сәгатьнең бәясе – якынча 50-60 миллион сум.

Навальный штабы активистлары прокуратурага шикаять язып, Илсур Метшинның коррупциягә каршы кануннарны бозуын тикшерүне сораган. Шундый ук шикаять Метшинның урынбасары Денис Калинкинга каршы да язылган. Активистлар Калинкинның сәгатьләре бәясе биш миллион сумнан артып китә дип белдерә.

Гыйнварда Навальный штабы тикшерү уздырып, Илсур Метшин гаиләсе 700 млн сумлык күчемсез милеккә ия дип белдергән иде. Активистлар мэрның байлыгы чыганакларын тикшерүне сорап, прокуратурага мөрәҗәгать итте. Ләкин Татарстан прокуратурасы активистлар тикшеренүләрендә китерелгән дәлилләр расланмады дип нәтиҗә чыгарды.

XS
SM
MD
LG