18 октябрь Казанның Тинчурин бакчасында Хәтер көне чарасы узды. Азатлык үзенең социаль челтәрләрендә чарадан туры эфир алып барды.
Митинг бер сәгать чамасы дәвам итте. Казанда көн салкынча иде, яңгыр яуды. Азатлык хәбәрчесе Хәтер көнендә 150-200 кеше катнашты дип хәбәр итте.
Чарада Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" хәрәкәте активистлары, тарихчы Илнар Гарифуллин, "Солнце" мәктәбе башлыгы Павел Шмаков һәм башкалар чыгыш ясады. Күпчелек чыгыш ясаучылар быел Хәтер көнен оештыруга күпсанлы каршылык булуын искә алды, шулай да чараның узуын кечкенә җиңү дип бәяләде.
Хәтер көне чарасы дога кылу һәм "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.
Казанда Хәтер көне митинглары һәм Казан кирмәненә урам йөрешләре 1990 елда оештырыла башланган иде. 2014 елдан урам йөрешләрен тыйдылар. Соңгы елларда чара шәһәр үзәгеннән читтә, Тинчурин паркында уза.
2020 елда Хәтер көнен үткәрү мәсьәләсе тирәсендә озак вакыт билгесезлек булды. Казан мэриясе башта чараны үткәрергә рөхсәт бирде, шуннан соң биргән рөхсәтен кире алды. Чара алдыннан полиция татар активистларына Хәтер көне уңаеннан кисәтүләр тапшырды. Берничә активистны полиция алып китте.
Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе чараны килештермәү карарын гамәлдән чыгарды, Хәтер көнен үткәрергә рөхсәт бирде. Әлеге карарны Татарстан Югары мәхкәмәсе дә хуплады.