Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәтер көне мизгелләре

18 октябрь Казанның Тинчурин бакчасында Хәтер көне чарасы узды.

Митинг бер сәгать чамасы дәвам итте. Казанда көн салкынча иде, яңгыр яуды. Азатлык хәбәрчесе Хәтер көнендә 150-200 кеше катнашты дип хәбәр итте.

Чарада Татар иҗтимагый үзәге һәм "Азатлык" яшьләр хәрәкәте активистлары, тарихчы Илнар Гарифуллин, "СОлНЦе" мәктәбе башлыгы Павел Шмаков һәм башкалар чыгыш ясады. Күпчелек чыгыш ясаучылар быел Хәтер көнен оештыруга күпсанлы каршылык булуын искә алды, шулай да чараның узуын кечкенә җиңү дип бәяләде.

Хәтер көне чарасы дога кылу һәм "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.


дәвам

XS
SM
MD
LG