Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәмова Миңнехановтан мөслимәләрне яклауны сорады


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Чаллыда өлкән яшьтәге мөслимәләрне эзәрлекләүне туктатуны сорап, Татарстан президентына ачык хат язды.

Танылган язучы, татар милли хәрәкәте активисты Фәүзия Бәйрәмова Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка татар мөселман әбиләрен яклауны сорап, ачык хат юллады. Хатын ул Facebook-тагы сәхифәсендә урнаштырды.

Мөрәҗәгатьтә язучы Татарстан президентына соңгы вакытта республикада мөслимәләрне эзәрлекләүләр барганын тасвирлап бирә. Сүз Русиядә тыелган "Нурчылар" оешмасында торуда гаепләп, татар әбиләренә җинаять эшләре ачу турында бара. "Әле дөнья тарихында мондый хәлнең булганы юктыр – 60-80 яшьлек карчыкларны, җыелып Коръән укыган өчен, экстремист, дип хөкем итәргә җыеналар. Һәм бу хәлләр сез идарә иткән Татарстанда, Чаллы шәһәрендә булып ята!" дип яза Бәйрәмова.

24 мартта 62 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага каршы җинаять эше ачылган. Аны "Нурчылар"ның хатын-кызлар ячейкасын оештыруда шикләнәләр. Бу эш кысаларында дистәдән артык мөслимәнең өйләрендә тентү уза. “Нәкыя ханымның үзен исә төнлә белән урамда, тукталышта тотып алалар, аның кодагыйларыннан Коръән ашыннан кайтып килүе була. Кодагые белән бергә полициягә сорау алырга алып китәләр, шунда ук мәхкәә ясап, Нәкыя Шәрифуллинаны өй сагына алалар, аягына чип-богау салалар. Югыйсә ул бит пенсиядәге укытучы, шәһәрдә хөрмәткә лаек мөгаллимә, күпләргә Коръән гыйлемен биргән кеше!" диелә хатта.

Бер төркем мөселман апаларның йортларында тентү уздырып, дини китапларын, өйдә тапкан барлык дигитал әсбапларны – смартфон, ноутбукларны алып чыгып китәләр. "Дистанцион уку вакытында оныкларының уку җиһазларын тартып алдылар, әбиләр үзләре өлкән яшьтә булу сәбәпле, коронавирус вакытында өйдә утырырга тиеш иде, ә аларны сорау алырга йөрттеләр" дип искәртә язучы.

"Югыйсә, "җинаятьтә шикләнелгән" бу хатыннарның да күбесе пенсиядәге укытучылар, шәһәрдә билгеле кешеләр бит, сез хуплаган традицион дин тарафдарлары! Һәм бу хәлләр 1937 елларда түгел, сез президентлык иткән Татарстан Республикасында, 2020 елда бара, Рөстәм әфәнде!” дип мөрәҗәгать итә Фәүзия Бәйрәмова Миңнехановка.

Язучы сүзләренчә, мөслимәләр артыннан күзәтү оештырыла, аларның телефоннарын тыңлыйлар, җыелып Коръән укый торган фатирларын "яшерен мәдрәсә" дип тамгалыйлар. Тупланган материал нигезендә җинаять эше ачыла. 282нче маддәнең 1-2 кисәкләр нигезендә әбиләрне 400 мең сум штрафка, яки 6-10 елга кадәр төрмәгә хөкем итәргә мөмкиннәр дип искәртә язучы. "Бүгенге көндә Нәкыя Шәрифуллинаның айлык пенсиясе 9 мең сум, аны тулысынча хөкүмәткә кире кайтарып барса да, бу кадәр зур штрафны түләп бетерү өчен берничә ел кирәк булачак. Ә нәрсәгә яшәргә? Шунысын да әйтергә кирәк, 2014 елда Нәкыя ханым шушы ук гаепләү буенча хөкем ителеп, 100 мең сум штраф түләгән иде инде, ул чагында ул еллар буе өй сагында утырды һәм хәтта пенсиясен дә ала алмады..." дип яза Бәйрәмова.

"Нурчылар" оешмасы дөньяның бер генә илендә дә тыелмаган ди ул. Европа мәхкәмәләре Сәет Нурсиның хезмәтләрен югары бәяләп, аны гуманизм идеяләрен таратучы дип атаганын әйтә. "Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган да үзенең бер чыгышында ватандашы Сәет Нурсины олы галим, халыкка мәгърифәт нуры таратучы, диде. Шушыларны искә алып, Сәет Нурси өчен гаепләнүче бу татар хатын-кызларын яклауны сорап, мин Төркия Президенты Рәҗәп Таип Эрдоганга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым, чөнки Россия дәүләте аларны якламый, хөкем итә!" ди Фәүзия Бәйрәмова.

Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Төркиядә еш булуын, Татарстан белән Төркия арасында мөнәсәбәтләр яхшы икәнен искәртә.

"Олы яшьтәге мөслимә татар хатын-кызларын җинаятьче дип хөкем итүне Төркия дә, ислам илләре дә, демократик дәүләтләр дә кабул итмәячәк. Шуңа күрә бу хурлыклы җинаять эшен туктатуны таләп итәбез. Суд юлында йөргән бу әбиләрнең кайберләре инде сезнең әниегез яшендә, алар – милләтнең догачылары бит! Аларны хөкем итү – ул исламны хөкем итү, аларны төрмәгә ябу – ул Милләт Аналарын төрмәгә ябу булачак... Сез президент булган чорда... Шуңа күрә, бу мөслимә татар хатын-кызларын яклап, үз сүзегезне әйтүегезне өмет итеп калабыз" дип тәмамлый хатын Бәйрәмова.

Аңа кадәр язучы шушы ук җинаять эше турында Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга да ачык хат чыгарган иде.

2014 ел башында Чаллыда Нурчылар оешмасын оештыруда гаепләнеп, пенсионер Нәкыя Шәрифуллина мәхкәмә каршына бастырылган иде. Аңа кадәр аны биш ай өй сагында тоттылар, экстремистлар исемлегендә булу сәбәпле, җиде ай дәвамында пенсия акчасын бирми тордылар.

Моннан тыш, Сәид Нурси китапларын укучы 30лап кешегә "Экстремизм белән шөгыльләнергә ярамау" турындагы кисәтүләр тапшырылды. Кисәтүләргә кул куярга теләмәгән әбиләргә карата бертуктамый телефоннан шалтырату, ишекләренә шаку, үзләренә таш ату кебек алымнар кулланылды.

"Нурчылар"

"Нурчылар" – Төркиядә дин галиме Сәид Нурси (1876-1960) нигез салган оешма. 2008 елда "Нурчылар" Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды. Халыкара оешмалар, шул исәптән АКШның дин иреге комиссиясе һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән бу карарны яңадан карауны сорады.

2014 елда Чаллыда әлеге оешмада катнашуда гаепләнеп, пенсия яшендәге берничә хатын-кыз эзәрлекләнгән иде. Моннан тыш Казанда, Уфада да эзәрлекләнүчеләр бар.

2021 елда мәхкәмә Сәид Нурси китапларын укыган Чаллыдан 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

XS
SM
MD
LG